Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез. (114) Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр. (115) Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты. (116) Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга. (117) Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды – рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: "Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ияртермен", – дип. (118) Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды. (119) Шайтан үзенә ияргәннәрне фәкыйрьлек белән куркытыр. ("Фәкыйрьләргә мал бирмәгез! Аларның фәкыйрьлеге сезгә йогар", – дип куркытыр. Шайтан кулына төшкән кешеләр фәкыйрьләргә ярдәм итә алмаслар). Шайтан үзенә иярткән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытмас, мәгәр төрле юллар белән аларны алдар. (120) Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл тапмаслар. (121)