Part 3

 

Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр. (253) Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер. (254) Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ. (255) Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче. (256)

Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар. (257) Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс. (258) Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип. (259)

Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. (260) Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче. (261) Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас. (262) Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы. (263) Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс. (264)

Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр). (265) Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз! (266) Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы. (267) Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы. (268) Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр. (269)

Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас. (270) Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр. (271) Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз. (272) Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер. (273) Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр. (274)

Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән, шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу ґәзаб аларга тиешле булды, риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаһуга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар. (275) Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә садакасы бирелгән малны арттырадыр. Рибаны хәләл диюче кәферне Аллаһ сөйми. (276) Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкәтләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү дә булмас. (277) Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Алырга сөйләшкән рибаларыгыз алынмый калган булса, рибаны хәрам кылган аять килгәннән соң, ул сөйләшкән рибаларыгызны алмагыз, Аллаһуга гөнаһкәр булудан сакланыгыз! Әгәр Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин булсагыз. (278) Әгәр риба белән мал алудан туктамасагыз, ул вакытта яхшы белегез! Аллаһуның һәм рәсүлнең сезгә каршы сугышуларын үзегезгә лязем иткән буласыз. Арттырып алу өчен бурычка бирүчеләр әгәр тәүбә итсәгез, бурычка биргән малыгыз сезнеке, биргәнегез хәтле генә алыгыз. Бурычка биргән кеше арттырып алу белән золым итмәсен һәм бурычны киметеп бирү белән бурычка бирүчегә дә золым ителмәсен. (279) Әгәр сездән бурычка алган кешеләр бурычларын түли алмаслык фәкыйрь булсалар, бурычларын түләргә мал тапканнарына чаклы кичектерү сезгә лаземдыр. Әгәр бурычларын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, бурычларын үзләренә садака кылсагыз, сезнең өчен бик тә хәерледер, әгәр белсәгез! (280) Хөкемгә Аллаһуга кайтачак дәһшәтле кыямәт көненнән куркыгыз! Ул көндә һәрбер кеше кәсеп иткән савабы һәм гөнаһы өчен тиешле җәзаны алыр. Ул көндә кешеләр савабларын киметеп яки гөнаһларын арттырып золым ителмәсләр. (281)

Ий мөэминнәр! Көтәргә вакытын билгеләп бурычка мал бирсәгез, малны һәм вакытны языгыз! Бу эшләрне арагызда бер язучы гаделлек белән язсын! Яза белгән кеше язудан баш тартмасын, Аллаһ аңа язуны өйрәткәне өчен шөкер итеп язсын! Бурычка алып торучы да күпме алганлыгын һәм кайчан бирәчәген дөрес әйтеп яздырсын һәм курыксын хыянәт итәргә тәрбиячесе булган Аллаһудан, үзенең бурычларыннан һәрнәрсәне киметеп әйтмәсен. Әгәр бурычка алган кеше надан яки дивана булса, йә хәтерсез, телсез булып, яздырырга көче җитмәсә, ул вакытта аның валисе гаделлек белән әйтеп яздырсын. Яздырган вакытта мөселман булган ике шаһит билгеләгез, әгәр шаһит булырга ике ир табылмаса, ул вакытта бер ир, ике хатын шаһит булсыннар үзегез риза булган мөселманнардан, әгәр хатыннарның берсе онытса, икенчесе хәтеренә төшерер. Әгәр шаһитлар мөселман булган хакимнәр алдына чакырылсалар, баш тартмасыннар, әлбәттә, барсыннар. Ала торган һәм бирә торган хакларыгызны үзара вакытын билгеләп языгыз, ул маллар кирәк – зур булсын, кирәк – кечкенә булсын. Хакларыгызны үзара гаделлек белән язып баруыгыз Аллаһ хозурыңда үзегез өчен хәерле, турылыклы, шәһадәт бирергә ышанычлы һәм бурычларыгызның күпме икәнлегенә шик китермәскә якын. Әгәр сәүдәгез хәзер кулга бирешеп, арагызда эш тәмам булганда язмасагыз – гөнаһ юк. Алыш-биреш эшләрегездә шәһитләр билгеләгез, ләкин язучылар һәм шәһитләр сездән зарар күрмәсеннәр. Ягъни аларны ялганга көчләмәгез һәм, вакытлары булмаганда, үз эшләрегезгә көчләп куймагыз! Әгәр аларга зарар итсәгез, үзегез фәсыйклардан булырсыз. Аллаһудан куркыгыз, хыянәт итүдән сакланыгыз! Аллаһ сезгә хәерле, файдалы эшләрне өйрәтә. (282)

Әгәр сәфәрдә булып, язучы тапмасагыз ул вакытта бурычка алган кеше заклад бирсен, ягъни бурычын кайтарып биргәнче, берәр бәяле әйбер биреп торсын, әгәр бер-берегезгә ышанып язудан һәм закладтан башка бурычка бирсәгез, ул вакытта бурычка алган кеше инсаф белән бурычын иясенә тапшырсын һәм тәрбияче булган Аллаһудан курыксын. Ий шаһит булган кешеләр, Шәһадәтегезне яшермәгез, сөйләшкән сүзләрегезне үзгәртмәгез. Әгәр шаһит булган кеше шәһитлек эшендә дөреслекне яшерсә, аның күңеле гөнаһкәрдер. Бит Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне белүче. (283) Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә уйларыгыз белән Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр һәм үзе теләгән кешене гөнаһы өчен ґәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (284) Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: "Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз", – диделәр. Вә әйттеләр: "Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз", – дип. (285) Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир! (286)

 

Aal-i-Imraan

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә. (1) Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора. (2) Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне. (3) Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе. (4) Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел. (5) Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким. (6) Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар. (7) Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр. (8) Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый. (9)

Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар. (10) Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы. (11) Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм". (12) Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар. (13) Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында. (14) Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче. (15)

Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!" (16) Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар. (17) Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы. (18) Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче. (19) Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче. (20) Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! (21) Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас. (22)

Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр. (23) Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ислам динен вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл диннәрендә Аллаһуга ялганны ифтира итүләре аларны алдады. (24) Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр хәлләре? Вә золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле җәзаны алганда, Коръән белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр? (25) Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт. (26) Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең. (27) Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус булу ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында. (28) Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир. (29)

Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы. (30) Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле". (31) Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз. (32) Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде. (33) Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче. (34) Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең". (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.) (35) Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр. (36) Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә", – дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра". (37)

Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. Әйтте: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең". (38) Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды. (39) Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр". (40) Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!" (41) Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды. (42) "Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!" (43) Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк идең. (44) Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр. (45)

Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды". (46) Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр". (47) Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. (48) Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: "Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз". (49) Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз! (50) Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң туры юл. (51) Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ диненә миңа кем ярдәмче була?" – диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ярдәмче булабыз, без Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр. (52)

Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! (53) Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды. (54) Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен. (55) Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. (56) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. (57) Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер. (58) Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". (59) Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма! (60) Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр. (61)

Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче. (62) Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар. (63) Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр". Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: "Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" – дип. (64) Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы? (65) Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез. (66) Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады. (67) Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә Мухәммәд г-м вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга әһелерәкләрдер. Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүчедер. (68) Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр. (69) Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз. (70)

Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни дөреслеккә ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез? (71) Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә көннең Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки диннәреннән кайтырлар", – дип. (72) Янә кәферләр әйттеләр: "Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ияргән кешеләргә генә ышаныгыз". Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул Коръән Кәримдер". Ий китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез. Ягъни ахмаклык белән Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә фазыйләт Аллаһ кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә тиешле икәнлекне белүче. (73) Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе. (74) Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: "Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк", – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр. (75) Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр. (76) Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр. (77)

Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән үзгәртеп укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин аларның укыганы Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган сөйләгәннәрен. (78) Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек бирелгәннән соң ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес булмый. "Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә гыйбадәт кылдырырга тели диделәр". Ләкин пәйгамбәр, "Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән Раббыгыз булган Аллаһуга гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз", – дип әйтергә бурычлы. (79) Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. Әйә пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме? (80) Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, Аллаһ пәйгамбәрләрдән ґәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып килде, кулыгыздагы Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать итегез вә ярдәм бирегез, дип Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: "Ий китап әһелләре Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә Минем ґәһдемне кабул иттегезме?" Әйттеләр: "Икрар кылдык вә ґәһдеңне кабул иттек". Аллаһ әйтте: "Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән бергә шаһитләрдәнмен". (81) Бу ґәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар фасыйклардыр. (82) Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар. (83)

Әйт: "Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага бирелгән Инҗилгә, шулай ук башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрбез", – дип. (84) Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр. (85) Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? Үзләре Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт бирделәр һәм аларга һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә күндерми. (86) Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ләгънәтедер. (87) Алар ләгънәттә һәм ґәзабта мәңге калучылар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс вә аларга рәхмәт карау белән карау булмас. (88) Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып иманнарын вә диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле. (89) Иман китергәннән соң кәфер булган кешеләр, Коръән белән гамәл кылмыйча көферлекләрен арттырдылар. Инде аларның тәүбәләре кабул булмас, чөнки алар хак юлдан бик нык адашканнар. (90) Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кәфер хәлләреңдә үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул алтыннарын садака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кәферләргә ахирәттә каты рәнҗеткүче ґәзаб булыр, ярдәмче булмас. (91)

Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер. (92)