Part 6

 

Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды. (148) Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ґәзаб кылырга көче җитүче булды. (149) Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: "Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз", – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр. (150) Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур кылучы ґәзабны әзерләдек. (151) Аллаһуга һәм расүленә ышанучылар расүлнең арасын аермыйлар, һәммәсенә бертигез ышаналар, бу хак мөэминнәргә әҗерләрен тиздән бирербез, Аллаһ хак мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды. (152) Ий Мухәммәд г-м! Китап әһелләре синең аларга күктән китап иңдермәгеңне сорыйлар, Мусадан кауме моннан да зурракны сорадылар. Әйттеләр: "Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәт", – диделәр, аларны золымнары сәбәпле Аллаһ нуры көйдерде. Алар Аллаһудан хак динне бәян итүче китап килгәннән соң бозау ясап, шул бозауга табындылар, аннары тәүбә иттеләр, без аларны гафу иттек. Һәм Мусага ачык дәлилләрне, могҗизаларны бирдек. (153) Куркытып, алардан ґәһед алмак өчен өсләренә Тур тавын күтәрдек һәм: "Әрихә шәһәренә түбәнчелек илә керегез", – дидек, янә аларга әйттек: "Шимбә көнне чиктән чыкмагыз", – дип һәм алардан авыр ґәһедне алдык. (154)

Ґәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга төрле ґәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер. (155) Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала тудырды", – дип ялган хәбәр тараттылар. (156) Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. (157) Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды. (158) Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?"дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас. (159) Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык. (160) Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек. (161) Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез. (162)

Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек. (163) Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште. (164) Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер. (165) Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә җитәдер. (166) Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар. (167) Кәфер һәм залим булган кешеләрне Аллаһ ярлыкаячак һәм туры юлга күндерәчәк түгелдер. (168) Мәгәр аларны җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар. Бу эш Аллаһуга бик җиңел булды. (169) Ий кешеләр! Шиксез, сезгә Раббыгыздан хаклык илә расүл килде, Аллаһуга, Коръәнгә һәм расулгә ышаныгыз! Үзегез өчен хәерледер. Әгәр ышануны һәм Коръән белән гамәл кылуны инкяр итсәгез, бит җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһуныкыдыр, сезнең ышануыгызга Аллаһ мохтаҗ түгел. Аллаһ һәркемнең эшен белүче вә гаделлек илә хөкем итүче булды. (170)

Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә. (171) Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен. (172) Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас. (173) Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне яктырткучы ачык һидәят нуры – Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка һичкемнең күңеле яктырмас!) (174) Әмма Аллаһуга ышанып аның хөкемнәренә ябышкан мөэминнәрне тиздән үзенең рәхмәтенә һәм дә юмартлыгына кертер вә күндерер аларны үзенең нурлы юлына. (175)

Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: "Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер", – дип. (Кәләлә дип кемнең ата-анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (176)

 

Al-Maaida

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Ґәһед өч төрледер: берсе – Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алды, икенчесе – Аллаһ исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе – мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр. (1) Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр. (2)

Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы. (3) Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче. (4) Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр. (5)

Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк). (6) Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" – дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек", – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. (7) Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар. (8) Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды. (9)

Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар – җәһәннәм әһелләре. (10) Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар! (11) Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", – дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", – диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). (12) Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер. (13)

"Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез", дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?) (14) Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап. (15) Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер. (16) Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (17)

Яһүд вә насара әйттеләр: "Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге", – дип. Син аларга әйт: "Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр", – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр. (18) Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: "Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер. (19) Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", – дип. (20) Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез. (21) Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: "Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез", – дип. (22) Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз". (23)

Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: "Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз", – дип. (24) Муса әйтте: "Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер", – дип. (25) Аллаһ әйтте: "Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер", – дип. (26) Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: "Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен", – дип. Һабил әйтте: "Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер", – дип. (27) Һабил Кабилгә әйтте: "Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын", – дип. (28) Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр. (29) Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды. (30) Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: "Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем", – дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды. (31)

Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр", – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр. (32) Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья ґәзабы һәм ахирәттә аларга олы ґәзаб булыр. (33) Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле. (34) Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз. (35) Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. (36)

Кәферләр уттан чыгуны теләрләр, ишек янына килерләр, ґәзаб фәрештәләре аларны утлы сукмаклар белән суккалап куарлар, алар аннан чыгучы түгелләр һәм аларгадыр даими ґәзаб. (37) Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. (38) Берәү, угрылык кылып золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. (39) Әллә белмисеңме? Әлбәттә, беләсең җир, күкләр Аллаһ милке икәнлеген! Аллаһ теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр, теләгән бәндәсен ярлыкар. Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (40) Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез", – дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем", – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр", – диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз", – дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб. (41)

Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя. (42) Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр. (43) Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз. (44) Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр. (45)

Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь. (46) Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. (Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем). (47) Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. (48) Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар. (49) Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк! (50)

Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!) (51) Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр. (52) Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: "Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме белән ант итәләрме?"дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар. (53) Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ алар урынына үзенә сөекле һәм Аллаһуны сөюче каумне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кәферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһуның юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе. (54) Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә дус булырга яраклы кешеләр – рөкүґ, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак мөэминнәрдер. (55) Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр. (56) Ий мөэминнәр! Сездән элек китап бирелгән мөшрикләрне һәм Аллаһуга ышанмаучы кәферләрне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне уенга саныйлар һәм мәсхәрә кылалар. Аллаһудан куркыгыз! Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Әгәр хак мөэмин булсагыз. (57)

Әгәр сез азан әйтеп кешеләрне намазга чакырсагыз, азанны һәм намазны уенга саныйлар вә мәсхәрә итәләр, алар бу эшләрен эшлиләр хакны аңламаганнары өчен. (Башкаларның да аңламаучы булуын телиләр). (58) Әйт: "Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар", – дип. (59) Әйт: "Әйә сез яһүдләр! Сез яманлаган мөселманнардан да яманрак кешеләрдер". Хәбәр биримме эшләренә карата Аллаһ хозурында тиешле җәзаны алу йөзеннән? Алар яһүдләр. Аллаһ аларны ләгънәт кылды һәм аларга ачуланды һәм дә бәгъзеләренең сүрәтен маймыл сүрәтенә, бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар шайтанга ияреп Аллаһудан башкага гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман урын алар урыныдыр. (60) Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне. (61) Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре. (62) Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман. (63) Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми. (64)

Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм нигъмәтләр иясе булган җәннәтләргә кертер идек. (65) Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары Раббыларыннан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк асларыннан да киң ризык ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр, Коръәнне дә кабул итмәделәр. (66) Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс. (67) Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә! (68) Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр. (69) Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне). (70)

Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен. (71) Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас. (72) Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак. (73) Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. (74) Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр. (75) Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип. (76)

Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", – дип. (77) Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен. (78) Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре. (79) Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары. (80) Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар. (81)