Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр. (128) Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды. (129) Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды. (130) Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: "Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз", – дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы. (131) Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер. (132) Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды. (133) Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да – Аллаһ кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә – дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә – ахирәтне бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды. (134)