Part 28

 

Al-Mujaadila

بسم الله الرحمن الرحيم

Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп хатынына син миңа анамның аркасы кебисең, диде. Җаһилият заманасында бу сүзне әйткән иргә хатыны хәрам булыр иде, ягъни хатыны талак кылына иде. Хәүлә пәйгамбәргә килеп вакыйганы сөйләде. Пәйгамбәр Хәүләгә иреңә хәрам булдың диде. Хәүлә иреннән аерыласы килмичә, ул мине талак кылмады фәкать шул сүзне әйтте, әгәр мине иремнән аерсаң, кечкенә балаларыбыз күп, ул балалар аның кулында заигъ булып калалар, дип катлап-катлап үзенең сүзләрен сөйләде. Пәйгамбәр исә синең хакта Аллаһудан әмер килмичә талактан башка һичнәрсә әйтә алмыйм, дип сүзен туктатты. Соңра Хәүлә, ий Раббым, хәлем үзеңә мәгълүм минем хакта расүлеңә аять иңдер, дип ялварды, шул хакта бу аятьләр инде. (1) "Сезләрдән бәгъзе ирләр хатыннарының әгъзаларын аналарының әгъзасына охшаталар, ул охшатылган хатыннар ирләренең аналары түгелләр, һичбер хатын аларга ана түгел фәкать үзләрен тудырган аналары анадыр. Хатыннарын аналарына охшатучы ирләр, әлбәттә, һич тә ярамаган һәм ялган сүзне әйтәләр. Аның белән хатыннары талак булмас. Тәхкыйк Аллаһ кичерүче вә гөнаһларны ярлыкаучыдыр. (2) Сезләрдән хатыннарын аналарына охшаткан кешеләр соңра әйткән сүзләреннән үкенеп тәүбә итсәләр, аларга бер кол азат итү ваҗебтер хатыннарына якынлык кылмас борын, бу сезгә Аллаһуның хөкемедер аның белән вәгазьләнерсез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. (3) Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗебтер хатынына якынлык кылмас борын, әгәр ике ай рузә тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне алтмыш мәртәбә ашату ваҗебтер, җаһилият вакытында тәмам хәрам ителә торган хатыннарыгызны кәффарәт илә хәләл кылмаклыгы, Аллаһуга вә рәсүленә иман китермәклегегез өчендер, бу әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның билгеләгән чикләредер. Әмма ышанмаучыларга рәнҗеткүче каты ґәзабтыр. (4) Тәхкыйк Аллаһуга вә Аның рәсүленә хийлафлык кылып чиктән үткән кешеләр йөзтүбән китәрләр вә һәлак булырлар, әүвәлге хийлафлык кылучылар һәлак булган кеби, тәхкыйк без ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка төшүче ґәзаб бардыр. (5) Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел. (6)

Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер. (7) Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел", – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. (8) Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! (9) Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар! (10) Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. (11)

Ий мөэминнәр, әгәр расүл белән сөйләшмәк булсагыз, сөйләшүегездән әүвәл садака бирегез, садака биреп сөйләшүегез сезнең өчен хәерледер вә гөнаһтан пакьләнүдер, әгәр садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (12) Сөйләшүдән әүвәл садака бирсәгез, фәкыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Әгәр садака бирмәсәгез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны үтәгез вә малларыгыздан зәкят бирегез вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. (13) Күрмисеңме Аллаһ ачуланган кәфер кавемгә дус булган кешеләрне, ягъни монафикълар, яһүдләр белән дуслашып мөселманнарның серләрен аларга сөйли иделәр. Ул монафикълар сездән түгелләр, тыштан мөселман булып йөрсәләр дә иманнары юк, һәм алар яһүдләрдән дә түгелләр аларга дус булсалар да яһүд динендә түгелләр, бәлки ике арада аптырап йөрүчеләрдер, һәм Аллаһ исеме илә ялганга ант итәләр, үзләре ялган икәнен беләләр. (14) Аллаһ аларга каты ґәзабны хәзерләде, ул монафикъларның эшләре бик яман булды. (15) Ялган антларын үзләренә калкан иттеләр ягъни аның белән җаннарын сакладылар, югыйсә монафикъларга үлем җәзасы тиешледер. Алар кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан, ислам диненә керүдән һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар, аларга хур итүче каты ґәзабтыр. (16) Әлбәттә аларга маллары да вә балалары да Аллаһ ґәзабыннан котылырга файда бирмәс, алар ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. (17) Аллаһ кыямәт көнендә аларның барын да кубарыр, һәм алар без мөэминнәрбез, монафикъ түгелләрбез, дип Аллаһуга ант итәрләр, дөньяда вакытларында сезгә ялганлап ант иткәннәре кеби, алар үзләренең ялган иманнарыннан файда күрәбез дип уйлыйлар, әйә алар чын ялганчылар түгелләрме? (18) Шайтан аларга ирекле булды, аларны үзенә кол итте, Аллаһ зекере булган Коръән вәгазьләрен һәм хөкемнәрен аларга оныттырды, ул монафикълар шайтан гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, алардыр һәлак булучылар. (19) Дөреслектә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә хыйлафлык, кылучылар, ягъни Аллаһ тыйган эшләрдән тыелмыйлар һәм кушканнарын үтәмиләр шулай ук Коръән хөкемнәрен яклап тартышмыйлар, бәлки ялганны, бидеґәт гамәлләрне яклап мөэминнәр белән тартышалар, алар хур вә хәкыйрь булган бик яман кешеләр җөмләсеннән. (20) Аллаһ тәкъдир кылды вә язды: "Мин, әлбәттә, һәр эштә җиңәрмен, өстен булырмын һәм расүлләрем дә дошманнарын җиңәрләр", – дип. Әлбәттә, Аллаһ куәтле вә җиңүчедер (21)

Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның расүленә хийлафлык кылучыга дус тапмассың, ягъни хак мөэминнәр Коръән белән гамәл кылырлар, әмма Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләргә һич тә дус булмаслар, аларга иярмәсләр һәм алардан курыкмаслар, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, яки кардәш ыругълары булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алардан киселерләр бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны ныклап беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны кертер асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разыйдыр вә алар да Аллаһудан разыйлардыр биргән, нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдер, алар Аллаһ гаскәрләредер, әгаһ булыгыз, тәхкыйк Аллаһ гаскәрләре ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. "Ий Раббыбыз, безне дә Коръән белән гамәл кылдырып, шулар җөмләсеннән кыл!" (22)

 

Al-Hashr

بسم الله الرحمن الرحيم

Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: "Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк" – дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр". (1) Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар". Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз! (2) Әгәр Аллаһ ул яһүдләргә йортларыннан чыгарылуны тәкъдир кылмаган булса иде, әлбәттә аларны дөньяда ґәзаб кылыр иде, ахирәттә аларга ут ґәзабыдыр. (3)

Аларга бу ґәзаб, Аллаһудан вә Аның рәсүленнән киселгәннәре, каршылык күрсәткәннәре өчендер, берәү Аллаһуга каршылык күрсәтсә, аны Аллаһ каты ґәзаб белән ґәзабландырыр. (4) Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер. (5) Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. (6) Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр. (7) Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр. (8) Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер. (9)

Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!" (10) Монафикъларны күрмисеңме, алар китабий кәферләрдән булган яһүд кардәшләренә әйтәләр: "Әгәр сез Мәдинәдән чыгарылсагыз, әлбәттә, сезнең белән без дә чыгачакбыз һәм сезнең зарарыгызга мәңге һичкемгә итагать итмәбез вә әгәр сугышылсагыз, әлбәттә, сезгә ярдәм итәрбез", – дип. Аллаһ беләдер – тәхкыйк монафикълар ялганчылардыр. (11) Әгәр яһүдләр Мәдинәдән чыгарылсадыр, монафикълар яһүдләр белән бергә чыкмаслар, вә әгәр яһүдләр сугыш кылынсалар монафикълар яһүдләргә ярдәм итмәсләр, әгәр яһүдләргә ярдәм бирә калсалар, ул вакытта, әлбәттә, борылып артларына качарлар, соңра ярдәмсез калырлар. (12) Монафикъларның күңелләренә, әлбәттә, Аллаһуга караганда сез катырак куркынычлысыз, ягъни, монафикълар Аллаһудан курыкмаслар, сездән куркырлар, Аллаһудан курыкмыйча сездән куркулары – хаклыктан һичнәрсә аңламаганлыкларыннандыр. (13) Яһүдләр барчасы бер иттифакта булып сезнең илә сугыша алмаслар ягъни сезнең белән сугышуда бер сүздә була алмаслар, мәгәр сездән куркып крепостьлары булган авылларда гына сугышырлар яки койма артында гына сугышырлар, аларның үзара ачу ярсулары куәтледер, син аларны берләшкәннәр дип уйларсың, ләкин аларның күңелләре таркаудыр. Аларның күңелләре таркау вә куркулы булуы, гакылларын эшләтмәүче эшнең хакыйкатен аңламаулары сәбәпледер. (14) Ул яһүдләрнең мисалы үзләреннән алда якында гына Бәдер сугышында һәлак булган мөшрикләр кебидер, ул мөшрикләр явыз эшләренең җәзасын татыдылар, дәхи аларга рәнҗеткүче ґәзаб булды. (15) Монафикъларның яһүдләргә ярдәм итәбез диюләре, шайтан кебидер ки, ул шайтан кешегә кәфер бул диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп кәфер булгач, шайтан әйтте: "Ий имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһудан куркамын", – дип. (16)

Шайтанга ияргән кеше белән шайтанның, ахыр хәлләре, тәхкыйк алар икесе дә утта мәңге калучылардыр. Җәһәннәм утында мәңге калмак, залимнәрнең җәзасыдыр. (17) Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, ягъни үлем килмәс борын иманын, динен төзәтсен, вә Аллаһ ґәзабыннан сакланыгыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. (18) Янә сез Аллаһуны оныткан вә Аның боерыкларын тотмаган кешеләр кеби булмагыз, Аллаһ оныттырды аларга үзләрен, хәтта үзләренә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белмәс булдылар. Намаз укымыйча, Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуны онытып йөргән кешеләр фасыйклардыр. (19) Ут әһелләре белән җәннәт әһелләре һич тә бертигез хәлдә булмаслар, җәннәт әһелләре – алар котылучы вә өстенлек табучылардыр. (20) Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең, Аллаһудан куркуыннан ярылыр иде. Бу сүзләрне кешеләргә мисал итеп китерәбез, шаять гакыл фикерләрен эшләтеп Коръән белән вәгазьләнерләр, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланырлар! (21) Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, мәхлуклар белмәгән яшерен нәрсәләрне белүче вә мәхлуклар белгән нәрсәләрне дә белүчедер, вә Ул – Аллаһ шәфкатьле вә рәхимле. (22) Ул – Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генәдер, Ул – ике дөньяга патша, Ул – һәр кимчелектән гаять пакь, Ул – тынычтыр, Ул – ышанычлыдыр, Ул – һәр нәрсәне саклаучы, Ул – һәр эштә җиңүче, Ул – Үзе теләгәнне мәхлукка көчләп эшләтүче, Ул – олугъланучы вә Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь. (23) Ул – Аллаһ халык кылучы, юктан бар итүче, һәрнәрсәне сурәтләүче, вә Аның күркәм исемнәре бар, җирдә вә күкләрдә булган һәр мәхлук Аны мактап тәсбих әйтә, вә Ул – Аллаһ бик куәтле, һәр эштә өстен вә хикмәт белән эш кылучы. (24)

 

Al-Mumtahana

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий мөэминнәр, Минем дошманым вә сезнең дошманыгыз булган кәферләрне дус тотмагыз, ул кәферләрне яшерен дус тотсагыз вә дуслык сәбәбле пәйгамбәрнең эшеннән аларга хәбәр җибәрәсез, (Мухәммәд г-м Мәккәне алырга хәзерләнә башлагач, Хатыйб исемле монафикъ, пәйгамбәрнең ґәскәр белән Мәккәгә барачагын белдереп Сара исемле хатын артыннан Мәккә кәферләренә хат язып җибәрде. Аллаһу тәгалә Хатыйбның эшен пәйгамбәргә белдерде. Пәйгамбәрнең әмере белән берничә сахабә Сараның артыннан барып хатны алып кайттылар. Хатыйб исә гозер күрсәтеп маташты, Ґүмәр разыйяллаһу ґәнһү кылычы белән Хатыйбның башын кисәргә теләгән иде, ләкин пәйгамбәр рөхсәт бирмәде, бәлки Аллаһу гафу итәр дип). Тәхкыйк ул Мәккә кәферләре сезгә Раббыгыздан килгән хак булган Коръәнне инкяр иттеләр, расүлне вә сезне Мәккәдән чыгардылар, фәкать Аллаһуга иман китергәнегез өчен, әгәр сез Минем юлыма җиһад өчен һәм ризалыгымны эстәп чыксагыз, кәферләргә яшерен дуслык кыласыз. Мин сезнең яшергән нәрсәгезне дә һәм әшкәрә кылган эшләрегезне дә белүчерәкмен. Сездән берәрегез яшерен кәферләргә дус булса, яки мөселманнарның серен кәферләргә ирештерсә, дөреслектә ул кеше туры юлдан адашты, ягъни имансыз калды. (1) Әгәр ул кәферләр куәт тапсалар, сезне җиңсәләр, сезгә дошман булырлар, сезне үтерергә кулларын сузарлар вә мәсхәрә кылу өчен сезгә телләрен озайтырлар һәм сезнең кәфер булуыгызны сөярләр. Ягъни сез аларга дус булырга тырышсагыз да алар сезгә чын күңелдән дус булмаслар. (2) Әгәр кәферләргә дус булсагыз, кыямәт көнне Аллаһ ґәзабыннан котылырга якын кардәшләрегез һәм балаларыгыз файда бирмәс. Аллаһ кыямәт көнне сезнең белән кәферләр арасын аерыр, монафикълар кәферләр ягында булырлар. Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер. (3) Тәхкыйк сезгә яхшы үрнәк булды Ибраһим пәйгамбәрдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә. Алар үзләренең кавемнәренә әйттеләр: "Тәхкыйк без сездән һәм Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыздан бизүчебез вә без сезнең батыл динегезне инкяр иттек, вә безнең илә сезнең арада мәңгегә дошманлык һәм ачу заһир булды, хәтта Аллаһуның Үзенә генә иман китергәнегезгәчә. Мәгәр Ибраһимнең атасына әйткән сүзенә иярергә түгел, ул атасына әйтте: "Әлбәттә, синең өчен Аллаһудан гафу сорармын, әгәр кәфер булсаң, Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга һичнәрсәгә кадир түгелмен", – дип. Ий Раббыбыз, без сиңа тәвәккәл кылдык һәм тәүбә вә итагать белми Сиңа кайттык вә ахырда кайтмак Синең хозурыңадыр. (4) Ий Раббыбыз, безләрне кәферләр кулына фетнә кылма, ягъни алар кулында мазлум булудан безне сакла вә безне ярлыка, ий Раббыбыз! Тәхкыйк Син куәтле, һәр эштә өстенсең вә хикмәт белән эш кылучысың. (5)

Тәхкыйк Ибраһимдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә иярергә тиешле булган яхшы үрнәк вә туры юл бардыр Аллаһуның рәхмәтен вә ахирәтнең матур тормышын өмет иткән кешегә. Бер кеше пәйгамбәрләр юлы булган Коръәннән йөз чөерсә, Коръән юлын ташлап башка юлга китсә, тәхкыйк Ул – Аллаһ бай, һичкемгә ихтыяҗы юк вә һәр эштә мактаулыдыр. (6) Ихтимал, Аллаһ мөшрикләрдән дошман булган якын кардәшләрегез белән сезнең арагызда дуслыкны булдырыр. Ягъни Мәккә мөшрикләре иман китереп мөселман булырлар да, сезгә яңадан кардәш вә дус булырлар. Шулай булдылар да, Мәккә фәтех ителгәч, күп мөшрикләр иман китереп мөселман булдылар. Аллаһ кадирдер, бу эшкә көче җитәдер, һәм Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (7) Аллаһ сезне тыймыйдыр ислам диненә каршы сезнең белән сугыш кылмаган вә сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кавемнәр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан. Тәхкыйк Аллаһ гадел кешеләрне сөядер. (8) Аллаһ, әлбәттә, сезне тыядыр ислам диненә каршы сезнең белән сугышкан вә сезне йортыгыздан куалап чыгарган һәм кәферләргә дус булып сезне йортыгыздан чыгарырга ярдәм иткән монафикъларга дус булудан. Кәферләргә һәм монафикъларга дус булган мөселманнар алар залимнәрдер. (9) Ий мөэминнәр, әгәр сезгә Мәккәдән мөэминә хатыннар күчеп килсәләр, аларны сынап карагыз! Аллаһ аларның иманнарын нинди икәнен беләдер, әгәр ул хатыннарны хак мөэминнәр дип тапсагыз, аларны мөшрикләргә кайтарып бирмәгез, чөнки алар мөшрик булган ирләренә хәләл түгелләр һәм ул мөшрикләр ислам динен кабул иткән хатыннарына хәләл түгелләр. Мөселман булган хатыннарның мөшрик ирләренә бу хатыннарга биргән мөһерләрен үзләренә бирегез, ирләренә мәһерләрен биргәннән соң бу хатыннарны мәһер биреп никахлансагыз, сезгә гөнаһ юктыр. Үзегез ислам динен кабул иткәндә хатыныгыз кабул итмәсә, яки мөселман булганнан соң динне ташлап мөртәт булса, ул имансыз хатыныгызны никахыгызда тотмагыз, аерыгыз, әгәр ул хатыныгызга бер кәфер өйләнсә, әгәр хатыныгызга мәһәрне биргән булсагыз, хатыныгызга өйләнгән кәфердән биргән мәһәрне сорап алыгыз, һәм кәфер булган ирен ташлап ислам динен кабул иткән хатынга никахлансагыз, кәфер булган ире биргән мәһерен сездән сорасын, ягъни бирегез! Аллаһуның хөкеме сезгә әнә шундыйдыр, Аллаһ арагызда гаделлек белән хөкем итәр. Аллаһ белүче һәм гадел хөкем итүчедер. (10) Әгәр сезнең хатыннарыгыздан бер хатын исламны ташлап кәферләр арасына китсә, ул кәферләр бу хатынның мөселман иреннән алган мәһерен шул мөселман иргә кайтарып бирмәсәләр, ул кәферләр белән сугышып табыш малын алгач, хатыннары кәферләр арасына киткән мөселман ирләргә шул киткән хатыннарына биргән мәһәр хәтле табыш малыннан бирегез! Вә үзегез иман китерегез, Аллаһудан куркыгыз! (11)

Ий пәйгамбәр г-м әгәр мөэминә хатыннар сиңа килеп Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмаска вә урламаска, вә зина кылмаска, вә балаларны үтермәскә, вә ирләреннән булмаган баланы: "Бу бала синнән булды", – дип ирләренә куллары белән аяклары арасына ифтира кылмаска һәм дә шәригать эшләрендә сиңа каршылык кылмаска вәгъдә бирсәләр, ґәһедләрен, антларын кабул ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкау сора! Бит – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (12) Ий мөэминнәр, Аллаһ аларга ачуланган кавем белән дуслашмагыз ягъни динсезләр, яһүдләр, насаралар, монафикълар, исерекләр, зиначылар, һәм бидеґәтчеләр кеби кешеләргә дус булмагыз, алар белән аралашып бергә яшәмәгез! Тәхкыйк ул кешеләр ахирәттән өметсез булдылар, кәферләр кабердән чыгарга өметсез булганнары кеби. Димәк аларга дус булган мөселманнарга да Аллаһ ачуланадыр. (13)

 

As-Saff

بسم الله الرحمن الرحيم

Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә Аллаһу тәгаләне: "Һәр кимчелектән пакь дип, мактап тәсбих әйтә. Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. (1) Ий мөэминнәр эшләмәгән вә эшләмәячәк эшләрне ник эшләгән булып сөйлисез? (Мөселманнар арасында: "Әгәр Аллаһ хозурында нинди гамәл яхшы икәнен белсәк, шуны кылыр идек вә шул юлда җаннарыбызны һәм малларыбызны җәлләмәс идек", – диючеләр бар. Ләкин үзләре сораган яхшы эшләр күренеп калса, ул эштән качалар.) (2) Эшләмәгән эшләрегезне эшләгән булып сөйләүләрегез, Аллаһ хозурында зур гөнаһ, бик яман эштер. (3) Бит Аллаһ коры сөйләнүчеләрне түгел, бәлки кургашыннан коеп куйган койма кеби бер сафта таза торып, Аллаһ юлында ислам өчен сугышкан, көрәшкән һәм тырышкан кешеләрне сөядер. (4) Муса пәйгамбәр кавеменә әйтте: "Ий кавемем, мине ни өчен рәнҗетәсез, бит тәхкыйк минем сезгә Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр икәнлегемне беләсез. Алар пәйгамбәр күрсәткән туры юлдан авышкач, Аллаһ аларның күңелләрен хактан авыштырды, батыл вә бозык эшләргә чумдылар. Аллаһ фәсыйкларны туры юлга күндермидер. (5)

Дәхи Мәрьям угълы – Гыйса пәйгамбәр әйтте: "Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк мин Аллаһудан сезгә җибәрелгән пәйгамбәрмен, миннән элек иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем һәм миннән соң килә торган пәйгамбәр белән сөенеч биргәнем хәлдә – аның исеме Әхмәд (Мухәммәд). Гыйса пәйгамбәр аларга аятьләр вә могъҗизалар белән килде исә, бу ачык сихер диделәр. (6) Пәйгамбәр тарафыннан Ислам диненә чакырылып та Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кеше хәтле залим кеше булырмы? Әлбәттә, бу кешедән дә залимрак кеше булмас. Аллаһ залимнәрне туры юлга һич тә күндермәс. (7) Кәферләр Коръәнне вә пәйгамбәрне төрлечә яманлап Аллаһ кабызып куйган һидәят яктылыгын авызлары белән сүндермәкче булалар, Аллаһ Үзенең һидәят яктылыгын һәм Ислам динен өйрәтүче Коръәнне кыямәткә хәтле яшәтер, гәрчә кәферләр Аллаһуның бу эшен сөймәсәләр дә, хәтта ачуларыннан корсаклары шартлый торган булса да. (8) Аллаһ Үзенең расүле Мухәммәд г-мне һидәятне өйрәтүче вә күрсәтүче Коръән белән һәм дә хак булган Ислам дине белән җибәрде, ул китергән Ислам дине хаклыгы белән барча диннәрдән өстен булсын өчен, мөшрикләр ислам диненең өстен булганын сөймәсәләр дә. (9) Ий мөэминнәр, мин сезне үзегезне рәнҗеткүче ґәзабтан сатып алу сәүдәсенә чакырыйммы, аның юлын күрсәтимме? (10) Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерерсез һәм Аллаһ юлында ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугыш кылырсыз, малыгыз вә тәнегез, җаныгыз белән. Менә бу эш сезнең өчен бик файдалыдыр, әгәр белсәгез! (11) Сезнең гөнаһларыгызны ярлыкар һәм асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, дәхи Ґәден җәннәтләренең яхшы урыннарына кертер. Бу җәннәтләргә керү бик зур уңыштыр. (12) Ул җәннәтләрдән башка дөньяда сезгә Аллаһудан сез сөя торган ярдәм булыр һәм сезнең җиңүегез белән шәһәрләр Ислам диненә керер. Хак мөэминнәрне бу нигъмәтләр белән шатландыр! (13) Ий мөэминнәр, Аллаһ дине Исламга ярдәм бирүчеләр булыгыз, Мәрьям угълы Гыйса үзенә ияргән хәварийунга әйткән кеби: "Аллаһ дине исламны таратырга куәтләргә миңа кем ярдәм бирә? Ихласлы хәварийуннәр Аллаһ диненә без ярдәм бирүчеләрбез", – диделәр. Исраил балаларыннан бер таифә иман китереп мөселман булдылар, вә бер таифә иман китермәделәр, кәфер булып калдылар. Иман китергән таифәгә куәт вә ярдәм бирдек, дошманнарын җиңеп өстен булырга, һәм алар өскә чыгып Ислам динен тарату белән дөньяга фаш булдылар. (14)

 

Al-Jumu'a

بسم الله الرحمن الرحيم

Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә: "Аллаһ һәр кимчелектән пакь", – дип мактап тәсбих әйтәдер. (1) Ул – Аллаһ кимчелектән ниһаять пакь, патша, көчле вә хөкем итүчедер. Ул – Аллаһ укый-яза белми торган кавем эченнән үзләре кеби укый-яза белмәгән кешене Мухәммәдне дөньяның барча кешеләренә расүл итеп җибәрде, ул расүл кешеләргә Аллаһ аятьләрен укыйдыр вә аларны бозык игътикадлардан пакьлидер һәм аларга Коръәнне, шәригать хөкемнәрен өйрәтәдер, алар башта ачык адашуда булсалар да. (2) Дәхи ирешмәгән-күрмәгән, ягъни кыямәткә чаклы яши торган бөтен дөнья кешеләренә Мухәммәд г-мне пәйгамбәр итеп җибәрде. Ул – Аллаһ көчле вә хөкем итүче. (3) Кешеләрне ислам диненә кертү, Аллаһуның юмартлыгыдыр, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ олугъ юмартлык ияседер. (4) Тәүрат китабы бирелеп аның белән гамәл кылу бурычы йөкләтелеп тә соңра аның белән гамәл кылмаучы яһүдләрнең мисалы, китап күтәргән ишәк кебидер. Ишәккә нинди файда бар китап күтәреп йөрүдә? Яһүдләр Тәүратны укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар, коры укуда аларга нинди файда? Шулай ук мөселманбыз дигәннәребезнең күберәге, Коръән укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар һәм Коръән күрсәткән юлдан бармыйлар. Боларның да китап күтәргән ишәктән нинди аермалары бар? Аллаһуның аятьләрен ялганга тотучы һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең мисалы нинди яман мисалдыр. Аллаһ, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне туры юлга күндермәс. (5) Коръәнне кабул итмәүче яһүдләргә әйт: "Ий яһүдләр! Бөтен дөнья кешеләреннән башка без генә Аллаһ дуслары дигән сүзегезне дөресләргә теләсәгез, Аллаһудан үлемне сорагыз, без генә Аллаһ дуслары дигән сүзләрегез дөрес булса! (6) Алар Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар, Аллаһуга каршы кылган кабахәт эшләре сәбәпле. Аллаһ залимнәрнең бозык эшләрен беләдер. (7) Аларга әйт: "Сез аңардан куркып качкан үлем сезне каршы алучыдыр, соңра әшкәрәне вә яшеренне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, Ул кылган эшләрегездән сезгә хәбәр бирер. (8)

Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидеґәт гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер. (9) Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп кәсеп итегез һәм Аллаһуны даим зекер итегез, шаять Аллаһ ґәзабыннан котылып мәңгелек бәхеткә ирешерсез! (10) Мәсҗидкә җыелган мөселманнар, әгәр сәүдәне күрсәләр яки мал белән кайткан кәрванчыларның барабан суккан тавышларын ишетсәләр, сине менбәрдә аяк өстендә калдырып мәсҗидтән ябырылып чыгып китәләр. (Мәдинәдә каты ачлык иде, җомга көн Мәдинәгә Шамнан кайткан карван мал, ризык белән килеп керде, һәм кәрванчылар барабан суктылар. Мәсҗидтәге мөселманнар ризыктан буш калудан куркып, җомганы ташлап кәрванга каршы бардылар.) Бу аять аларны вә аларга охшаган кешеләрне шелтә кылыр өчен иңде. Ий Мухәммәд г-м, аларга әйт: "Барабан тавышына вә сәүдә малына караганда Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр яхшырак. Бит Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе. Ягъни намазны һәм Коръән вәгазен тыңлап Ислам тәрбиясен алуны, дөнья малына алыштырмагыз!" (11)

 

Al-Munaafiqoon

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м, әгәр монафикълар сиңа килсәләр әйтәләр: "Без гуаһлык бирәбез тәхкыйк син Аллаһуның расүлесең", – дип. Аллаһ беләдер тәхкыйк син Аның расүлесең, әлбәттә, монафикълар ялганчылар, дип Аллаһ гуаһлык бирәдер. (1) Үзләрен үтерелүдән коткару өчен ялган гуаһларын үзләренә калкан-пәрдә иттеләр һәм кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар. Аларның кылган эшләре нинди ямандыр. (2) Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар. (3) Әгәр син аларны күрсәң, аларның тышкы сурәтләре сине ґәҗәбләндерер, ягъни тышкы күренешләре мөселманга охшар. Әгәр сөйләсәләр, син аларның сүзләрен тыңларсың, гүя сөяп куйган коры агач кебиләрдер – сүзләрендә дәлил һәм хаклык булмас, алар һәр ишетелгән тавышны үзләренең зарарына дип уйларлар, ягъни үзләренең бозыклык кылганлыкларыннан кайчан ґәзаб килер икән, дип куркып кына яшиләр. Алар Исламга һәм мөселманнарга дошманнардыр, шуның өчен алардан саклан! Аллаһуның каһәре суксын аларны, хакны ташлап кайда бармакчы булалар! (4)

Әгәр аларга Исламга вә пәйгамбәргә хак ышану белән килегез, Аллаһуның расүле сезнең өчен Аллаһудан гафу сорасын диелсә, алар башларын читкә боралар, вә син аларны күрерсең Аллаһудан гафу сораудан баш тарталар, һәм алар тәкәбберләнүчеләрдер. (5) Алар өчен бертигездер, кирәк алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора, кирәк – сорама, әлбәттә, Аллаһ аларны һич та ярлыкамас. Тәхкыйк Аллаһ монафикъ булган фәсыйкларны туры юлга күндермәс. (6) Ул монафикълар ансарларга әйтерләр: "Мүхаҗирләргә ярдәм итмәгез, малыгызны бирмәгез пәйгамбәр янында булганнарга хәтта таралып киткәннәренә чаклы", – дип. Җирдә вә күкләрдә булган байлык Аллаһу тәгаләнекедер, ләкин монафикълар һичнәрсә уйламаслар. (7) Ул монафикълар әйтерләр: "Әгәр Мәдинәга кайтсак, әлбәттә, дәрәҗәдә өстенрәк кеше түбәнрәк кешене Мәдинәдән чыгарачак" – дип. Ягъни бер сугыштан соң монафикъларның башлыгы, әгәр Мәдинәгә кайтсак, әлбәттә, Мухәммәдне вә аңа ияргәннәрне шәһәрдән чыгарачакбыз, диде. Бит куәт һәм өстенлек Аллаһудадыр вә Аллаһудан Аның рәсүленәдер һәм мөэминнәргәдер, ләкин монафикълар ул хакта һичнәрсә белмиләр. (8) Ий мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһ зекереннән алдамасын, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә ґәзабта, булып хәсрәтләнүчеләрдер. (9) Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирегез сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: "Ий Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем", – дип. (10) Аллаһ сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс, әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһ сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр. (11)

 

At-Taghaabun

بسم الله الرحمن الرحيم

Җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһ кимчелекләрдән пакь, дип, Аны мактап тәсбих әйтәдер, ике дөньяга да патшалык Аңа хастыр, хакыйкый мактау Аңадыр вә Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер. (1) Ул – Аллаһ сезне халык кылды, Сезләрдән кәферләр бар вә Сезләрдән мөэминнәр бар, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер. (2) Җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, вә сезнең сурәтләрегезне төзеде, сурәтләрегезне вә рәвешләрегезне ни күркәм кылды, вә Ул – Аллаһугадыр кайтачак урын. (3) Ул җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләдер, вә сезнең ачык кылган эшләрегезне һәм яшерен кылган эшләрегезне дә барын да беләдер. Аллаһ күкрәкләрдә булган уй-фикерләрне беләдер. (4) Моннан элек булган кәферләрнең хәбәре сезгә килмәдеме, үзләренең көферлекләренең имгәген татыдылар, вә аларгадыр ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб. (5) Аларга дөньяда һәм ахирәттә ґәзаб тиешле булды менә бу сәбәпле, тәхкыйк аларга пәйгамбәрләре төрле могҗизалар һәм Исламның хаклыгына ачык дәлилләр белән килә иделәр, алар әйттеләр: "Әйә безне туры юлга кешеме күндерер?" Ягъни пәйгамбәрләрнең фәрештәдән булуын теләделәр. Алар шуның өчен пәйгамбәрләрне инкяр иттеләр вә хакны кабул итүдән баш тарттылар, Аллаһ моңсыздыр аларның ышануларына һич ихтыяҗы юктыр. Аллаһ бай вә һәр эшендә мактаулы. (6) Кәферләр үзләренчә "үлгәннән соң терелү булмый" дигән сүзләрен дөресләп маташалар. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, терелерсез, Раббымның исеме илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, терелеп каберләрегездән кубарылып чыгачаксыз, соңра кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирелмеш булырсыз. Бу эш Аллаһуга бик җиңелдер. (7) Кубарылу хак булгач, Аллаһуга вә Аның рәсүленә һәм Без иңдергән гакыл нуры булган Коръәнгә ышаныгыз! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр. (8) Аллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер. (9)

Иманны инкяр итеп аятьләребезне ялганга тоткан кешеләр – алар ут әһелләредер анда мәңге калучылардыр, ул ут ни яман урындыр. (10) Кайгы бәла-каза ирешмәде, мәгәр Аллаһуның теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһуга иман китерсә, Аллаһ ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (11) Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез, әгәр карышсагыз, итагать итүдән баш тартсагыз, бит расүлебезнең бурычы фәкать сезгә Безнең хөкемнәребезне ирештермәк, ачык итеп аңлатмактыр. (12) Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генә, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр! (13) Ий мөэминнәр, тәхкыйк сезнең хатыннарыгыздан һәм балаларыгыздан бардыр сезгә дошман булганнары, алардан сакланыгыз, гафил булмагыз! Әгәр аларны гафу итсәгез һәм аларны шелтә кылуны куеп хата эшләрен кичерсәгез, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. (14) Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар. (15) Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз көчегез җиткән чаклы, ягъни Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелырга көчегез җитә торып тыелмыйча һәм кушкан сәваблы эшләрне көчегез җитә торып эшләмичә гөнаһлы булмагыз, Аллаһуның сүзен ишетегез һәм итагать итегез, һәм малларыгыздан садакалар бирегез – бу эшләр үзегез өчен файдалыдыр. Бер кеше дөнья малына нәфесенең комсызлыгыннан сакланса – андый кешеләр ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. (16) Аллаһуга бурычка кергән кеби, гөнаһлардан Аллаһ ризалыгы өчен сакланыгыз һәм сәваблы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, Аллаһ әҗерләрен ике өлеш арттырып бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ яхшылыкка яхшылык бирүче вә юаш. (17) Яшерен эшләрне вә әшкәрә булган эшләрне белүчедер, куәтле, һәр эштә өстен вә хөкем итүчедер. (18)

 

At-Talaaq

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз!" (1) Әгәр талак кылган хатыннарыгызның гыйддәтләре тулса, яңадан кушылып торырга теләсәгез яхшылык белән торыгыз, әгәр торырга теләмәсәгез яхшылык белән аерыгыз мәһәрләрен һәм башка тиешле әйберләрен биреп, вә үзегезнең арагыздан ике гадел мөселман кеше, хатыныгызны талак кылуыгызга яки яңадан кушылып торуыгызга гуаһ булсыннар! Ий гуаһ булган кешеләр, гуаһлык эшегезне дөреслек белән Аллаһ ризалыгы өчен үтәгез! Бу хөкемнәр сезгәдер, ул хөкемнәр Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән кешеләр Аллаһ тарафыннан вәгазь кылыналар. Берәү Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. (2) Дәхи ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен вә барча эшен Аллаһуга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк Аллаһ Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә чик үлчәү куйды. (3) Хатыннарыгыздан картлык сәбәпле күремнән туктаган хатыннар һәм күрем күрми торган бик яшь хатыннар талак ителсәләр, гыйддәтләре хакында шикләнсәгез, аларның гыйддәтләре өч айдыр, вә йөкле хатыннарның гыйддәтләре балаларын тудырганчыдыр. Вә берәү Аллаһудан курыкса, хатын корсагындагы баласын яшермәсә, Аллаһ аның һәр эшендә җиңеллек бирер. (4) Болар Аллаһуның хөкемнәредер, аларны сезнең өчен иңдерде. Берәү Аллаһудан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олугъ кылыр. (5)

Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер. (6) Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр. (7) Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән. (8) Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды. (9) Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне. (10) Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды. (11) Ул – Аллаһ күкне җиде кат итеп халык кылды һәм җирне дә күк кеби җиде кат итеп халык кылды. Аллаһ хөкеме җир илә күк арасында йөрер, тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнлеген кешеләр белсеннәр өчен һәм сезнең белүегегез өчен вә тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәне белем белән әйләндереп алганлыгын белүегегез өчен. (12)

 

At-Tahrim

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий пәйгамбәр ни өчен Аллаһ сиңа хәләл кылган нәрсәне үзеңә хәрам кыласың хатыннарыңның ризасын эстәп? Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (Мухәммәд г-мнең хатыннарыннан Хәфсә үзенең нәүбәте көнне Мухәммәд г-мнән рөхсәт алып, ата-аналарының хәлен белергә китте. Бу көнне Мухәммәд г-м җариясе Мэрияне чакырып аның белән бергә булды. Хәфсә кайткач бу хәлне белеп, мине шул хәйлә өчен җибәргәнсең икән, дип елады. Мухәммәд г-м Хәфсәнең күңелен табу өчен: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым, ләкин моны хатыннарымнан һичкемгә сөйләмә", – диде. Соңра Хәфсә шатлыгыннан бу эшне Гаишәгә сөйләде, Гаишә расүл хозурына килде, Мухәммәд г-м Гаишәгә дә: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым", – диде. Шул хакта аятьләр инде.) (1) Тәхкыйк Аллаһ сезгә өйрәтте кәффарәт түләп антыгыздан чыгуны. Чөнки Мухәммәд г-м Мәрияне үземә хәрам кылдым дип ант итеп әйткән иде. Аллаһ сезнең ярдәмчегездер вә Ул һәрнәрсәне белүче һәм гадел хөкем итүчедер. (2) Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: "Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде", – диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде. (3) Ий Хәфсә илә Гаишә, әгәр Аллаһуга тәүбә итсәгез, әлбәттә, тәүбә итәрлек эшегез булды, сезнең күңелегез үзегезгә ваҗеб булган эштән авышты. Әгәр сез расүл зарарына ярдәмләшсәгез, тәхкыйк Аллаһ ул расүл г-мнең хуҗасы вә ярдәмчеседер, вә Җәбраил фәрештә аның ярдәмчеседер, вә мөэминнәрнең яхшылары аның ярдәмчеләредер һәм болардан башка фәрештәләр аңа ярдәмчеләрдер. (4) Әгәр расүл г-м сезне талак кылса, Раббысының аңа яхшырак хатыннарга алыштырмаклыгы өметледер, алар: чын мөслимәләр вә Аллаһуга, Аның һәр сүзенә ышанучы хак мөэминәләр, Аллаһуга вә расүлгә чын итагать итүчеләр, вә гөнаһтан тәүбә итүчеләр, вә Аллаһуга гына гыйбадәт кылучылар, вә рузә тотучылар вә расүлгә итагать өчен һиҗерәт итүчеләр шул сыйфатта булган хатыннар ирдә булган тол хатыннардыр һәм ирдә булмаган кызлардыр. Аллаһ теләсә сезне әнә шундый хатыннарга алыштырыр, димәк. (5) Ий мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр. (6) Ий Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, бүген инде гозер күрсәтмәгез ґәзабтан котылырга сезгә гозер юк, сез фәкать имансыз, динсез булуыгызның тиешле җәзасын аласыз. (7)

Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!" (8) Ий пәйгамбәр! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл, вә аларга катылык күрсәт! Аларның тора торган урыннары җәһәннәмдер, ул җәһәннәм ни яман урындыр. (9) Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны инкяр итүче кәферләргә Нух пәйгамбәрнең хатынын вә Лут пәйгамбәрнең хатынын. Бу ике хатын Безнең ике изге колларыбызның кул астында иделәр, бу ике хатын үзләренең ирләре булган пәйгамбәрләргә хыянәт иттеләр, ирләренә зарар итәргә теләделәр. Бу ике хатыннан ирләре булган бу ике пәйгамбәр Аллаһ ґәзабыннан һичнәрсәне җибәрә алмадылар, ягъни пәйгамбәр булсалар да, хыянәтче хатыннарын Аллаһ ґәзабыннан коткара алмадылар. Вә аларга утка керүчеләр белән бергә утка керегез дип әйтелде. (Үзеңнең Аллаһ разый булырлык чын иманың, хак динең булмаса, Аллаһ дусларыннан сиңа һич файда булмас.) (10) Янә Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны кабул итүче мөэминнәргә Фиргаун хатыны Асиянең кыйссасын. Асия әйтте: "Ий Раббым минем өчен Үзеңнең хозурыңда җәннәттә бер өй бина кылгыл, вә мине Фиргауннән вә аның ґәзабыннан коткар һәм Фиргауннең залим булган кавеменнән мине коткар", – дип. (Асия Фиргауннән яшереп Аллаһуга гыйбадәт кылыр иде, Фиргаун Асиянең ислам динендә икәнен белгәч, Аллаһны ташла миннән башка сиңа Аллаһ юк, дип кулларын вә аякларын тактага кадаклап ґәзаблый башлады. Шул вакытта Аллаһ Асиягә җәннәттәге урынын күрсәтте, Асия Фиргауннең ґәзабын сизмичә рәхәтләнеп җан тәслим кылды.) (11) Дәхи Аллаһ мөэминнәргә Гыймран кызы Мәрьямне зекер итте, ул Мәрьям ирләрдән үзен саклады, һәм ул Мәрьямгә өрдек Үзебез халык иткән рухыбыздан, вә ул Раббысының сүзләрен раслады, кабул итте, дәхи Аллаһуның китапларын раслады һәм ул Аллаһуга итагать итүчеләрдән даими гыйбадәт белән мәшгуль булучылардан булды. (12)