Part 25

 

Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһуга кайтарылыр, вә чәчәктән бер җимеш чыкмас, вә һичбер хатын балага йөкле булмас вә баласын тудырмас, мәгәр бу эшләр бар да Аллаһ белеме, Аның ярдәме илә булыр. Кыямәт көнне Аллаһ мөшрикләргә нида кылып әйтер: "Кая Миңа тиң кылган сынымнарыгыз?" Мөшрикләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без инде хәбәр бирдек, Синең шәригең-тиңдәшең барлыгына безләрдән һичкем шаһит булачак түгелдер". (47) Дөньяда гыйбадәт кылган сынымнары ахирәттә үзләреннән гаиб булыр, үзләренә күренмәс, вә ул мөшрикләр шул вакытта белерләр качып котылырга урын юклыгын. (48) Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет кебиләрне сораудан туктамый һәм сораудан ялыкмый, әгәр аны бәла-казалар тотса, тормышының шатлыгы китсә, Аллаһуның рәхмәтеннән өметен кисә, сабыр итми, шөкер дә итми һәм ґәеп үземдәдер дип тәүбә итми һәм Аллаһудан гафу да сорамый. Шулай итеп, Аллаһудан үзеннән-үзе бизә. (49) Әгәр ул кәфергә бәла-казадан соң рәхмәтебездән татытсак, ягъни сәламәтлек, байлык бирсәк, ул әйтәдер: болар бар да үзем кәсеп итеп булдырган уз нәрсәләрем, дип. Дәхи кыямәт булыр дип тә уйламыйм, әгәр кыямәт булып Раббыма кайтарылсам, Аның хозурында миңа дөньяныкыннан артыграк нигъмәтләр булыр, дип мактанадыр. Хакны инкяр итүче кәферләрнең эшләгән кабахәт эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты ґәзаб татытырбыз. (50) Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә. (51) Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: "Беләсезме, Коръән Аллаһудан иңдерелгән булып та соңра сез Коръәнгә иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез, Коръәннән сукыр вә аңардан ерак булган кешедән дә адашучырак вә азгынрак кеше бармы?" (52) Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә дәлаләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне, бөтен галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яртылашы Аллаһ эше икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһу тәгаләнең хаклыгы һәм бер генә икәнлеге вә Коръән Аллаһ китабы вә Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле икәнлеге ачыкланганга чаклы. Әйә һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме? (53) Әгаһ булыгыз, күп кешеләр кубарылып Раббылары хозурына барачакларына шикләнмәктәдер, Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ белеме вә кодрәте белән чолгап алучыдыр. (54)

 

Ash-Shura

بسم الله الرحمن الرحيم

Ха мим. (1) Гайн син каф – мәгънәләрен Аллаһ үзе белә. (2) Әмерләрен үтәүдән вә хөкемнәрен йөртүдә өстен вә көчле булган Аллаһ әнә шулай сиңа һәм синнән элекке пәйгамбәрләргә аятьләрен вәхий итәдер. (3) Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Ул – Аллаһуга хастыр, вә Ул – Аллаһ һәр заттан бөектер, зат вә сыйфатында һәрнәрсәдән олугътыр. (4) Аллаһуның олугълыгыннан күкләрнең өске катлаулары ярылырга якын булыр, вә фәрештәләр Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр, вә җирдә булган мөэминнәр өчен Аллаһудан гафу сорыйлар, Әгаһ булыгыз, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә аларга рәхимледер. (5) Аллаһудан башканы Аллаһ урынына тотучылар бар, нәфесне, шайтанны, сынымнарны вә ишан кебиләрне Алла аларның эшләрен белүче, җәзаларын бирер, югыйсә, син аларга вәкил-хуҗа түгелсең. (6) Әнә шулай сиңа Коръәнне гарәб телендә вәхий иттек, ул Коръән белән шәһәрләр анасы булган Мәккә шәһәре мөшрикләрен вә Мәккә тирәсендәге шәһәр халыкларын Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен, вә барча халык бер урынга җыела торган кыямәт көне белән куркытмаклыгың өчен, ул көннең булачагында һәм барча халык бер урынга җыелачагында һич шик юктыр, ул көндә бер фирка кешеләр җәннәттә булырлар, вә бер фирка кешеләр җәһәннәмдә булырлар. (7) Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләрнең барчасын бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырып рәхмәтенә алыр. Әмма Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә ул көндә дус та, ярдәмче да булмас. (8) Әйә ул адашкан кешеләр Аллаһудан башканы үзләренә дус итеп алалармы? Бәлки иманлы кешеләр өчен ярдәмче дус фәкать Аллаһ үзе генәдер, вә Ул – Аллаһ үлекләрне тергезер, Ул һәрнәрсәгә кадирдер. (9) Ий сез ачык дәлилләрне ригая кылмаучы кире кешеләр, диндә дәлилсез низагълашуларыгызның хөкеме Аллаһуга кайтарылыр, Ул үзе хөкем итеп аерыр – кемнеке дөрес, кемнеке – ялган, шунда мәгълүм булыр, әнә шулай гаделлек белән хөкем итүче Аллаһ минем Раббымдыр, мин Аңа гына тәвәккәл кылдым ягъни Аның хөкемнәрен үтәп, Аның сүзләрен генә сөйләрмен һәм баш иеп Аллаһуга кайтамын. (10)

Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне төзүче, вә сезнең өчен үзегездән хатыннар кылды, вә һәрбер хайванны ата-ана-лы итеп яратты, шул тәртип илә сезне дә, хайваннарны да күбәйтте, Аллаһуга охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер. (11) Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер. (12) Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, вә сиңа, ий Мухәммәд г-м, вә Ибраһимгә, вә Мусага, вә Гыйсага васыять иттек, ягъни йөкләдек, "Без төзегән шул хак дин шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә, төрле мәзһәбләргә бүленмәгез", – дип һәр пәйгамбәргә ю һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең кешеләрне хак дин исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен кабул итү, аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә үзе теләгән кешесен ихтыяр итәр һәм анда тартыр, вә Аллаһуга итагать белән кайткан кешене ул хак дингә күндерер. (13) Дөньядагы һәр заманадагы кешеләр, Аллаһ диненең хөкемнәрендә ихтилаф кылмадылар мәгәр Аллаһудан Ислам диненең барча хөкемнәре килеп ачык аңлатылганнан соң ихтилаф кылдылар, вә хөседлек белән үзара дошманлашып бик күп фиркаләргә бүленделәр. Әгәр ґәзабны билгеле булган кыямәт көненә чаклы кичектерү белән Раббыңның вәгъдә сүзе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкемнәрен үзгәртеп, бидеґәт гамәлләр белән Ислам динен бозучы мөшрикләр илә Аллаһ арасында дөньяда ук хөкем тәмам булып, һәммәсе һәлак булыр иделәр. Пәйгамбәрләреннән соң Тәүрат вә Инҗилгә варис булган яһүдләр вә насаралар, алар Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлеген дә вә Коръәннең Аллаһ китабы икәнлеген дә шикләнмәктәләр, ягъни ышансак алданырбыз, дип уйлыйлар. (14) Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип. (15)

Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. "Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең сакла!" (16) Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр! (17) Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар. (18) Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер. (19) Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр". (20) Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр. Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар – болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер. Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр. (21) Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең, нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып, Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр. (22)

Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер. (23) Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер. (24) Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер. (25) Дәхи иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең догаларын кабул итәдер һәм аларга Үзенең юмартлыгыннан арттырып та бирер. Әмма Коръәнгә иман китермәгән кешеләргә каты ґәзаб булыр. (26) Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардер вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер. (27) Ул – Аллаһ яңгырны яудырадыр кешеләр яңгырдан өметләрен өзгәннәре соңында, вә рәхмәтле яңгырын чәчәр, вә Ул мөэминнәрнең вәлиседер вә һәр эштә мактаулыдыр. (28) Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, җирне вә күкләрне халык кылуы һәм җирдә вә күкләрдә җан ияләрен таратуы, әгәр теләсә барчасын бер урынга җыярга да кадирдер. (29) Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер. (30) Ий мөшрикләр үзегезгә килә торган бәла-казадан качып котылучы түгелсез һәм сезгә Аллаһудан башка дус та, вә ґәзабтан коткаручы ярдәмче да юк. (31)

Дәхи диңгезләрдә бөек таулар кеби корабларның йөрүе, Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт итә торган гамәлләрдәндер. (32) Әгәр Аллаһ теләсә җилне туктатыр иде, кораблар китә алмыйча су эчендә калыр иделәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, бәла-казага сабыр итеп, нигъмәтләргә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр бар. (33) Әгәр Аллаһ теләсә, ул корабларны батырыр иде, кылган бозык эшләре өчен, ләкин аларның күп гөнаһларын гафу итәр, шуның өчен аларны батырмас. (34) Коръән аятьләрен инкяр итеп низагълашкан кешеләр Аллаһ ґәзабыннан качып котылырга аларга урын юк икәнлекне белсеннәр өчен. (35) Аллаһудан сезгә бирелгән дөньядагы барча нәрсә фәкать вакытлыча дөнья тереклеге һәм дөнья зиннәтедер. Әмма Аллаһу хозурында булган ахирәт нигъмәтләре, иман китереп Аллаһуга һәрвакыт итагать итүдә Ана тәвәккәл итүчеләре дәхи җиледер вә бетми торган мәңгелектер. (36) Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр. (37) Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака бирерләр. (38) Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар. (39) Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер. (40) Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу да юктыр. (41) Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр. (42) Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер. (43) Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. (44)

Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Ґәзабтан котылучы мөэминнәр әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә үзләрен һәм өй әһелләрен ґәзабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим ґәзабталардыр. (45) Ул көндә аларга ґәзабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл булмас. (46) Ий кешеләр, кыямәт көне килмәс борын Раббыгызның әмерләрен кабул итегез, ягъни Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз, вә Ул кушкан эшләрне эшләгез! Кыямәт көне килсә, аны Аллаһудан башка зат кире җибәрә алмас Ул көндә качып котылырга сезгә бер урын табылмас, вә кылган гөнаһларыгызны да бу гөнаһлар түгел, дия алмассыз. (47) Әгәр Аллаһуның әмерләрен үтәүдән баш тартсалар, бит Без сине аларны саклаучы күзәтүче итеп җибәрмәдек, фәкать аларны иманга чакырып Аллаһ хөкемнәрен ирештерер өчен генә җибәрдек. Әгәр Без кешене рәхмәтебездән татытсак, ягъни байлык, сәламәтлек бирсәк, әлбәттә, ул кеше аның өчен шатланадыр. Вә үзләренең явызлыклары сәбәпле аларны бәла-каза тотса, ул вакытта әүвәлдә бирелгән нигъмәтләрне барын да онытып, көферлек кылып Аллаһуга имзасыз буладыр. (48) Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер. (49) Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирер, вә теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр кылыр, Ул һәрнәрсәне белә вә һәрнәрсәгә көче җитәдер. (50) Аллаһу тәгалә кешеләр белән сөйләшер булмады, мәгәр төшендә вәхий кылыр яки илһам белән белдерер, яки күренмичә сөйләшер Муса белән сөйләшкән кеби, яки пәйгамбәргә фәрештә җибәреп Үзе теләгәнне вәхи белән сөйләтер. Тәхкыйк Ул – Аллаһ бөектер вә һәркемне хөкем итүчедер. (51)

Башка пәйгамбәрләргә вәхи иткәнебез кеби, ий Мухәммәд г-м, сиңа да вәхи иттек күңелгә шифа, рухка тәрбия булучы Коръәнне Үзебезнең әмеребез буенча, Коръән иңмәс борын, син Коръәннең нәрсә икәнен белмидер идең һәм Аллаһ хөкемендә иман нәрсә икәнен белмидер идең, димәк, пәйгамбәр буласы кеше дә Коръәннән башка иманны таба алмаган. Ләкин Без Коръәнне иман, дин яктылыгы кылдык, ул Коръән белән бәндәләребездән Үзебез теләгәннәрен һидәяткә күндерербез, синдә Коръән белән Аллаһ теләгән кешеләрне туры юлга күндерәсең. Димәк, иман һәм һидәят Коръән юлы – Коръән яктылыгы белән генә табылыр. (52) Коръән белән күрсәтелгән якты юл, җиргә дә күкләргә дә хуҗа булган Аллаһ юлыдыр. Әгаһ булыгыз, кыямәт көнендә һәр эш Аллаһуга кайтадыр. Ахирәткә Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнеп барыгыз! (53)

 

Az-Zukhruf

بسم الله الرحمن الرحيم

Ха мим. (1) Барча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен! (2) Без бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез! (3) Тәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер. (4) Ий мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез. (5) Әүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек. (6) Аларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар. (7) Алардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары Коръәндә күп җирдә сөйләнде. (8) Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр. (9) Ий кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез. (10)

Вә Ул – Аллаһ күктән чамалап яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үлгән җирне тергезеп һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кеби сез дә каберләрегездән чыгарсыз. (11) Вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәне парлы итеп халык кылды, вә сезгә утырып йөрү өчен көймәләр вә дүрт аяклы хайваннар халык кылды (яратты, бар итте). (12) Ул көймәләргә вә хайваннарга сәүдә әйберләрегезне салып үзегез дә менеп утырмаклыгыгыз өчен сезгә тапшырылдылар, соңра менеп утырып тынычлангач, Раббыгызның нигъмәтен зекер итәсез вә әйтәсез: "Бу нәрсәләрдән безне файдаланучы Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер, бу нәрсәләрне булдырырга үзебез, әлбәттә, кадир булмас идек. (13) Соңра без каберләребездән кубарылып, әлбәттә, Раббыбызга кайтачакбыз. (14) Мөшрикләр: җир вә күкләрне Аллаһ халык кылды дигәннәреннән соң, мәхлукларның бәгъзесен Аллаһуга шәрик итәрләр, андый кешеләр Аллаһуның күренеп торган нигъмәтләрен инкяр итеп имансыз калучыдыр. (15) Ий мөшрикләр, Аллаһ үзе яраткан мәхлуктан кызларны үзенә бала итте диерсезме? Ә сезгә ир балаларны гына бирдеме? (16) Әгәр аларның берсенә Аллаһуга мисал кылган кыз бала белән хатының кыз бала тудырган дип сөенеч бирелсә, һич яратмыйча, эченә ачу тулып йөзе кара булып әверелер. Ягъни кыз баланы шул кадәр яратмыйлар иде, шулай да Аллаһуның кыз баласы бар, диләр. (17) Аллаһуга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһуга зиннәт кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңнарга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар. (18) Аллаһуның хөрмәтле коллары булган фәрештәләрне кызлар ясадылар, әйә алар Аллаһ фәрештәләрне халык кылганда карап тордылармы? Әлбәттә, аларның фәрештәләр Аллаһуның кызлары дип әйткән сүзләре ґәмәл дәфтәрләренә язылыр һәм ахирәттә соралмыш булырлар. (19) Кәферләр әйтерләр: "Әгәр Аллаһ фәрештәләргә гыйбадәт кылуыбызны теләмәсә иде, без әлбәттә, аларга гыйбадәт кылмас идек". Аллаһ әйтер: "Аларның ул сүзләрне әйтүдә белемнәре юктыр, алар хакны сөйләүче түгелләр, мәгәр ялган сөйлиләр." (20) Яки без аларга Коръәннән элек Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга дөрес дип китап иңдердекме, иңдергән булсак, әлбәттә, алар ул китапка тотынырлар иде. (21) Алар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: "Без аталарыбызны бер диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт кылабыз", – дип. (22)

Синнән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның нигъмәткә чумган олугълары әйтте: "Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез", – дип. (23) Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: "Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз". (24) Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды? (25) Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: "Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен. (26) Мәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә дә күндерер. (27) Кылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар. (28) Ошбу Мәккә мөшрикләренә гомер вә нигъмәтләр биреп исламны өйрәтүче пәйгамбәр килгәнче һәм Коръән иңә башлаганчы яшәттек. (29) Кайчан аларга Коръән килде исә, бу – сихер, без аңа ышанмыйбыз, диделәр. (30) Алар янә әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр бу Коръән Мәккә яки Таиф шәһәрендәге бер олугъ дәрәҗәле бай иргә иңдерелгән булса", – дип. Күрәсез алар бай кешене, гакыллы туры кешедән артык күргәннәр. (31) Әйә ул мөшрикләр, Раббыңның рәхмәтеннән булган пәйгамбәрлеккә кешене алар билгелиләрме? Без әле аларның дөнья мәгыйшәтләрендә Үзебез бүлдек, кайберләрен бай, кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгъзеләрен дөнья тормышында дәрәҗәдә бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен. Раббыңның рәхмәте, алар җыйган малдан хәерлерәктер. (32) Әгәр кешеләрнең бай кәферләрне күргән вакытларында барчасы байлык өчен көферлеккә кызыгулары булмаса иде, Коръәнне инкяр итүче кәферләрнең өйләренә көмештән түбәләр вә аның өстенә менәр өчен көмештән баскычлар кылыр идек. (33)

Дәхи өйләренә көмештән ишекләр вә диваннар кылыр идек ул диваннар өстендә рәхәтләнеп утырыр иделәр. (34) Дәхи алар өчен һәр нәрсәдән зиннәт кылыр идек, ошбу зекер ителгән нәрсәләр, дөнья тереклегенең аз вакытлы булган нәрсәсе һәм зиннәтедер һич мәңге кала торган түгелләр. Әмма ахирәтнең байлыгы, зиннәте вә рәхәте мәңгелектер, ул бәхетле ахирәт, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен хәзерләнде. (35) Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын сулыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез! (36) Ул шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар. (37) Шайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: "Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа", – дип. (38) Аллаһ әйтер: "Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз." (39) Әйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы? (40) Әгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз. (41) Яки аларга вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа дөньяда күрсәтербез, чөнки аларны ґәзаб кылырга Без кадирбыз. (42) Инде син үзеңә вәхи ителгән Коръәнгә ябыш, аның хөкемнәренә ияр, дөреслектә син туры юлдасың. (43) Ул Коръән синең үзеңә вә кавемеңә олугъ вәгазьдер, туры юлдыр. Аның хакында кыямәт көнендә, әлбәттә, соралмыш булырсыз! (44) Синнән элек җибәргән расүлләребездән сорагыл: "Әйә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга ярый дип хәбәр бирүче бер китабыбыз яки бер пәйгамбәребез бармы? (45) Тәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде. (46) Муса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән көлделәр. (47)

Без аларга могҗизаларны күрсәткән саен арттырыбрак вә ахыргысын әүвәлгесеннән зуррак итеп күрсәттек. Без аларны ґәзаб белән тоттык, шаять исән калганнары көферлектән иманга кайтырлар дип. (48) Фиргауннәр, ґәзабны күргәч, Мусага әйттеләр: "Ий сихерче, безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул синең догаңны кабул итәргә вәгъдә иткән иде, әгәр ґәзабтан котылсак, әлбәттә, сиңа ияреп мөселман булыр идек", – дип. (49) Мусаның догасы сәбәбе белән алардан ґәзабны җибәргән идек, шулвакыт алар вәгъдәләрен, әйткән сүзләрен боздылар. (50) Фиргаун кавеменә мактанып ниләр әйтте: "Ий кавемем, Мысыр патшалыгы минем кулымда түгелме, вә Нил дәрьясе һәм башка елгалар минем хөкемем астында агалар түгелме? Әйә шуларны күрмисезме? (51) Әйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер. (52) Әгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде, яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр килер иде", – диде. (53) Фиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар. (54) Кайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып һәлак иттек. (55) Шулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки, аларча булудан куркып сакланалар. (56) Бер Мәккә мөшриге "Сынымнар да вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар да җәһәннәмгә керәчәкләр", – дигән аятьне ишеткәч, насаралар Гыйсага гыйбадәт кылалар, димәк Гыйса да җәһәннәмгә керәдер, дип, мисал кылып әйткәч, шулвакыт синең имансыз кавемең сезгә карап кычкырышып көлделәр. Гыйса сезнең каршыгызда хөрмәтле пәйгамбәрдер. Ә үзегез – ул җәһәннәмгә керә дисез, диделәр. (57) Вә әйттеләр: "Ий Мухәммәд, синең кашыңда безнең сынымнарыбыз хәерлеме, яки Гыйса хәерлеме", – дип. Алар бу чагыштыруны сиңа китермәделәр, мәгәр синең белән низагълашу өчен генә китерделәр, бәлки алар каршылык белән кычкырышучы кавемдер. (58) Гыйса һичкем түгел мәгәр Без аңа пәйгамбәрлекне ингам кылдык, вә Без аны атасыз тудырып Ягькуб балаларына дәлил вә гыйбрәт кылдык ки, атасыз бар кылырга да Аллаһ кадир икәнне белсеннәр өчен. (59) Ий кешеләр, әгәр Без теләсәк, җир йөзендә сезнең урыныгызга фәрештәләрне хуҗа кылыр идек. (60)

Вә Гыйса бер галәмәттер кыямәтнең булмагына, кыямәт булачагына шикләнмәгез, ул, әлбәттә, булачак вә минем шәригатемә иярегез, ошбу Минем шәригатем туры юлдыр. (61) Шайтан сезне алдап Аллаһ юлыннан чыгармасын, тәхкыйк ул сезгә бик ачык дошмандыр. (62) Гыйса аятьләр вә могҗизалар белән килгән заманда әйтте: "Ий җәмәгать, мин сезгә шәригать вә могҗизалар белән килдем, сезне туры юлга күндермәк өчен вә дин эшләрендә ихтыйлаф иткән бәгъзе нәрсәләрегезне аңлатмак өчен, Аллаһудан куркыгыз һәм миңа итагать итегез! (63) Дөреслектә Аллаһ – Ул минем Раббымдыр һәм сезнең дә Раббыгыздыр, барыгыз да Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Шул Аллаһуга гына гыйбадәт кылу туры вә хак юлдыр. (64) Гыйса динендәге насаралар ничә төрле мәзһәбкә, вә төрле фиркаларга бүленделәр һәм диннәрен боздылар, кыямәт көненең рәнҗеткүче ґәзабыннан бер чокыр бардыр Гыйса Аллаһуның угълы дип үзләренә золым иткән кешеләргә. (65) Кәферләр Коръән юлына кермичә нәрсә көтәләр? Юк, алар көтмиләр, мәгәр кыямәт көнен генә көтәләр, ул кыямәт аларга искәрмәстән килер, хәтта сизмичә дә калырлар. (66) Дөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр ахирәттә дә дус булырлар. (67) Аларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк." (68) Ул тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән гамәл кылып хак мөселман булдылар. (69) Инде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез! (70) Җәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз. (71) Ошбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде. (72) Вә сезнең өчен анда күп җимешләр булыр, алардан сез ашарсыз. (73)

Коръән белән гамәл кылмаучылар тәхкыйк җәһәннәм ґәзабында мәңге калучылардыр. (74) Алардан ґәзаб аз гына да җиңеләйтелмәс вә алар котылудан өметләрен өзеп тик торырлар. (75) Без аларга золым итмәдек, ләкин алар үз-үзләренә золым итүче булдылар. (76) Җәһәннәм кешеләре ґәзабның катылыгыннан җәһәннәм патшасына әйтерләр: "Ий патша Раббыңнан сорагыл, Ул безне үтерсен!" Патша әйтер: "Сез ґәзабда мәңге булачакларсыз, чыкмассыз һәм үлмәссез. (77) Ий кешеләр, Без Коръән иңдереп сезгә хаклык белән килдек, ләкин күбрәгегез хаклыкны яман күрәсез һич кабул итмисез. (78) Алар хакка каршы мәкерлек кылсалар, Без дә аларга каршы каты мәкерлек кылырбыз. Алар хакны җимерә алмаслар, әмма үзләре һәлак булырлар. (79) Әйә алар уйлыйлармы Без аларның яшерен серләрен һәм кычкырып сөйләшкәннәрен Белмибез, дип? Бәлки Без барчасын ишетәбез вә Беләбез, шуның өстенә фәрештәләребез һәрвакыт яннарында торып барча эшләрен язарлар. (80) Аларга әйт: "Әгәр Аллаһуның баласы булса иде, мин Аның баласына барчагыздан әүвәл гыйбадәт кылыр идем", – дип. (81) Җир вә күкләрнең һәм Ґәрешнең Раббысы балалы булудан бик тә пакьдер. Мөшрикләр күпме генә әйтсәләр дә Аллаһ андый кимчелектән пакьдер. (82) Инде син аларны куй, батыл игътикадләрендә адашып йөрсеннәр, вә дөньялары белән уйласыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. (83) Ул – Аллаһ күктәге мәхлукларга да Илаһәдер, вә җирләге мәхлукларга да Илаһәдер, вә Ул – Аллаһ хөкем итүче вә һәрнәрсәне белүчедер. (84) Җир вә күкләрнең вә араларында булган нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһ, мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан, – әлбәттә, бөек вә пакьдер, вә кыямәт булачак вакытыны белмәктә Аның хозурындадыр, вә кубарылганнан соң кайтмак Аңаргадыр. (85) Аллаһудан башканы Илаһә тотучылар ахирәттә һичкемгә – шәфәгать итә алмаслар, мәгәр Аллаһ бер, Коръән Аллаһ китабы, Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле, дип, шәһадәт бирсә һәм шәригатьне белсә вә аны дөрес үтәсә, шәфәгать тиешле булыр. (86) Әгәр син алардан сезне кем халык кылды дип сорасаң, алар, әлбәттә, Аллаһ халык кылды диячәкләр. Инде Аллаһ гыйбадәтен ташлап кайда баралар? (87) Мухәммәд г-мнең сүзе: "Ий Раббым, ошбу кавем инде һич иман китерәчәк түгелләрдер." (88) Аллаһ әйтте: "Син алардан кисел, биз, вә алардан киселеп киткәндә аларга сәлам бир, алар тиздән белерләр эшләренең яманлыгын." (89)

 

Ad-Dukhaan

بسم الله الرحمن الرحيم

Ха мим. (1) Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен. (2) Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык. (3) Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. (4) Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, (5) мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер. (6) Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз. (7) Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр. (8) Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр. (9) Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр. (10) Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип. (11) Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр. (12) Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде. (13) Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр. (14) Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз. (15) Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз. (16) Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде. (17) Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен. (18)

Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. (19) Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. (20) Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. (21) Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип. (22) Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар. (23) Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар." (24) Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды. (25) Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды. (26) Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды. (27) Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык. (28) Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде. (29) Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык. (30) Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде. (31) Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек. (32) Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек. (33) Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр. (34) Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр. (35) Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр. (36) Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. (37) Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде. (38) Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. (39)

Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр. (40) Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар. (41) Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер. (42) Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше - (43) явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. (44) Эрегән җиз кеби. (45) Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. (46) Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез." (47) Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен." (48) Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең. (49) Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип. (50) Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар. (51) Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. (52) Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. (53) Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. (54) Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. (55) Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. (56) Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер. (57) Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр. (58) Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр. (59)

 

Al-Jaathiya

بسم الله الرحمن الرحيم

Ха мим. (1) Ошбу Коръәннең иңмәклеге, һәр эштә җиңүче вә һәр эштә хикмәтне ригая итүче Аллаһудандыр. (2) Дөреслектә җирдә һәм күкләрдә ышанучылар өчен Аллаһуның берлегенә вә кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләр бардыр. (3) Дәхи сезнең халык ителешегездә вә бер хәлдән икенче хәлгә күчүегездә, һәм җир өстенә таратылган җан ияләрендә, ышанып ахирәткә хәзерләнүчеләр өчен, әлбәттә, галәмәтләр -бардыр. (4) Дәхи төн вә көннең берсе – якты, берсе караңгы булуында һәм берсе килеп берсе китүендә, вә Аллаһуның күктән су иңдереп ризык булсын өчен үлгән җирне тергезеп һәр нәрсәне үстерүендә, вә төрле җилләр җибәрүендә, Аллаһуга ышанмыйча вә Аңа гыйбадәт кылмыйча Аның дөньясында яшәү тиешсез, хаксыз икәнлекне аңлап белгән кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр. (5) Ошбу Коръән сүзләре Аллаһуның аятьләредер, ул аятьләрне Без сиңа хаклык белән укыйбыз, Аллаһудан соң нинди затка иман китерерләр, вә Аның Коръән аятьләреннән соң нинди сүзләргә иман китерерләр? (6) Ялганчы, күп гөнаһлы имансызларга ґәзаб йөзеннән җәһәннәм чокырыдыр. (7) Аңа укылган Аллаһ аятьләрен ул ишетер, соңра тәкәбберләнеп, ишетмәгәнгә салышып, кабул итүдән баш тартыр, андый кешегә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир. (8) Ул имансыз, әгәр аңа аятьләрдән бер аять ирешеп, ул аятьне Коръәндәге Безнең аятебез икәнне белсә, аны мәсхәрә кылырга тотыныр. Андый кешеләргә ахирәттә хур итүче ґәзаб булыр. (9) Аларның артларында җәһәннәм бардыр, ул вакытта аларга кәсеп иткән маллары вә балалары һич тә файда бирмәс, вә Аллаһ урынына Аллаһудан башканы дус тоткан затлары да файда бирмәс, вә аларга ахирәттә түзә алмаслык олугъ ґәзаб бардыр. (10) Ошбу Коръән адашу караңгылыгыннан чыгып, туры юл яктылыгына керергә сәбәбдер. Әмма Раббыларының аятьләрен инкяр итүчеләргә, ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабтан каты ґәзаб бардыр. (11) Диңгезләрнең барча байлыкларыннан файдаланырга Аллаһ сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз Аллаһуның рәхмәте вә әмере илә йөридер, Аллаһуның ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез. (12) Дәхи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте, ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бардыр. (13)

Мөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә җәза бирер өчен. (14) Берәү яхшы эшләр эшләсә файдасы үзенәдер. Вә берәү бозык эшләр эшләсә зарары үзенәдер. Соңра кубарылып Раббыгызга кайтырсыз. (15) Тәхкыйк Ягькуб балаларына Тәүрат, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирдек, вә аларны яхшы ризыклар белән ризыкландырдык, вә үз вакытларында аларны дөнья халкыннан артык кылдык. (16) Дин эшләреңдә аларга дәлилләр бирдек, Мухәммәд г-мнең киләчәген белдердек, алар башта ихтыйлаф итмәделәр, мәгәр һәрнәрсәгә дәлил килгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф иттеләр. Раббың алар ихтыйлаф иткән нәрсәдә кыямәт көнне аларны хөкем итәр. (17) Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа дин эшләрендә шәригать төзеп бирдек, шул Без төзеп биргән шәригать хөкемнәренә ияр, әмма җаһиллек белән батыл динне тотучы мөшрикләрнең һәм бидеґәтче сукырларның нәфес һаваларына яки аларның гадәтләренә иярмәгел, алар эшләгән шәригатькә хыйлаф эшләрне эшләмәгел, Безнең шәригатебезгә иярмәгән кешеләргә дини мәрәсемнәр үтәмәгел, һәм бидеґәт, хорафәт, ырымнардан ерак булгыл! (18) Әгәр аларга иярсәң сиңа ґәзаб тиешле булыр да, ул вакытта алар Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга кадир булмаслар. Мөшрикләр бер-берсенә, бидеґәтчеләр дә бер-берсенә дуслардыр, алар, галимнәрдер, син аларга ияреп диндә аларга дус булма! Бит Аллаһ, Аның шәригатенә хыйлафлык кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәрнең дустыдыр. (19) Ошбу Коръән, кешеләрнең гакылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның белән олугъ максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә ул Коръән белән гамәл кылган кеше адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның белән гамәл кылучыларга Аллаһудан рәхмәтдер. (20) Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать мәңге бертигез булмаслар". (21) Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр. (22)

Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме? (23) Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар. (24) Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип. (25) Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр. (26) Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр. (27) Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер. (28) Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек. (29) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер. (30) Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер. (31) Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип. (32)

Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды. (33) Аларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас", – дип. (34) Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас. (35) Инде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр! (36) Җирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер. (37)