Part 18

 

Al-Muminoon

بسم الله الرحمن الرحيم

Тәхкыйк хак мөэминнәр ґәзабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. (1) Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр. (2) Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар. (3) Вә малларының зәкятен бирерләр. (4) Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар. (5) Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җария хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә ителмәсләр. (6) Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер. (7) Янә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр. (8) Вә намазларын вакытында укырлар. (9) Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр. (10) Алар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар. (11) Тәхкыйк Без Адәмне саф балчыктан яраттык. (12) Соңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кылдык. (13) Соңра мәнине каты кан итеп яраттык, соңра ул каты канны чәйнәлгән ит кеби кыйлдык, соңра ул итне сөяк иттек, соңра ул сөяккә ит кидердек, соңра аны икенче төрле халык иттек ягъни, аңа җан бирдек, яратучыларның күркәмрәге булган Аллаһ олугъ булды. (14) Соңра бармагыз да әҗәлегез җитеп мәет булырсыз. (15) Соңра кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз. (16) Тәхкыйк өстегездә җиде күкне яраттык ул фәрештәләр юлыдыр, Без яраткан нәрсәләребездән гафил булмадык. (17)

Янә Без кирәк хәтле итеп күктән су иңдердек, соңра ул суны җирнең чокырларында тотарбыз яңгыр яумаганда кешеләр файдалансын өчен, ул суны юк итәргә дә көчебез җитәдер. (18) Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз. (19) Дәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр. (20) Дөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз. (21) Корыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез. (22) Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы? (23) Кавеменең имансыз олугълары әйттеләр: "Бу Нух сезнең кеби бер адәм генәдер, сездән артык булып баш булырга телидер, әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә сезгә фәрештәләрдән расүл җибәрер иде, бу Нух сөйләгән сүзләрне без аталарыбыздан, әүвәлгеләрдән ишетмәдек", – дип. (24) Ул Нух түгел, мәгәр җенле бер ирдер, җененнән аерылганын көтегез. (25) Нух әйтте: "Ий Раббым! Кавемем мине ялганга тотканнары өчен аларга каршы миңа ярдәм бир". (26) Нух г-мгә вәхий иттек Безнең әмер вә саклавыбыз илә бер көймә ясарга, аларны һәлак итү белән Безнең әмер килсә вә мичтә су кайнаса, ул көймәгә һәр җенестән бер ата, бер ана хайван алып кергел, вә өй әһелеңне һәм үзеңә ияргән мөселманнарны алып кергел, мәгәр шуны алып кермә – аның ґәзаблы булачагына Безнең сүзебез булган иде ки, хатыны вә бер угълыдыр, галимнәрне коткару хакында миңа сүз кушма, әлбәттә алар Туфанга батып һәлак булачаклар! (27)

Ий Нух син вә сиңа ияреп мөселман булган кешеләр каймага кереп утырсагыз: "Мактау безне залим кавемнәрдән коткаручы Аллаһугадыр", – дип әйт! (28) Көймәдән төшкәч әйт: "Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син – иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең! (29) Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык. (30) Аларны батырганыбыздан соң Гад вә Сәмуд кавемен чыгардык. (31) Аларның үзләреннән Һуд вә Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз бит сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юктыр, әйә Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы? (32) Пәйгамбәрнең кавеменнән кәфер булып ахирәткә юлыгуны да инкяр итүче олугълары Без аларга дөньяда төрле нигъмәтләр бирдек, алар әйттеләр: "Бу пәйгамбәр түгел, мәгәр сезнең кеби бер кешедер, сезнең ашый юрганыгыздан ашар вә сезнең эчә торганыгыздан эчәр. (33) Әгәр сез үзегез кеби кешенең әмеренә итагать итсәгез, ул вакытта, әлбәттә, сез хәсрәтләнүчеләрсез. (34) Сез үлеп туфрак булып сөякләрегез дә итсез калгач, әйә ул терелеп кабердән чыгарсыз дип вәгъдә итәме. (35) Вәгъдә ителмеш терелүегез бик ерак, бик ерак. (36) Тереклек юк, мәгәр ошбу дөньяда гына, кайберебез үләр, кайберебез яшәр, югыйсә, без үлгәннән соң кубарылачак түгелбез. (37) Ул расүл түгел, мәгәр үлгәннән соң кубарыласыз, дип Аллаһуга ялганны ифтира итүче бер ирдер. Без аңа ышаначак түгелбез", – дип. (38) Рәсүлләре әйтте: "Йә Рабби, мине ялганчы дигәннәре өчен, мина ярдәм бир". (39) Аллаһ әйтте: "Алар аз заман эчендә, әлбәттә, сине ялганчы дигәннәре өчен үкенүче булып әверелерләр". (40) Аларны Җәбраилнең тавышы хак тоту илә тотты аларны кипкән үлән кеби кылдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык залим кавемнәргәдер. (41) Соңра алардан соң башка кавемнәрне чыгардык. (42)

Бер өммәткә дә әҗәле вакытыннан элек килмәс һәм вакытыннан кичекмәс. (43) Соңра рәсүлләрне берсе артыннан берсен җибәрдек. Бер өммәткә расүле килсә, аны ялганга тоттылар. Без һәм аларны һәлак итүдә берсен икенчесенә иярттек, үзләрен һәлак итеп сөйләргә хикәяләрен генә калдырдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык ышанмаган кешеләргәдер. (44) Соңра ачык аятьләребез вә көчле могҗиза белән Мусаны вә кардәше Һарунны пәйгамбәр итеп җибәрдек. (45) Фиргаун вә аның олугъларына тәкәбберләнделәр вә Ягъкуб балаларын җәберләүче залим кавем булдылар. (46) Әйттеләр: "Үзебез кеби ике кешегә иман китерикме, вәхәлән ки аларның кавеме кол кеби безгә хезмәт итәләр". (47) Муса илә Һарунны ялганга тоттылар, шуның өчен һәлак булучылардан булдылар. (48) Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, Ягькуб балалары туры юлга керсен өчен. (49) Гыйсаны вә аның анасын кодрәтебезгә дәлаләт итә торган галәмәт кылдык, вә аларны бөек тигез урынга иңдердек, ага торган елгалары да ерактан күренер иде. (50) Ий рәсүлләр, Без биргән ризыкларның хәләл пакь булганын ашагыз вә изге гамәлләр кылыгыз, Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләмен. (51) Ошбу Ислам милләте сезнең динегездер Аллаһу тәгаләне берләүдә вә Аңа итагать итүдә бер иттифакта булганыгыз хәлдә, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гөнаһлы булудан сакланыгыз. (52) Күп кавемнәр Аллаһ хөкемнәрен бозып, үзара низагълашып төрле мәзһәбләргә бүленделәр, һәрбер адашкан фирка үзенең батыл дине белән мактанырлар вә аны хак дип белерләр. (53) Син аларны ихтыярларына куй адашкан юлларында үлемнәренә чаклы. (54) Уйлыйлармы алар Без биргән мал вә балалар белән (55) аларга изгелек итәргә ашыгабыз дип, бәлки алар белмиләр ки өчен биргәнебезне. (56) Хак мөэминнәр Аллаһудан куркып изге гамәлләр кыйлганнары өстенә янә ґәзабтан куркырлар. (57) Алар Раббыларының һәммә аятьләренә ихлас иман китерерләр, ягъни кабул итеп гамәл кылырлар. (58) Һәм алар Аллаһуга – шәрик тотмаслар ягъни һичкемне, һичнәрсәне Аллаһ урынына тотмаслар. (59)

Вә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр. (60) Әнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр. (61) Бер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым ителмәсләр. (62) Бәлки динсезләрнең күңелләре ошбу Коръәннән гафләттә вә наданлыктадыр, ул имансызлар өчен мөэминнәрнең гамәленнән башка гамәлләр бардыр ки, ул батыл гамәл нәҗес эшләрдер, алар ул эшләрне эшләүчеләрдер. (63) Аларның байларын ґәзаб белән тотсак, ярдәм сорап кычкырырлар. (64) Аларга әйтелде: "Сез бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки сезгә Безнең тарафтан ярдәм ирешмәс. (65) Тәхкыйк Минем аятьләрем сезгә укылды, ул вакытта сез аны ишетмәс өчен артыгызга борылып китә идегез. (66) Тәкәбберләнеп Коръәнне яманлап сөйләгәнегез хәлдә аңардан баш тарта идегез. (67) Әйә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап фикерләп карамыйлармы, яки әүвәлдәге аталарына килмәгән иминлек Аллаһ ґәзабыннан котылу боларга килгәнме? (68) Яки расүлләре булган Мухәммәд г-мнең хак сүзле вә күркәм холыклы икәнен белмәделәрме, белсәләр дә аны инкяр иттеләр. (69) Яки алар расүлне җенле диләрме? Бәлки расүл аларга һәр гакыллы ышана торган хаклык белән килде, шулай да аларның күбрәге хакны яман күрәләр. (70) Коръән яки пәйгамбәр аларның теләгенә, нәфесләренә иярә торган булса иде, әлбәттә, җир вә күкләр һәм җир, күкләрдә булган һәрнәрсә бозылыр, яраксыз булыр иде. Бәлки Без аларга һәрнәрсәдән хәбәр бирүче хакыйкый вәгазь китабы Коръәнне бирдек, алар исә Коръәннән баш тартучылар. (71) Яки пәйгамбәрлек бурычыңны үтәгән өчен алардан хак сорыйсыңмы, әмма Раббыңның бирәчәк нигъмәтләре хәерледер, Ул – Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе. (72) Син, әлбәттә, аларны туры юлга чакырасың. (73) Ахирәт көненә ышанмаучылар, тырышып туры юлдан читкә авышалар. (74)

Әгәр аларга рәхмәт итсәк, вә алардан ачлык зарарын бетерсәк, алар исә имансызлыкта ифрат китәрләр вә мөселманнарга дошманлыкларын арттырырлар. (75) Тәхкыйк аларны ґәзаб белән тоттык, алар Раббыларына буйсынмадылар һәм тәүбә итеп ялвармадылар. (76) Хәтта аларга каты ачлык ґәзабы ишеген ачканыбызга чаклы, шул вакытта алар барча өметләрен кистеләр. (77) Ул – Аллаһ колак, күзләр вә күңел бирде сезгә, ләкин сезнең шөкер иткәнегез бик аздыр. (78) Вә Ул – Аллаһ сезне җир өстендә яратты, ахирәттә Аның хозурына кубарылырсыз. (79) Вә Ул – Аллаһ тергезер һәм үтерер вә кичилә көндезнең аллы-артлы килүе Аңар хасдыр, ул эшкә һичкемнең көче җитмәс, әйә эшнең хакыйкатенә төшенү өчен гакыл фикерләрегезне эшләтмисезме! (80) Бәлки имансызлар әйттеләр Әүвәлге аталары хакны инкяр итеп әйткән кеби: (81) "Әгәр без үлеп туфрак булсак вә сөякләребез итсез калса, яңадан терелербезме. (82) Ошбу вәгъдә белән без вә аталарыбыз вәгъдә кылынмыш идек, ләкин бу вәгъдә түгел мәгәр әүвәлгеләрдән калган ялгандыр". (83) Әйт: "Җир һәм җирдәге кешеләр кемнеке, әйтегез, дөрес әйтүче булсагыз һәм белсәгез?" (84) Әлбәттә, алар Аллаһныкы диярләр. Син аларга Аллаһ эшеннән гыйбрәт алып вәгазьләнмисезме, башта юктан бар итүче Аллаһның барны тергезергә көче җитмәсме? (85) Җиде кат күкнең вә олугъ ґәрешнең Раббысы кем дип сора! (86) Әлбәттә, Аллаһуныкы диярләр. Шулай булгач Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы, диген! (87) Әйт: "Барча нәрсә өстеннән патшалык кем кулында вә Ул һәрнәрсәне саклар, әмма Аңардан башка саклау мөмкин булмас, әгәр белсәгез җавап бирегез". (88) Әлбәттә, һәр нәрсәгә патшалык Аллаһ кулыңда диярләр. Алай булгач, ничек шайтан вәсвәсәсенә алданасыз диген! (89)

Бәлки Без аларга хаклык илә килдек шулай булса да алар ялганга тоталар. (90) Аллаһу тәгаләнең баласы һич булмады, янә Аллаһ янында тагын бер Аллаһ та булмады, әгәр тагын бер Аллаһ булса, һәрберсе үзе халык итәсе нәрсәсенә баш булырга теләп башкасын тыяр иде вә берсе икенчесеннән өстен булырга тырышыр иде. Аллаһ мөшрикләр сурәтләгән тиешсез сурәттән пакь булды. (91) Күренгәнне дә, күренмәгәнне дә белүчедер, Ул мөшрикләр әйткәннән бөек вә пакь булды. (92) Әйт: "Йә Рабби аларга вәгъдә иткән ґәзабыңны миңа күрсәтсәң. (93) Ий Раббым мине ґәзаб ителәчәк залим кавем эчендә кылмагыл! (94) Әлбәттә, Без аларга вәгъдә иткән ґәзабны сиңа күрсәтергә кадирбыз. (95) Сиңа кылган явызлыкларыны сабыр итеп яхшылык илә кайтар, сине нәрсә белән сыйфатлаганнарын Без беләбез. (96) Әйт: "Йә Рабби, шайтаннарның вәсвәсәсеннән Синең белән сакланырмын. (97) Ий Раббым, янә эшләремдә вә намазда шайтаннарның миңа якын килүләреннән Сиңа сыенамын вә Синең беләк сакланамын". (98) Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар дияр. (99) Шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылармын. Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең! Әлбәттә, ул бер сүздер, әйтүчесе ифрат кайгысыннан әйтте ләкин, файдасы юк, бит аларның алларында пәрдә бар, аларны кайтудан тыяр кубарылачак көнгә чаклы. (100) Кыямәт җитеп сурга (труба) өрелсә, ул көндә кешеләр арасында файда итә торган нәсел-нәсәп булмас һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар. (101) Берәүнең, үлчәүдә изгелеге авыр килсә, андый кешеләр ґәзабтан котылып бөек дәрәҗәгә җитүчеләрдер. (102) Вә берәүнең үлчәүдә изгелеге җиңел килсә, ягъни савабына караганда гөнаһы күп булса, андый кешеләр үзләренә зарар итүчеләрдер, алар җәһәннәмдә мәңге калучылардыр. (103) Йөзләрен ут яндырыр, шуның өчен бик яман чырайлы булырлар. (104)

Әйә сезгә Минем аятьләрем укылмадымы? Шуңа сез аны ялганга тотар булдыгыз. (105) Әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне явызлыгыгыз җиңде, вә без адашкан кавем булдык. (106) Ий Раббыбыз, безне ошбу уттан чыгар, әгәр моннан соң да адашкан юлыбызга кайтсак, ул вакытта үзебезгә золым иткән булырбыз. (107) Аллаһ әйтер: "Хур булганыгыз хәлдә рәхмәтемнән ерак булыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез". (108) Бит Минем бәндәләремнән бер җәмәгать әйтер булды: "Ий Раббыбыз без Сиңа иман китердек, безне ярлыкагыл һәм безгә рәхмәт ит, Син бит рәхмәт итүчеләрнең хәерлесесең. (109) Ий сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз. (110) Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым, тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр. (111) Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: "Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән?" – дип сорар. (112) Әйттеләр: "Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл". (113) Аллаһ әйтер: "Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны белсәгез. (114) Әйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?" (115) Хикмәтсез халык кыйлу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Илаһә, мәгәр Ул гына, олугъ ґәрешнең Раббысы. (116) Берәү Аллаһ белән бергә башка Аллаһуга гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр, аның хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Имансызлар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар бит! (117) Әйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт итүчеләрнең иң хәерлесесең!" (118)

 

An-Noor

بسم الله الرحمن الرحيم

Ошбу сүрә – Без аны иңдердек, вә андагы хөкемнәрне сезгә фарыз иттек, вә ул сүрәдә иңдердек мәгънәсе ачык булган аятьләрне – шаять вәгазьләнерсез! (1) Зина кыйлучы хатын вә зина кылучы ир – аларның һәр икесенә йөзәр мәртәбә сугыгыз. "Бу хөкем ирсез хатынга вә хатынсыз иргәдер". Аларны сукканда сезне шәфкать тотмасын Аллаһ динендә, әгәр Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаныр булсагыз. Аларның ґәзабына мөэминнәрдән бер җәмәгать килеп карап торсын аларга хурлык күбрәк булсын өчен. (2) Зина кылучы ир никахланмас, мәгәр зина кылучы хатынга яки мөшрикә хатынга никахланыр, вә зина кылучы хатынны һичкем никахламас, мәгәр зина итүче ир яки мөшрик ир никахланыр. Зиначыларның никахы мөэминнәргә хәрам ителде. (3) Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһидне китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһид булуларын мәңге кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр. (4) Мәгәр зинадан пакь хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр хөкемгә чаклы тәүбә итеп гафу сорап өлгерсәләр вә үзләрен төзәтсәләр, шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә бәндәләренә рәхимле. (5) Үз хатыннарын зиначы дип сүгүче ирләр, ләкин сүзләрен дөресләргә шаһидләре юк, мәгәр үзләре генә, аларның берсенә шәһадәт бирү ваҗебдер, хатынын зиначы дип сүгүче ир дүрт мәртәбә әйтер: "Биллаһи хатыным зина кылучы, мин дөрес сөйлим", – дип. (6) Аннары бишенче Шәһадәтендә: "Әгәр мин ялган шәһадәт бирүчеләрдән булсам, миңа Аллаһуның ләгънәте булсын", – дияр. (7) Ул хатынны сугылудан коткарыр дүрт мәртәбә шәһадәт бирүе, дүрт мәртәбә әйтер: "Биллаһи ирем мине зиначы дип сүгүендә ялганчылардан", – дип. (8) Аннары бишенче Шәһадәтеңдә әйтер: "Әгәр ирем дөрес сөйләүчеләрдән булса, Аллаһуның ачуы миңа булсын", – дип. (9) Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, хөкемен ашыктырыр иде, бит Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче хикмәт иясе. (10)

Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: "Гаишә разыйәллаһу ґәнһә зина кылды", – дип зур ифтира белән килде. Ий Мухәммәд г-м вә Гаишә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре хәтле гөнаһ. Алардан олугъ ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. (11) Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган дип әйтмәдегез. (12) Гаишә зина кыйлды диючеләр дүрт шаһид китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһид китермәсәләр, алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр. (13) Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез ялган сөйләүчеләр төшкән гөнаһыгыз сәбәпле сезне олугъ ґәзаб тотар иде. (14) Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґәзабы каты булыр. (15) Ул хәбәрне ишеткәч ни өчен әйтмәдегез, андый сүзне сөйләү безгә лаек түгел, сөбхәналлаһ ошбу сүз бик олугъ боһтандыр, дип. (16) Аллаһ сезне вәгәзьлидер бу кеби сүзгә мәңге кайтмагыз вә сөйләмәгез, әгәр мөэмин булсагыз, дип. (17) Аллаһ сезгә аятьләрен бәян итәдер, шаять вәгазьләнерсез, Аллаһ белүче вә хөкем итүче. (18) Мөэминнәр арасында фәхеш эшнең фаш булуын сөйләүчеләргә дөньяда вә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр, Аллаһ күңелләрдә булган нәрсәне белер, әмма сез белмәссез. (19) Әгәр сезгә Аллаһның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, дөньяда ґәзаб кылыр иде, тәхкыйк Аллаһ бәндәләренә йомшак вә рәхимле. (20)

Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр, шулай итеп үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнуче булмас иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән кешесен тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр Аллаһ сүзләрне ишетүче вә куңелләрне белүче. (21) Ий мөэминнәр, сездән һичкем якын кардәшләренә, мескеннәргә һәм Аллаһ ризасы өчен диннең дөрес җиренә күчеп килгәннәргә мал бирмәскә, ярдәм итмәскә ант итмәсен, бәлки кимчелекләрен гафу итегез вә хаталарын кичерегез, Аллаһу тәгаләнең үзегезне ярлыкавын әллә сөймисезме? Аллаһ белеп ярлыкаучы вә белеп рәхмәт итүче. (22) Зина кылудан гафил вә пакь мөэминә хатыннарны зиначы дип сүгүче кешеләр дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт ителделәр һәм аларга олугъ ґәзаб булыр. (23) Кыямәт көнендә ул пакь хатыннарны сүгүче кешеләрнең телләре вә куллары һәм аяклары кылган эшләре белән шәһадәт бирерләр. (24) Ул көндә Аллаһ аларга тиешле җәзаларын бирер һәм алар Аллаһуның хаклыгын белерләр хак белү белән. (25) Пычрак хатыннар – пычрак ирләргәдер, вә пычрак ирләр – пычрак хатыннаргадыр, вә пакь хатыннар – пак ирләр өчендер, вә пакь ирләр – пакь хатыннар өчендер. Гаишә вә Сафван алар әйткән зинадан пакьлардыр. Алар өчен ярлыкау һәм күркәм булган җәннәт нигъмәтләре бардыр. (26) Ий мөэминнәр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә кермәгез, рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез. Әнә шулай эшләсәгез сезнең өчен хәерледер, шаять вәгазьләнерсез! (27)

Әгәр ул өйдә һичкем булмаса яки кеше булып та керергә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез, әгәр сезгә кайтыгыз дип әйтелсә, кайтыгыз, кайтып китүегез сезнең өчен гөнаһтан пакьрәктер. Аллаһ сезнең эшләрегезне белер, шуңа карата җәза бирер. (28) Кеше тормый торган өйгә кереп файдаланып чыгуыгызда сезгә гөнаһ юктыр. Аллаһ сезнең күрсәтеп эшләгән эшләрегезне дә вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләдер. (29) Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә Аллаһ аларның кыйлган эшләреннән хәбәрдар. (30) Әйт мөэмине хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче етмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз. (31)

Үзләрегездән ирсез хатыннарны вә хатынсыз ирләрне, һәм никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны вә җарияләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны бай кылыр үзенең юмартлыгы белән, шиксез Аллаһ киңлек иясе вә белеп эш кылучы. (32) Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез", – дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) (33) Тәхкыйк Без сезгә хәрам хәләлне коручы аятьләрне иңдердек, вә сездән әүвәл яшәгән кешеләрнең тарихларын бәян итүче аятьләрне иңдердек, һәм гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә вәгазьләр иңдердек. (34) Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көн чыгышында да түгел, көн батышында да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен күндерер, вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. (35) Ул яктылык бирүче шәм мәсҗидләрдә булыр, Аллаһ боерды ул мәсҗидләрне зурларга һәм Аллаһ исемен зекер итәргә, ул мәсҗидләрдә Аллаһуга тәсбих әйтерләр иртәләрдә вә кичләрдә. (36)

Алыш-биреш итеп сәүдә эшләренә алынмый торган ирләр, аларны алдый алмады дөнья эше Аллаһ зекереннән, вә намазлардан, вә зәкят бирүдән, алар күңелләр вә күзләр тетрәгән кыямәт көненең катылыгыннан куркалар. (37) Алар ул изгелекләрне эшлиләр, Аллаһ аларның кылган гамәлләренең күркәмерәге белән җәза кылсын өчен һәм Аллаһ үзенең юмартлыгыннан савабларын кылган гамәлләреннән арттырып бирсен өчен. Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр. (38) Имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм дип анда барыр, хәтта барып җитсә ул җирдә һичнәрсә тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр, вә ул гамәле өстендә Аллаһуның хөкемен табар, Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер. (39) Яки ул имансыз дин тотучыларның гамәлләре, тирән диңгездә дулкынлыктан барлыкка килгән караңгылык кеби. Ул диңгезне дулкын каплый, ул дулкын өстеннән янә дулкын каплый, вә ул дулкын өстеннән кара болыт каплыйдыр, ошбу караңгылыклар берсе икенчесенең өстенә караңгылыктыр. Ошбу катлы-катлы караңгылык астында калган кеше, әгәр кулын чыгарса, ифрат караңгылыктан кулын күрергә якын да булмас. Аллаһ кемгә иман нурын бирмәсә, әлбәттә, аның иман нуры булмас! (40) Ий Мухәммәд г-м, беләсеңме дөреслектә Аллаһу тәгалә – Аңа җирдә вә күкләрдә булган мәхлукатлар тәсбих әйтерләр, канатларын һавада җәйгәннәре хәлдә кошлар да тәсбих әйтерләр. Тәсбих әйтүчеләрнең барчасы үзләренең намазларын вә тәсбихләрен белер булдылар. Аллаһу тәгалә ул мәхлукатның ни эшләгәннәрен белүче. (41) Җирдәге вә күкләрдәге һәм аларның араларында булган һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, вә ахирәттә кайту да Аллаһугадыр. (42) Әйә күрмәдеңме Аллаһ болытларны куар, соңра аларны бер-берсенә кушар, соңра аларны берсе өстендә икенчесең кылыр, һәм күрерсең, аларның араларыннан яңгыр чыгар, вә Аллаһ шул болытлардан тау күплегендә боз иңдерер, ул боз белән теләгән кешесен һәлак итәр вә теләгән кешесен коткарыр, вә шул болыт яшененең яктылыгы күзләрнең, нурын бетерергә якын булыр. (43)

Аллаһ көндезне вә кичне алмаштырыр берсен берсе артыннан китерү белән, Аллаһуның бу эшендә гакыллы вә күзле кешеләргә гыйбрәтләр бар. (44) Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның кайберләре корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә кайберләре дүрт аяк өстендә йөрерләр, Аллаһ үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (45) Тәхкыйк Без дөреслекне генә бәян итә торган аятьләрне иңдердек, Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер. (46) Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһуга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", – дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк. (47) Әгәр ул монафикълар Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар расүл аларның арасында хөкем итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, расүл янына килүдән баш тартырлар. (48) Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, расүлгә тиз-тиз ашыгып барырлар. (49) Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер. (50) Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар араларында хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр. (51) Берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итсә вә Аллаһудан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса, алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер. (52) Монафикълар расүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп бик ныклап Аллаһ исеме илә ант иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син аларга әйт: "Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кыйлган эшләрегездән хәбәрдар. (53)

Әйт: "Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, әгәр аларга итагать итүдән баш тартсагыз, рәсүлнең бурычы фәкать Аллаһуның хөкемнәрен сезгә ирештерү генә, вә сезнең бурычыгыз расүл йөкләгәнне үтәүдер, әгәр расүлгә итагать итсәгез, туры юлга күнелерсез, расүлгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү ваҗибдер. (54) Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә хуҗа итәргә вәгъдә кылды болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кеби, һәм Үзе аларга риза булып биргән ислам динен загыйфьләтмичә таза һәлендә сакларга вәгъдә кыллы, дәхи дошманнарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбәдәт кылырлар вә Миңа һич кемне тиңдәш кылмаслар. Ошбу Аллаһуның вәгъдәсеннән һәм Аның ярдәменнән соң берәү артка чигенеп мөртәт булса, ул кешеләр – фасыйклардыр. (55) Ий мөэминнәр намазларыгызны вакытында укыгыз, зәкятләрегезне бирегез һәм расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез! (56) Син уйлама кәферләр җирдә Аллаһны гаҗиз көчсез итәрләр аларны ґәзаб кылуда яки һәлак итүдә дип. Аларның торачак урыннары уттыр, ни кабахәт урын. (57) Ий мөэминнәр хезмәтче колларыгыз һәм бәлагатькә ирешмәгән сабый балаларыгыз, сезнең яныгызга керергә рөхсәт сорасалар, өч вакытта: иртә намазыннан элек, өйлә намазы вакытында һәм йәстү намазыннан соң, ошбу өч вакыт гаурәтдер, ул вакытларда киемнәрегезне алмаштырган буласыз, шул күрсәтелгән өч вакыттан башка вакытларда бер-берегезгә рөхсәтсез кереп йөрүегездә сезгә дә, аларга да гөнаһ юкдыр. Аллаһ сезгә хөкеми аятьләрне бәян итәдер, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. (58)

Әгәр балаларыгыз бәлагатькә ирешсәләр, сезнең яныгызга һәрвакыт рөхсәт сорап керсеннәр, әүвәлге бәлагатькә ирешкәннәрегез рөхсәт сораганнары кеби. Аллаһ сезгә үзенең хөкемнәрен әнә шулай бәян итәдер, Аллаһ белүче вә хөкемче. (59) Хатыннардан бала тапмый торган вә хәйез күрми торган карт хатыннар алар иргә баруны да теләмиләр, аларга гөнаһ юк ят ирләр алдында тышкы киемнәрен салуларында, сакларга тиеш булган зиннәт урыннарын ачмаганнары хәлдә, әгәр тышкы киемнәрен салмасалар алар өчен хәерледер. Аллаһ һәркемнең нәрсә турында сөйләгәнен ишетүче, һәркемнең ниятен белүче. (60) Сукыр, аксак вә башка авыру кешегә, һәм үзегезгә гөнаһ юктыр, үз өйләрегездә, вә ата-аналарыгызның, вә үзегез белән бертуган кардәшләрегезнең, вә атагызның бертуганнарының, вә анагызның бертуганларының, вә ачкычка хуҗа булып калган, вә дусларыгызның өйләрендә җыелып яки аерым ашавыгызда зарар һәм гөнаһ юктыр. (Мөселманнар сугышка киткәндә сукыр, аксак һәм башка чирлеләргә өй ачкычларын биреп, өйдә булган ризыкларны ашагыз дип киткәннәр. Ләкин өйдә калган кешеләр тартынып ашамаганнар. Югарыдагы аять шул хакта иңгән). Дин кардәшләрегезнең өйләренә кергәндә сәлам бирегез Аллаһудан пакь, мөбарәк булган бүләк йөзеннән, әнә шулай Аллаһ сезләргә аятьләрен бәян итә, шаять фикерләп аңнарсыз! (61)

Камил һәм таза иманлы кешеләр менә болардыр, Аллаһуга вә Аның расүленә иман китерерләр, вә киңәш өчен җыелган Мухәммәд г-мнең мәҗлесендә булсалар, аңардан рөхсәт алмыйча мәҗлестән чыгып китмәсләр, синнән рөхсәт сораган мөэминнәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышануда бик нык ышанучылардыр. Әгәр алар хаҗәтләре өчен синнән рөхсәт сорасалар, алардан үзең мөэмингә рөхсәт бир, вә алар өчен Аллаһудан ярлыкау эстә! Бит Аллаһ бәндәләрен ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (62) Расүлүллага үзара бер-берегезгә дәшкән кеби дәшмәгез, бәлки: йә расүлүллаһ, йә нәбийаллаһ, дип дәшегез. Тәхкыйк Аллаһ белде Сезләрдән рөхсәт сорамыйча, бер-берсенә яшеренеп расүлүллаһ мәҗлесеңнән чыгып китүчеләрне. (Йә Хандак казыганда рөхсәтсез ташлап китә иделәр, алар монафикълардыр.) Пәйгамбәрнең әмерләренә каршылык күрсәткән кешеләр саклансыннар, дөньяда аларга бәла-каза килүдән яки ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб тотудан! (63) Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллануныкыдыр. Сез Аллаһуга итагать итәсезме яки Аңа каршы барасызмы, аны Ул белер, дәхи монафикъларның җәза өчен Аңа кайтачак көннәрендә белер, һәм эшләгән явыз эшләрен үзләренә белдерер, Аллаһ һәрнәрсәне белә. (64)

 

Al-Furqaan

بسم الله الرحمن الرحيم

 

Үзенең колы Мухәммәд г-мгә хак белән батыл арасын асра торган Коръәнне Иңдерүче Аллаһу тәгалә һәрнәрсәдән бөек булды, Аллаһ Коръәнне иңдерде галәмнәр мәхлукларын Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булсын өчен. (1) Ул – Аллаһ җир вә күкләр мөлкенең хуҗасыдыр, вә Ул бала китермәде, вә Аның мөлкендә тиңдәше булмады, вә Ул һәрнәрсәне халык кылды, һәрнәрсәне үлчәп ризык вә әҗәл тәкъдир кылды. (2)

Мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән, бәлки үзләре агач таштан юнып ясалган сынымнарны Илаһә тоттылар Аллаһудан башка, дәхи ул сынымнар үзләренә файданы китерергә вә үзләреннән зарарны җибәрергә кадир булмаслар, вә бер кешене үтерергә, вә бер кешене тергезергә, һәм кабердән бер кешене кубарырга көчләре җитмәс. (3) Имансызлар әйттеләр: "Ошбу Коръән һичнәрсә түгел, мәгәр аны Мухәммәд үзе уйлап чыгарды, аннары Аллаһудан килде дип ялганлады, һәм аңа башка кавем дә ярдәм итте", – дип. Тәхкыйк золым белән вә хакка ышанмау белән килделәр, Аллаһудан иңгән китапны әүвәлге китап әһелләреннән алды, диделәр. (4) Дәхи әйттеләр: "Ул Коръән әүвәлге өммәтләрнең ялган сүзләредер, Мухәммәд аны күчереп яздырды вә ул сүзләр Мухәммәдкә иртәләр һәм кичләр дә укыла", – дип. (5) Әйт: "Ул Коръәнне җирдәге вә күкләрдәге яшерен серләрне белүче Аллаһ иңдерде, вә Ул – Аллаһ мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче булды", – дип. (6) Мөшрикләр әйттеләр: "Мин пәйгамбәр диюче Мухәммәдкә ни булды, башка кешеләр кеби аш ашый, базарларда йөри, ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә бер фәрештә иңгән булса, шул фәрештә белән аның Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр икәнлеге ачыкланыр иде. (7) Яки аңа күктән нигъмәтләр иңдерелсә, базарда йөрмәс иде, яки аның һәртөрле җимеш бирә торган бакчасы булып, шул бакчадан ашасын иде дип. Янә ул залимнәр әйттеләр: "Әгәр сез бу Мухәммәдкә иярсәгез, сихерләнгән кешегә ияргән буласыз", – дип. (8) Ий Мухәммәд г-м, кара инде ул ахмакларга, синең хакыңда нәрсә сөйлиләр, алар хакны белүдән, пәйгамбәрне танудан адаштылар, инде туры юлны табарга көчләре җитмәс. (9) Барча вөҗүдтән бөек Аллаһ, әгәр теләсә, сиңа алар әйткән бакчадан яхшырак бакча кылыр иде, дөньяда ул бакчалардан елгалар да агызыр, вә сиңа бөек өйләр дә кылыр иде, ләкин аларны Аллаһ ахирәткә калдырды. (10) Бәлки алар кыямәтне ялганга тоттылар, шуңа күрә алар дөньяга алдандылар, кыямәтне ялганлаучыга каты утны хәзерләдек. (11)

Утны алар ерактан күргәч, ул утта ачуланып кайнаган тавышны ишетерләр, дәхи ишәк тавышы кеби яман тавышын ишетерләр. (12) Әгәр алар куллары муеннарына богауланмыш хәлдә шул уттан тар урынга салынсалар, шулвакыт алар: вәй безгә һәлакәтлек, каты ґәзаб, дип елап кычкырышырлар. (13) Аларга әйттеләр: "Сез бүген бер генә һәлакәтлек белән кычкырмагыз, бәлки күп һәлакәтлек белән кычкырыгыз." (14) Әйт: "Шулай мәңгегә утка керү хәерлеме? Яки тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителгән җәннәт хәерлеме? Ул җәннәт аларга изге гамәлләренә җәза һәм кайтачак мәңгелек урыннарыдыр. (15) Аларга анда ни теләсәләр шул булыр мәңге калганнары хәлдә, ул җәннәт Раббыңның фазълы вә рәхмәте белән мөэминнәргә вәгъдә ителде, ул вәгъдәдән соралмыш булды, ягъни фәрештәләр: "Ий Раббыбыз мөэминнәрне үзең вәгъдә иткән "Гаден" җәннәтенә керт", – диләр. (16) Аллаһ кыямәт көнне сынымнарны вә аларга гыйбадәт кылган мөшрикләрне бергә кубарыр, Минем бу бәндәләремне сез адаштырдыгызмы, яки алар үзләре туры юлдан адаштылармы, дип сынымнардан сорар. (17) Сынымнар гаҗәпсенеп әйтерләр: "Йә Рабби, без Сине кимчелектән пакь дип мактап тәсбих әйтәбез, Синнән башканы Илаһә тотмак безгә һич лаек булмады, без аларга безгә гыйбадәт кылыгыз, дип ничек әйтә алабыз, ләкин Син аларны вә аталарын төрле нигъмәтләр белен сыйладың, хәтта алар шәһвәткә чумып Синең зекреңне оныттылар, вә һәлак буласы кавем булдылар. (18) Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Ий мөшрикләр, менә бүген сынымнарыгыз сезне сөйләгән ялган сүзләрегез белән гаеплиләр, ягъни алар без Илаһәбез, безгә гыйбадәт кылыгыз, дип һич тә әйтмәгәннәр, Илаһәбез дип хыялланган сынымнарыгызның көчләре җитмәс сездән ґәзабны җибәрергә һәм ярдәм итәргә? Ий кешеләр, сездән берәү мөшрик булып үзенә золым итсә, ул кешегә Без олугъ ґәзабны татытырбыз. (19) Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер. (20)