Part 12

 

Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, дәхи аларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфуздәге китапта язылмыш. (6) Аллаһ җир вә күкләрне алты көндә төзеде, аңа хәтле Аллаһуның Ґәрше су өстендә иде, әнә шул тәртиптә Аллаһ дөньяны төзеде изге гамәлдә сезне сынамак өчен, ягъни кем яхшылыкны күп кылган вә кем явызлыкны күп кылган, ахирәттә шуны күрсәтмәк өчен. Әгәр син аларга үлгәннән соң, әлбәттә, тереләсез дисәң, алар бу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диләр. (7) Әгәр Без алардан ґәзабны кичектерсәк, мәсхәрә кылып, киләсе ґәзаб килсен инде, нәрсә тыя ул ґәзабны килүдән, диләр. Әгаһ булсыннар, әгәр килсә, ул ґәзаб алардан кире китмәс, үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб алар өстенә, әлбәттә, киләчәк. (8) Әгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була. (9) Әгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, "тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте", дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр. (10) Мәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ җәннәт нигъмәтләре булачак. (11) Тәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: "Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде", – дигән сүзләренә кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу эше белән "бәгъзе хөкемне куясыңмы", дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ һәрнәрсәгә вәкил. (12)

Әйә ул мөшрикләр: "Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира кыла", – дип әйтәләрме? Син әйт: "Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!" (13) Әгәр алар син әйткәнне кабул итеп Коръән сүрәсенә охшаган сүрә китерергә көчләре җитмәсә, белегез, Коръән Аллаһ белеме илә иңдерелде, янә белегез, Аллаһудан башкага кол булырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Әйә инде сез Аллаһуга вә Коръәнгә ышанып мөселман буласызмы? (14) Берәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс. (15) Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә бидеґәт гамәлләре батыл булыр. (16) Чагыштырып карагыз, Мухәммәд г-м Раббысыннан килгән дәлилләр белән генә эш кылучы булса, вә Аллаһудан шаһит булучы Җәбраил г-м кирәк саен аятьләрне аңа укып торса иде, шул аять нәфесенә яки шайтанга ияргән кәферләр белән бертигез булырмы? Ул Җәбраил г-м кешеләргә рәхмәт вә һидәят булучы тәүратны Мусага килеп укыган иде, Коръәнгә ышанучылар тәүратка да ышаналар, Коръәнгә ышанмаган кешенең урыны җәһәннәм утыдыр, үзе хәзерләгәндер. Син Коръәннән шикләнүче булмагыл. Коръәннең Раббыңнан килгәнлеге, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге Коръәнгә ышанмыйлар. (17) Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган пәйгамбәрләр әйтерләр: "Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип". Әгаһ булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер. (18) Ул залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана – шулар залимнәр. Аларга дус булган кеше дә залим була, сакланыгыз!) (19)

Ул залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга ґәзаб ике өлеш бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич карамадылар. (20) Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде. (21) Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар. (22) Иман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. (23) Мөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче! (24) Тәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ґәзабы белән ачык куркытучымын. (25) "Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз", – дип хәбәр бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты ґәзаблы көннең килүеннән. (26) Кауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыз". (27) Нух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул иттерергә кадир булырмынмы? (28)

Ий каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез. (29) Ий каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ ґәзабыннан мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме". (30) Мин сезгә әйтмимен: "Минем кулымда Аллаһ хәзинәләре бар вә яшертен эшләрне беләмен һәм мин фәрештәмен", – дип. "Һәм сезнең күзегезгә яман күренгән фәкыйрьләргә Аллаһ рәхмәт кылмас, нигъмәт бирмәс", – дип тә әйтмим, аларның күңелләрендәге иманны вә мәгърифәтне Аллаһ белә, әгәр мин фәкыйрьләрне кимсетсәм, әлбәттә, залимнәрдән булырмын. (31) Кәферләр әйттеләр: "Ий Нух, тәхкыйк син безнең белән бәхәсләштең һәм безнең белән бәхәсләшүеңне бик күп кылдың, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсаң, вәгъдә кылган ґәзабыңны өстебезгә китер". (32) Нух әйтте: "Ул ґәзабны әгәр теләсә, фәкать Аллаһ үзе китерер, ґәзаб килгәндә сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз". (33) Әгәр мин сезне вәгазь кылырга теләсәм дә минем вәгазем сезгә һич файда бирми, әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә – аздырыр. Ул сезнең Раббыгыз, ни теләсә – шуны эшләр, вә ахырда Аңа кайтарылырсыз". (34) Яки алар бу сүзләрне Мухәммәд Аллаһуга ифтира кылып ялган сөйли диләрме? Ә син аларга әйт: "Әгәр ифтира кылып ялган сөйләсәм, бит гөнаһы да үземә булыр, ләкин мин сез эшли торган гөнаһлы эшләрдән бизүчемен". (35) Дәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен кайгырмагыл!" (36) "Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны ґәзабдан коткар, дип, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар". (37)

Нух көймә ясый башлады, һәркайчан олугълары Нух яныннан үтеп китсәләр, пәйгамбәр балтачы булган, дип, төрлечә көлеп мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: "Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрә кылырбыз, сез мәсхәрә кылган кеби. (38) Кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнен тиздән белерсез, һәм кемгә мәңгелек ґәзаб булачагын белерсез!" (39) Безнең ґәзаб белән әмеребез килеп, хәтта җирдән су кайнап чыга башлагач, әйттек: "Ий Нух, һәр хайваннан ирле хатынлы итеп берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, мәгәр алар хакында Аллаһудан "алар көферлек кылдылар" дигән сүз булган бер хатының илә бер угълың көймәгә кермәсләр". Әмма Нухка бик аз кешеләр иман китерделәр. (40) Нух әйтте: "Көймәгә Бисмилләһ әйтеп керегез, бу көймәнең йөреше вә туктавы Аллаһ теләге белән булыр, дип әйтегез! Тәхкыйк минем Раббым мөэминнәрне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче". (41) Ул көймә аларны күтәреп таулар кеби зур дулкыннар эчендә йөрер. Көймәгә кермичә бер читтә торучы угълын чакырды: "Ий угълым, безнең белән көймәгә кер, кәферләрдән булмагыл". (42) Угълы әйтте: "Бу судан тау башына чыгып котылырмын". Нух әйтте: "Бүген Аллаһ ґәзабыннан коткаручы юк, сине тау да коткара алмас, мәгәр Аллаһ рәхмәт кылган кешеләр генә көймәгә менеп котылырлар", – дип. Соңра араларына дулкын төшеп аларны аерды вә карышкан угълы суга батыл һәлак булды. (43) Вә Аллаһ тарафыннан әйтелде: "Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны туктатгыл", – дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: "Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклыктыр", – дип. (44) Нух нида кылып әйтте: "Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең". (45)

Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен. (46) Нух әйтте: "Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак булучылардан булырмын". (47) Әйтелде: "Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче ґәзаб ирешер". (48) Бу хәбәрләр яшерен булган хәбәрләрдән, ягъни алардан хәбәрегез юк иде, хәзер аларны сезгә вәхий кылабыз, Без вәхий кылмас борын син үзең дә вә каумең дә бу хәбәрләрне белми идегез. Син кәферләрнең җәберләүләренә һәм ялганчы диюләренә сабыр ит, чыда, бит эшнең ахырындагы уңыш вә шатлык гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә. (49) Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һуд әйтте: "Ий каумем Аллаһуга итагать итегез, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Сезгә Аңардан башка һич Илаһә юк. Сез хак эшне эшләүче түгел, мәгәр Аллаһуга ялганны ифтира кылучыларсыз. (50) Ий каумем, сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем эшемнең әҗере үземне юктан бар итүче. Аллаһу тәгалә кулында. Шуны да аңламыйсызмы? Ягъни Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз да әҗерне дә Аңардан гына сорагыз! (51) Ий каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз! (52) Кауме әйтте: "Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ышанучы да түгелбез". (53)

Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: "Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең". Һуд әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен. (54) Аллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз! (55) Тәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул – Аллаһ җир өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк минем Раббым туры юлга күндерүче. (56) Әгәр Аллаһуга иман китерүдән баш тартсагыз, Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештерү өчен җибәрелгән булсам, тәхкыйк мин сезгә аларны ирештердем. Әгәр иман китерүдән һаман баш тартсагыз, Аллаһ сезне юк итәр дә сезнең урынга яхшы каумне китерер, сез Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Тәхкыйк минем Раббым һәрнәрсәне үзе саклаучы". (57) Аларга ґәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ияргәннәрне ґәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты ґәзабыннан коткардык. (58) Ошбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы кешеләрнең әмерләренә иярделәр. (59) Алар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды. (60) Вә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын". (61) Әйттеләр: "Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез". (62)

Салих әйтте: "Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине Аның ґәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!" (63) Янә әйтте: "Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки Салихтан кауме: "Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар", – диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, үзегезгә бик тиз ґәзаб ирешер". (64) Ләкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: "Өч көн торып урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә ґәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел". (65) Газабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны ґәзаб кылуда куәтле вә җиңүче. (66) Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар. (67) Гүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ерак булмаклыктыр. (68) Тәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде. (69) Кунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез". (70) Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип. (71)

Ул – хатын әйтте: "Вәй нинди ґәҗәб! Карт карчык булганым хәлдә бала тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булмагы бер ґәҗәп эштер. (72) Фәрештәләр әйттеләр: "Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһуның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул – Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олугъ бер зат". (73) Ибраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә булгач, Лут кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен һәлак итәбез дигәч, бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, дип. (74) Тәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән Аллаһуга кайтучы. (75) Җәбраил г-м әйтте: "Ий Ибраһим! Лут кауме хакында бәхәсләшүдән туктагыл, тәхкыйк Раббыңнан аларга ґәзаб белән әмер килде, шиксез аларга ґәзаб килүчедер, инде ул килүче ґәзаб алардан һич тә кире китмәс. (76) Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә әйтте: "Бу көн авыр көн, ни булыр инде". Лутның бер явыз хатыны: "Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз", – дип залимнәр арасына хәбәр таратты. (77) Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: "Ий каумем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләрдер. Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда гакыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде. (78) Әйттеләр: "Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез". (79) Лут әйтте: "Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем". (80) Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар кыла алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган ґәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу кәферләрнең ґәзаб кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары әйләндереп җиргә ташлады, һәммәсе һәлак булдылар. (81)

Аларга ґәзаб белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр. (82) Раббың хозурында ґәзаб ташы дип галәмәтләнмештер. Ул ташлар башка залимнәргә дә ерак түгел. (83) Вә Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөґәебне җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Дәхи бер нәрсәне үлчәп кешегә биргәндә, килограмм үлчәвендә дә, литр яки берәр савыт үлчәвендә дә киметеп үлчәмәгез! Тәхкыйк мин сезне бик байлыкта күрәмен, һәм сезнең өчен куркамын кыямәт көненең чолгап алучы ґәзабыннан. (84) Ий каумем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Вә үлчәүләрдә кешеләр әйберләрен киметмәгез вә җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез! (85) Әгәр хак мөэмин булсагыз, кәсебләрегездә һәм сәүдәләрегездә Аллаһ калдырган файда аз булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда хәерсез – хәрамдыр. Мин сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне үзегез карагыз! (86) Кәферләр әйттеләр: "Ий Шөґәеб! аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарыбызны ташларга һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең намазың кушамы? Көлеп әйттеләр: әлбәттә, син шәфкатьле вә туры юлга күнүче бер кешесең". (87) Әйтте: "Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне нәрсәләрдән тыйсам, ул нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын. (88)

Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз! (89) Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче". (90) Кауме әйттеләр: "Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел". (91) Шөґәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы. (92) Ий каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнене тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ ґәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ґәзабны көтүчемен". (93) Ґәзаб килергә әмеребез булгач, Шоґәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең рәхмәтебез белән ґәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы иреште, өйләре эчендә ябышып каттылар. (94) Гүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булгучыдыр. (95) Тәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек. (96) Фиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, Фиргаунның эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде. (97)

Фиргаун кыямәт көнендә җәһәннәмгә кауменнән алда килер, каумен ияртеп җәһәннәмгә алып керер. Аларның килгән урыннары нинди яман урындыр. (98) Аларга дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт яуды. Нинди ямандыр аларга бирелгән урын. (99) Сиңа сөйләгән ошбу хәбәрләр шәһәр вә авыл хәбәрләреннәндер. Ул шәһәрләрнең бәгъзеләре хәзер дә бар, вә бәгъзеләре юк, һәлак булганнар. (100) Без аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар Раббыңның ґәзабы килгәч, аларның Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнары аларга һич файда бирмәде вә саклый алмады, вә һәлакәткә төшүдән башка сынымнары аларга һичнәрсә арттырмады. (101) Әнә шулай Раббыңның кешеләре азган шәһәрне ґәзаб белән тотуы бик тиз вә бик каты. (102) Югарыда сөйләнгән хәбәрләрдә ахирәт ґәзабыннан куркучылар өчен гыйбрәтләр бар, ул кыямәт көне кешеләрнең барчасы җыела торган көндер, вә ул көндә һәр мәхлук Аллаһу хозурында хазер булыр. (103) Ул көнне вакытлыча гына, дөнья беткәнче генә кичектерәбез. (104) Кыямәт көне килеп җитсә, һичкем сөйләшә алмас, мәгәр Аллаһ изин биргән кеше генә сөйләшер, бәс ул көндә кешеләрнең кайберләре яхшы вә кайберләре явыздыр. (105) Әмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда ґәзабның катылыгыннан яман тавыш белән кычкыру вә ыңгырашу булыр. (106) Ахирәтнең җире вә күкләре даим булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге калырлар, мәгәр Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. Әлбәттә, синең Раббың кылырга теләгән эшен кылучы. (107) Вә әмма яхшы мөселманнар җәннәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә җәннәттә мәңге калырлар, мәгәр җәннәткә керә алмый торырлар Раббың теләгән гөнаһлы мөэмин кешеләр, ул җәннәт мөэминнәргә Аллаһудан һич бетми торган бүләктер. (108)

Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләрнең дине вә гамәле батыл-ялган икәнлектә һич тә шикләнмә, әлбәттә, бөтен эшләре батылдыр, аталары сынымга гыйбадәт кылган кеби болар да сынымга гыйбадәт кылалар. Аларның ґәзабтан булган өлешләрен һич киметмичә, үзләренә бирербез. (109) Тәхкыйк Без Мусага китап бирдек, ул китап хакында ихтилаф булды – кайбер кешеләр ышандылар вә кайбер кешеләр ышанмадылар. Әгәр Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, кәферләрнең ґәзабын кичектерү белән, әлбәттә, аларны һәлак итмәк өчен хөкем булыр иде, тәхкыйк кәферләр Коръәннең Аллаһ китабы икәнлектә шикләнмәктәләр. (110) Аларның барчасына да Раббың, кылган эшләренең җәзасын тулысынча бирер, Аллаһ аларның кылган эшләреннән, әлбәттә, хәбәрдар. (111) Ий Мухәммәд г-м, үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһ боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһуга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (112) Залимнәр, кәферләр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына авышмагыз, аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз, аларга һич тә дус булмагыз! Әгәр алар ягына авышсагыз, ул вакытта сезне җәһәннәм уты тотар, Аллаһудан башка сезгә дус юк, Аңа дус булырга тырышыгыз! Әгәр Аллаһуга дус булмыйча залимнәргә дус булсагыз, соңра Аллаһ ґәзабыннан котылырга сезгә ярдәм ителмәс. (113) Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен – ахшам, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер. (114) Сабыр кыл, чыдамлы бул Аллаһ юлыңда сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык кирәк һәм изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савабларын һич җуймас. (115) Кәшки булсачы арагызда сездән әүвәл һәлак булган каумләрдән калган гакыл белем ияләре, кешеләрне җир өстендә бозыклык кылудан тыяр иделәр, мәгәр алар арасыннан азларын гына ґәзабтан коткардык, кешеләргә әмер мәгъруф кылганнары өчен. Әмма залимләр үзләренә бирелгән дөнья байлыгына гына иярделәр һәм, азып, кәфер булдылар. (116) Шәһәрләр кешеләре иманлы, динле яхшы кешеләр булганлары хәлдә Раббың золым итеп аларны һич һәлак итәр булмады. (117)

Әгәр Раббың теләсә иде бөтен кешеләрне бер генә диндә кылыр иде. Кешеләр һаман да Аллаһ хөкемләрен бозып, диндә төрле юлларга китмәктәләр. (118) Мәгәр Раббың рәхмәт иткән хак мөэминләр Аллаһ хөкемләрен бозмаслар вә Коръән белән күрсәтелгән тугъры юлдан тышкары һич тә чыкмаслар, әнә шул хак мөэминнәрне Аллаһ халык кылды исламның хаклыгын күрсәтер өчен, Аллаһ динен бозучы бидеґәтче җенләр вә бидеґәтче кешеләр белән, әлбәттә, җәһәннәмне тутырачакмын дигән хөкеме белән Раббыңның сүзе тәмам булды. (119) Расүлләр хәбәрләреннән хикәя итсәк, һәрберсендә синең күңелеңдә сабит булырга кыйссалар иңдерәбез, вә ошбу сүрәдә килде сиңа хак хәбәрләр вә мөэминләргә вәгазь һәм гыйбрәтләр. (120) Иман китермәгән кешеләргә әйт: "Үз урынларыгызда кыласы явыз эшләрегезне кылыгыз! Мин дә үз эшемне кылучымын. (121) Көтегез Аллаһ хөкемен, без дә сезнең һәлак булуыгызны көтәбез". (122) Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләр Аллаһу тәгаләнеке, вә барча эш Аңарга кайтыр, Ул – Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Ул – Аллаһуга тәвәккәл кыл! Сезнең кылган гамәлләрегездән Раббың гафил түгел. (123)

 

Yusuf

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф ләм ра. Бу – сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер. (1) Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять Коръәнне укып мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар: "Ягъкуб балалары ни өчен Кәнган шәһәреннән Мысырга күчеп килделәр", – дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә). (2) Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәять кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да. (3) Йусуф атасына әйтте: "Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар". (4)

Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр. (5) Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы". (6) Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар. (7) Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр". (8) Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз". (9) Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр. (10) Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык телибез. (11) Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс". (12) Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез". (13) Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр". (14)

Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсенләр" – дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык: "Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны сизмиләр. (15) Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр. (16) Әйттеләр: "Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә". (17) Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: "Юк Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм сорыймын". (18) Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга җибәрделәр, сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ташучы юлдашларына әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала сатлык мал, үзебез сатарбыз дип сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен кәрванга әйтмичә: "Кое янындагы кешеләр Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", – диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче. (19) Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә саттылар, Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, бәлки сатып алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга алып барып саттылар. Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Ґәзиз күп акчага сатып алды. (20) Мысыр вәзире Ґәзиз хатыны Зөләйхагә әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, яхшы тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. Сатып алучы Ґәзизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йусуфны Мысыр җиренә урынлаштырдык, анда вәзир кылмак вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһ үз эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр, ләкин күбрәк кешеләр белмиләр Аллаһу тәгаләнең затын вә сыйфатын. (21) Йусуф үсеп бәләгатькә ирешкәч, Без аңа хикмәт вә белем бирдек, әнә шулай яхшы эшләрне эшләүчеләргә изге җәза бирәчәкбез. (22)

Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә диде. Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Ґәзиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар". (23) Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан. (24) Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр". (25) Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр. (26) Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе дөрес булыр". (27) Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ". (28) Ґәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мысырга җәелде, хатынлар бик күп сөйләделәр. (29) Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган". (30)

Зөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул хатынлар янына чык", – дип. Хатынлар Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип. (31) Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр". (32) Йусуф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, әгәр ул хатынларның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга авышырмын вә ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын". (33) Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче. (34) Йусуфның күлмәге арттан ертылганлыгын вә сабый баланың шәһадәт биргәнен һәм хатынларның кулларын кискәннәрен күргәч, Йусуфның ґәебе юклыгы барчаларына да ачыкланды, шулай булса да азга гына Йусуфны зинданга салырга булдылар. (35) Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе – икмәкче иде, алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: "Мин төшемдә хәмер сыкканымны күрдем". Вә икенчесе әйтте: "Мин төшемдә икмәк күтәреп йөрегәнемне күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый имеш. Ий Йусуф ул төшнең тәгъбире нәрсә безгә сөйләп бир? Тәхкыйк без сине яхшы кеше дип беләбез". (36) Йусуф әйтте: "Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс борын, ул ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә тәгъбир ясавым Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһуга һәм дә ахирәткә ышанмаган кешеләрне ташладым, алардан киселдем. (37)

Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр. (38) Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле. (39) Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр". (40) Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр". (41) Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды. (42) Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!" (43)

Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез". (44) Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды. (45) Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар. (46) Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз. (47) Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр. (48) Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар". (49) Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә. (50) Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән якынлык кылырга теләгән вакытыгызда ґәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар әйттеләр: "Аллаһ сакласын, без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Ґәзиз хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак". (51) Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре – үзе юк чагында хатынына хыянәт итмәгәнлегемне Ґәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен Аллаһ юлга салмаганлыгын белсенләр өчен. (52)