Part 9

 

Шөґәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: "Ий Шөґәеб үзеңне вә сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз", – дип. Шөґәеб әйтте: "Без сезнең динегезне яратмасак та батыл динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз", – дип. (88) Шөґәеб әйтте: "Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез – Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең. (89) Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: "Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз", – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар. (90) Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар. (91) Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар. (92) Шөґәеб, әйтте: "Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?" (93) Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар. (94) Соңра авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, хәтта ки үзләре вә маллары күбәйде, ләкин янә шөкер итмәделәр вә әйттеләр: "Бәла-казаның ирешүе дә, шатлыкның ирешүе дә пәйгамбәрләргә каршылык күрсәткәннән түгел, бәлки табигать гадәтедер, ата-аналарыбызга да бәла-каза ирешкән", – дип, аларны кинәттән тоттык, сизмичә дә калдылар. (95)

Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһуга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек, ләкин Аллаһ хөкемнәрен ялган диделәр, аларны ґәзаб белән тоттык көферлекне кәсеб иткәннәре өчен. (96) Әйә имин булырлармы Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүче шәһәрләр кешеләре йоклаган хәлләрендә Безнең ґәзабыбызның килүеннән? (97) Яки ул шәһәрләр кешеләре имин булырлармы аларга ґәзабыбызның килүеннән көндез уен-көлкедә булган вакытларыңда? (98) Яки алар Аллаһуның хәйлә-мәкереннән имин булырлармы? Һичбер инсафлы кеше Аллаһ мәкереннән курыкмыйча имин тормас, мәгәр һәлак буласы каумнәр генә Аллаһ мәкереннән курыкмыйча тыныч торырлар. (99) Халыклары һәлак булган Җиргә соңыннан хуҗа булган кешеләргә Аллаһу тәгаләнең: "Әгәр теләсәк, гөнаһлары өчен һәлак итәрбез һәм күңелләрен мөһерләрбез, аннары хак сүзне ишетми торган булырлар", – дигән хәбәре килмәдеме? (100) Ий Мухәммәд г-м! Ошбу үзебез һәлак иткән шәһәр хәбәрләрен сиңа сөйлибез. Тәхкыйк рәсүлләре аларга ачык дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, иман китерер булмадылар әүвәлдә Аллаһ аятьләрен ялган дигәннәре өчен. Әнә шулай Аллаһ кәферләрнең күңелләрен мөһерләр, һичнәрсә аңламаслар. (101) Ул кәферләрнең күбрәген ґәһедле тапмадык, бәлки ґәһедсез вә вәгъдәсез таптык вә тәхкыйк аларның күбрәген камил фасыйклар таптык. (102) Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды? (103) Муса Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның расүлемен. (104)

Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем белән Ягъкуб балаларын җибәргел!" (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә теләде). (105) Фиргаун әйтте: "Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң", – дип. (106) Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды. (107) Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый торган итеп күрделәр. (108) Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: "Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер", – дип. (109) "Сезне Мысырдан куып чыгармакчы була, бу хакта нинди киңәш бирәсез", – диделәр. (110) Фиргаунга әйттеләр: "Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар. (111) Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр", – дип. (112) Сихерчеләр Фиргаунга җыелып килделәр вә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк, әлбәттә, безгә бәясе кирәк булыр", – дип. (113) Фиргаун әйтте: "Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем якыннарымнан булырсыз", – дип. (114) Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?" (115) Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр. (116) Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде. (117) Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты. (118) Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар. (119) Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. (120)

"Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек", – диделәр. (Фиргаун: "Миңа иман китердегезме", – дип сорады). (121) Сихерчеләр: "Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек", – диделәр. (122) Фиргаун әйтте: "Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны". (123) "Әлбәттә, мин сезнең уң кул вә сул аякларыгызны, яки сул кул вә уң аякларыгызны кисәрмен, соңра барчагызны асармын". (124) Сихерчеләр әйттеләр: "Ассаң – асарсың, Аллаһуга кайтабыз, синең асуыңнан курыкмыйбыз". (125) Ий Фиргаун! Син безне шелтә кылмыйсың, башка нәрсә өчен мәгәр шелтә кылсаң Раббыбыздан килгән аятьләргә иман китергәнебез өчен генә. Ий Раббыбыз! Фиргаун кылган ґәзабка чыдарга безгә сабырлык бир һәм безне мөселман булган хәлебездә үтер! (Фиргаун, иман китергән сихерчеләрне әйткәнчә ґәзаблап үтерде. Карагыз! Иманнары нинди көчле булган Фиргаунның ґәзаблап үтерүеннән һич курыкмаганнар, иманнарыннан кире дүнмәгәннәр). (126) Фиргаун кауменнән олылары әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаны вә аның каумен җир өстендә бозыклык кылсыннар һәм сиңа вә сынымнарыңа гыйбадәт кылуны куйсыннар өчен аларны калдырасыңмы? Ягъни үтерергә кирәк", – диделәр. Фиргаун әйтте: тиздән кыз балаларын калдырып, ир балаларын үтерербез без, әлбәттә, алардан өстенбез, көчлебез", – дип. (127) Муса, үзенең кауменә әйтте: "Аллаһудан ярдәм сорагыз һәм залимнәрнең золымына чыдагыз! Бит Җир Аллаһу тәгаләнеке, ул Җиргә Үзе теләгән бәндәсен хуҗа кылыр, эшнең ахырындагы шатлык вә уңыш тәкъва мөэминнәргә". (128) Муса кауме әйтте: "Ий Муса! Без син килгәнче дә бу Фиргаун кауменнән күп золым күрдек һәм син килгәч тә золым күрмәктәбез", – дип. Муса әйтте: "Раббыгызның сезнең дошманнарыгызны тиздән һәлак итмәклеге өметле һәм алар урынына сезне халифә итмәклеге, Аллаһ сезне күзәтер, ничек эш кылырсыз икән!" (129) Тәхкыйк Фиргаун каумен ачлык белән вә бакча җимешләрен уңышсыз итү белән бәлаләндердек, вәгазьләнеп иман китерсеннәр өчен. (130)

Әгәр аларга шатлык, байлык килсә: "Бу безгә тиешле, үзебезнең яхшылыгыбыздан килде, әгәр яманлык ирешсә бу яманлык, Муса белән аның иярченнәреннән", – дип шомланырлар. Әгаһ булыгыз, аларның шомланулары Аллаһу хозурында, әмма аларга ирешкән яманлык үзләренең кәсебе өчен Аллаһудан ирешә, ләкин күбесе Аллаһудан ирешә дип белмәсләр. (131) Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: "Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез". (132) Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-аерым ачык ґәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар. (133) Аларга Аллаһуның ґәзабы килгәндә әйттеләр: "Ий Муса! Безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул сиңа дога кыл дип әмер иткәне өчен! Әгәр безнең өстебездәге ґәзабны җибәрә алсаң, әлбәттә, сиңа иман китерербез һәм Ягъкуб балаларын да синең белән, әлбәттә, җибәрербез", – дип. (134) Муса догасы аркасында алардан ґәзабны алсак киләсе ґәзаб вакытында, шул вакытта алар ґәһедләрен сындыралар – сүзләрендә тормыйлар. (135) Аларны суга батырып алардан үчебезне алдык, аятьләребезне ялган диеп аннан гафил булганнары өчен, ягъни Ислам диненең хаклыгыннан да вә үзләренә киләчәк ґәзабтан да гафилләр. (Фиргаун, Ягъкуб балаларына шәһәрдән чыгып китәргә рөхсәт бирмәгәч, Муса г-м Ягъкуб балалары белән төнлә шәһәрдән чыгып китәләр. Фиргаун сизеп артларыннан куа чыкты. Муса бер зур су буена килеп җиткәч таягы белән суга сукты һәм суда 12 юл булды, шул юлдан чыктылар. Фиргаун атлы ґәскәре белән килеп җитеп, шул юллардан кергәннәр иде, су аларны кысып батырып һәлак итте). (136) Фиргаун заманасында загыйфь саналган Ягъкуб балаларын мәшрыйк тарафында булган шам-шәрифкә вә мәгъриб тарафында Палестин җирләренә хуҗа кылдык, ул шәһәрләрне без бәрәкәтле кылдык һәм Ягькуб балалары сабыр иткәннәре өчен аларга Аллаһ тарафыннан вәгъдә ителгән яхшы сүзләр вә ярдәм тәмам булды. Фиргаун үзе вә кауме төзегән биналарны һәм күтәреп ясаган бакчаларын һәлак иттек. (137)

Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: "Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир", – диделәр. Муса әйтте: "Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез". (138) Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз. (139) Янә әйтте: "Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды. (140) Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен. (141) Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: "Каумем арасында минем урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!" (142) Муса вәгъдә кылынган урыныбызга килгәч, Раббысы аңа сөйләде, ягъни сөйләштеләр, Муса Аллаһуны күрергә теләп әйтте: "Ий Раббым! Миңа күрен, мин сиңа карыйм", – дип. Аллаһ әйтте: "Юк мине күрә алмассың, ләкин тауга карагыл, әгәр тау урынында тора алса, мине күрерсең". Мусаның Раббысы тауга һәйбәт нурын төшергәч, тауны кисәкләр кылды, вә Муса һушы китеп егылды, Муса гакылына килгәч әйтте: "Ий Раббым! Сине һәрбер кимчелектән пакьсең дип беләмен, сиңа тәүбә иттем вә мин өммәтем арасында иң әүвәлге мөэминмен". (143)

Аллаһ, Мусага әйтте: "Ий Муса! Кешеләргә пәйгамбәр итеп җибәрербез вә үзем белән сөйләшергә сине ихтыяр кылдым. Без биргән китапны куәт белән тот, вә Без биргән нигъмәтләргә шөкер итүчеләрдән бул". (144) Мусага тәүрат такталарында һәрнәрсәне яздык, вәгазьне вә һәрнәрсә бәян иттек, аны ал куәт белән, һәм каумеңә дә Тәүрат белән гамәл кылырга боер, Тәүратның күркәмрәк хөкемнәрен алсыннар! Мин сезгә тиздән күрсәтермен фасыйклар йорты җәһәннәмне, Тәүрат хөкемнәрен бозып фәсыйк булмагыз! (145) Җир өстендә хаксыз тәкәбберләнеп йөрегән кешеләрне бик тиз аятьләребездән дүндерербез – хак сүзләрдән күңелләрен биздерербез! Әгәр алар могҗизаларны күрсәләр – ышанмаслар, әгәр хак юлны күрсәләр, аны үзләренә юл итеп алмаслар, әгәр азгынлык, адашу юлын күрсәләр – аны үзләренә юл итеп алалар. Аларның шундый булуы ялганлап аятьләребезне инкяр кылганнары вә аятьләрнең хикмәтеннән гафил булганнары өчен. (146) Аятьләребезне вә ахирәткә барачакларын ялган диючеләрнең эше, гамәле җуелды – файдасы калмады. Аларга җәза булырмы? Әлбәттә, булыр кылган эшләре буенча гына. (147) Муса тауга киткәч, кауме алтын-көмештән бозау ясадылар, ул бозауның тавышы бар иде, бозау шулай ясалган иде – аңарга җил кереп, эченнән тавыш чыга иде. Әйә алар күрмиләрме бозау алар белән сөйләшми һәм аларны туры юлга күндерергә дә көче җитми. Ґәҗәб, һичнәрсәгә ярамаган нәрсәне Илаһә тоттылар һәм шуның өчен залим булдылар. (148) Аларның кулларына сугылгач һәм шиксез адашканлыкларын белгәч, әйттеләр: "Әгәр безгә Раббыбыз рәхмәт кылмаса һәм гөнаһларыбызны ярлыкамаса, әлбәттә, һәлак булучылардан булырбыз!" (149)

Муса кауме янына ачу вә кайгы белән кайткач әйтте: "Мин киткәч нинди кабахәт эш эшләгәнсез! Раббыгызның эшендә ашыктыгызмы? Аллаһ вәгъдә кылган кырык көнне көтәргә күпсендегезме?" Вә ачуыннан кулындагы Тәүрат такталарын ташлады һәм кардәше Һарун г-мнең сакалыннан тотып үзенә тартты. Һарун әйтте: "Ий анам улы кардәшем! Тәхкыйк бу каум мине зәгыйфькә санады һәм бозау ясауларыннан тыйганым өчен мине үтерә башладылар, минем өчен дошманнарны шатландырма вә мине залим каумнәр җөмләсеннән санама!" (150) Муса әйтте: "Я Рабби! Мине вә кардәшем Һарунны ярлыка вә безне рәхмәтеңә кергез! Син рәхим кылучыларның иң рәхимлесесең!" (151) Бозауны Аллаһ тотучыларга дөньяда Аллаһуның ачуы вә хурлык иреште. Әнә шулай җәза кылачакбыз "Аллаһуның тиңдәше бар", дип, ифтира кылучыларны. (152) Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп гамәл кылу -нияте белән Коръәнгә иман китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рәхимле. (153) Мусаның ачуы басылгач, әүвәлдә атып ташлаган Тәүрат такталарын кулына алды. Ул Тәүратта Аллаһудан курыккан кешеләр өчен һидәяткә күнелү тәртипләре һәм Аллаһуның рәхмәте язылган иде. (154) Муса, тауга барганда кавеме эченнән җитмеш ирне үзе белән алды. Ул ирләрне зилзәлә тоткач, ягъни Аллаһуның тауга төшкән нуры белән көеп үлгәч, Муса әйтте: "Ий Раббым! Әгәр ул ирләрне вә мине һәлак итәргә теләсәң, әлбәттә, аларның миңа юлдаш булуларыннан элек һәлак итәр идең. Я Рабби! Безләрдән гакылсызлар кылган эш өчен безне һәлак итәрсеңме? Аларның Сине күрергә теләүләре Үзең теләгән бер фетнә сынаудыр, аның белән Үзең теләгән кешене адаштырырсың вә Үзең теләгән кешене һидәяткә салырсың. Син генә безнең ярдәмчебезсең, безне ярлыка вә рәхмәт кыл! Син ярлыкаучыларның иң хәерлесесең!" (155)

Я Рабби! Безгә һидәятле күркәм тормышны нәсыйб ит! Һәм ахирәттә күркәм тормышны бир! Тәхкыйк без Синең хөкемнәреңә итагать иттек, туры юлыңа күнелдек! Аллаһу тәгалә әйтте: "Үзем теләгән кешегә ґәзабымны ирештерермен һәм рәхмәтем дә киңдер, һәрнәрсәне сыйдырды. Ул рәхмәтебезне кәфердән вә Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләргә бик тиз бирербез, ул тәкъва кешеләр зәкятләрен бирерләр һәм Безнең аятьләребезгә ышанырлар. (156) Укый-яза белмәгән рәсүлебез – Мухәммәд г-мгә ияргән кешеләргә рәхмәтебез ирешер, кулларындагы тәүрат, инҗил китапларында рәсүлнең сыйфатлары язылганын табарлар, Мухәммәд г-м, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр вә саваплы эшләргә өндәр, яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр, аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне алардан бетерер, расүлгә ышанып, аны зурласалар вә аңа ярдәм итсәләр һәм ул китергән һидәят яктылыгы булган Коръән хөкемнәренә иярсәләр, алар – өстенлек табучылар. (157) Әйт: "Ий кешеләр! Тәхкыйк мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә Аллаһудан җибәрелгән рәсүлмен". Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ мөлке, Аллаһудан башка Илаһә һич юк, Ул тергезә вә үтерә, Аллаһуга һәм укый-яза белмәгән рәсүленә ышаныгыз! Ул – расүл, Аллаһуга вә аның сүзләренә ышана, аңа иярегез, шаять туры юлга күнәрсез! (158) Муса кауменнән бер җәмәгать бар, алар кешеләрне хак дингә өндәрләр һәм хаклык белән гаделлек кылырлар. (159)

Без Ягькуб балаларын унике кабиләгә бүлдек вә Мусаның кауме су сораганда Без Мусага вәхий кылдык: "Таягың белән ташка сук", ул таштан унике чишмә акты, тәхкыйк һәр кабилә үзенең чишмәсен белде вә аларны кояш кыздырмасын өчен болыт белән күләгәләдек һәм ширбәт илә кош итен иңдердек вә: "Ашагыз без биргән яхшы ризыклардан", – дидек. Алар безгә золым кылмадылар, ләкин ризыклар хакында Аллаһ хөкеменә хыянәт итеп, үзләренә золым иттеләр. (160) Янә хәтерләгез шуны! Аларга әйтелде: "Ошбу шәһәрдә торыгыз һәм ул шәһәрдә теләгәнегезчә ашагыз вә: "Я Рабби, хаталарыбызны ярлыка", – дип әйтегез, вә шәһәр капкасыннан кергәндә түбәнчелек белән керегез!" Шулай булсагыз, хаталарыгызны ярлыкарбыз, изгелек кылучыларга нигъмәтләребезне арттырып бирербез. (161) Аларның залимнәре алыштырды шәһәргә кергәндә әйтер өчен Аллаһ өйрәткән сүзне башка сүзгә. Золым итүләре сәбәпле без аларга күктән ґәзаб җибәрдек. (162) Ий Мухәммәд г-м! Дәрья буена утырган авыл халкының хәленнән сорагыл! Алар шимбә көн Аллаһ хөкемен боздылар, балыклар шимбә көн яр буена килеп суның өстенә чыгар иделәр, әмма башка көнне су өстенә чыкмас иделәр. (Яһүдләр, гыйбадәт өчен вә бәйрәм итәр өчен үзбелдекләре белән җомга көн урнына шимбә көнне билгеләделәр. Шул сәбәпле Аллаһ аларга шимбә көнне гыйбадәтне генә фарыз итеп дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Алар шимбә көнне су өстенә чыккан балыкларны елымнар белән чорнап куеп, икенче көнне ала торган булганнар. Бу эшләре аларның Аллаһуга каршы хәйлә-мәкерләре иде). Бозыклык кылучы фәсыйкларны әнә шулай сыныйбыз. (163)

Шимбә көн балык тотарга катнашмаган бер таифә, балык тотучыларга каршылык күрсәткән кешеләргә әйтте: "Аллаһ һәлак итәчәк яки каты ґәзаб кылачык каумне нигә вәгәзьлисез?" Вәгәзьләүчеләр әйттеләр: "Раббыгызга гозер күрсәтер өчен вәгәзьлибез, бәлки вәгазьләнеп, шимбә көн балык тотудан туктарлар". (164) Ишеткән вәгазьне онытып, яки инкяр итеп, залимнәр шимбә көнне балык тоткан чакларында балык тотудан тыеп, вәгазь сөйләүчеләрне коткардык, балык тотучы залимнәрне каты ґәзаб белән тоттык Аллаһуга каршы бозыклык кылганнары өчен. (165) Тыелган эштән тыелудан тәкәбберләнгән чакларында Без аларга әйттек: "Хур булганыгыз хәлдә маймыл булыгыз!" Маймыл булдылар. (166) Янә хәтерләгез, Раббыгыз әйтте: "Ягъкуб балалары өстенә кыямәт көненә чаклы каты ґәзаб кылучыны, әлбәттә, җибәрербез, тәхкыйк Раббың тиз үч алучы вә тәүбә итүчегә рәхимле вә ярлыкаучы". (167) Без аларны күп фиркаләргә бүлдек, алар арасында изгеләре бар, ягъни ислам динен кабул итүчеләре һәм башкачалары да бар, ягъни залимнәре. Без аларга күп нигъмәтләр, күп яхшылыклар вә күп яманлыклар, ґәзаблар бирдек, шаять кәфердән иманга кайтырлар дип. (168) Әүвәлге яһүдләр урынына икенче төрле яһүдләр калды, алар Тәүратка ия булдылар вә Тәүрат хөкемнәрен дөнья малына алыштырдылар вә риба, ришвәт алдылар, әгәр аларга әүвәлдә алган маллары кеби мал килсә, әле дә аны алырлар, ягъни мал өчен Тәүрат хөкемнәрен үзгәртәләр һәм: "Безнең гөнаһларыбыз ярлыканыр, чөнки безнең иманыбыз бар", – диләр. Әйә алардан ґәһед алынмадымы: "Аллаһуга хак сүзне генә сөйләргә", – дип? Вә Тәүрат хөкемнәрендә өйрәнделәр бит, Аллаһуга мәхлукны тиңләштерүдән һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Шуны яхшы аңламыйсызмы? (169) Аллаһ – китабы Коръән хөкемнәренә нык ябышып, намазларын вакытында үтәгән мөэминнәр һидәятлеләр бит. Без төзәлүче вә төзәтүче яхшы кешеләрнең изгелекләрен, әлбәттә, юк итмибез. (170)

Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен! (171) Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте һәм әйтте: "Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз?" Кешеләрнең рухлары әйтте: "Бәлки, әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең" вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм "Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек – гафил булдык", дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек. (172) Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән сезгә барын да төшендердек. (173) Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар! (174) Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте. (175) Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: "Безнең аятьләребезне ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп аңларлар. (176) Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: "Эт кебиләр", – диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар. (177) Аллаһу тәгалә кемне туры юлга салса, ул кеше, әлбәттә, туры юлдадыр. Ул кемне адаштырса, Ул адаштырган кешеләр һәлак булучылар. (178)

Тәхкыйк кешеләрдән вә җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар. (179) Аллаһуның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма Аллаһуга тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһуга тиешсез исем биргәннәре өчен җәза кылынырлар. (180) Без бар кылган кешеләрдән бер җәмәгать бардыр ки, кешеләрне Коръән белән гамәл кылырга чакырырлар һәм үзләре дөреслек белән Коръән өйрәткәнчә гамәл кылырлар. (181) Аятьләребезне ялган диюче кешеләрне акырындык илә ґәзабка тартырбыз, үзләре белмәгән яктан. (182) Вә аларга миһләт – бераз вакыт бирербез, алар исә алданып һаман гөнаһта булырлар, бит Минем тотмагым мәхкәм вә тазадыр. (183) Әйә алар фикерләп, уйлап карамыйлармы? Үзләренең юлдашлары Мухәммәд г-м диваналык юклыкны? Ул Аллаһу карышканнарны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гына, ә дингә көчләүче түгел. (184) Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр? (185) Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр. (186) Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр". (187)

Әйт: "Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә – миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде. Бит Мин – фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен". (188) Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: "Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек". (189) Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Ґәбдүл-хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ширекләрдән пакь. (190) Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар. (191) Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар. (192) Әгәр мөшрикләрне һидият – туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә иярмәсләр. (193) Ий мөшрикләр, тәхкыйк Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар, сезнең кебек үк мәхлуклардыр, ул сынымнарыгыздан дога кылып сорагыз, сораганыгызны бирсеннәр! Әгәр аларны Илаһә тотуда эшегез дөрес булса. (194) Әйә ул сынымнарның йөрергә аяклары бармы? Тотарга куллары бармы? Күрергә күзләре бармы? Һәм ишетергә колаклары бармы? Әлбәттә, берсе дә юк. Әйт: "Үзегезнең Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгызны чакырыгыз, аннары миңа һич миһләт – вакыт бирмичә хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз". (195)

Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул – Аллаһ, изге яхшы бәндәләрен саклар. (196) Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар сезгә ярдәм итәргә кадир түгелләр һәм үзләренә дә ярдәм итә алмаслар. (197) Әгәр мөшрикләрне Коръән юлына чакырсагыз, аны ишетмәсләр. Вә күрерсең, алар сиңа карарлар, ләкин хакны күрмәсләр. (198) Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән булышма! (199) Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче. (200) Әгәр тәкъва мөэминнәргә шайтаннан вәсвәсә ирешсә, шул вакыт ярдәм сорап Аллаһуны зекер итәрләр, шундый хәлдә басыйрәт илә, ягъни күреп, белеп эш кылырлар. (201) Шайтаннар, наданнарны азгынлыкка өндәделәр соңра өндәүләрендә һич кимчелек кылмыйлар. (202) Ий Мухәммәд г-м! Әгәр син аларга вәхий белән аять китермәсәң, мөшрикләр әйтәләр: "Үз күңелеңнән чыгарып бир, бит башка вакытларда шулай кыласың". Син аларга әйт: "Раббымнан миңа иңдерелгән Коръәнгә генә иярәмен. Бу Коръән Раббыбыздан килгән басыйрәт-гакылга күз вә ышанучы каумнәр өчен һидәят һәм рәхмәт". (203) Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз сөйләмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз. (204) Эчеңнән генә Раббыңны зекер ит түбәнчелек вә курку илә һәм сөйләшүдә кычкырудан түбәнрәк тавыш белән зекер ит, иртәләрдә вә кичләрдә гафилләрдән булма! (205) Тәхкыйк Раббың хозурында булган фәрештәләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга зурланмыйлар вә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр һәм Аллаһуга сәҗдә кылалар. (206)

 

Al-Anfaal

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз. (1) Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар. (2) Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр. (3) Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр. (4) Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр. (5) Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар. (6) Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели. (7) Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә. (8)

Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип. (9) Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе. (10) Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: "Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката. (11) Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!" (12) Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр. (13) Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак. (14) Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз! (15) Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте: (16)

"Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне белүче. (17) Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче. (18) Ий мөшрикләр! "Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер. (19) Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз. (20) Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр. (21) Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер. (22) Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар. (23) Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын! (24) Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр. (25)

Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез. (26) Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез. (27) Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез. (28) Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе. (29) Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге. (30) Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр – әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка һичнәрсә түгелдер", – дип. (31) Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче ґәзаб җибәр", – дип. (32) Аллаһ аларны ґәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу сорасалар да ґәзаб кылмас иде. (33)

Инде аларны ґәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр. (34) Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз ґәзабны Коръән юлына кермичә кәфер булганыгыз өчен. (35) Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар. (36) Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар. (37) Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте. (38) Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер. (39) Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы. (40)