Янә Аллаһуның ярлыкавын сора! Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы, рәхмәт кылучы булды. (106) Янә үзләренә хыянәт иткән кешеләрне һәм ялганчыларны яклап тартышма, аларның эшен дөрескә санама! Бит Аллаһ хыянәтче гөнаһкәр кешеләрне һич тә сөйми. (107) Хыянәтче кешеләр урлаган әйберләрен яки башка яман эшләрен кешеләрдән яшерәләр, ләкин Аллаһудан яшерә алмаслар, хәлбуки аларның хыянәтләрен карап торыр өчен Аллаһ алар белән бергәдер, кич белән Аллаһ риза булмый торган сүзләрне сөйләгән вакытларыңда. Әлбәттә, Аллаһ хыянәтчеләрнең эшләрен чорнап алучы. (108) Ий сез ошбу хыянәтче, ялганчы монафикъларны яклаучылар! "Аларның гаебе юк", – дип хакка каршы тартыштыгыз дөньяда. Ахирәттә аларны яклап, Аллаһ белән кем тартышыр? Яки аларны химая кылыр өчен кыямәт көнендә алар файдасына кем вәкил булыр? Юк! Аларны яклаучы булмас! (109) Берәү яман эшләр кылса яки үзенә золым итсә, соңыннан тәүбә итеп Аллаһудан ярлыкауны сораса, әлбәттә, Аллаһуны ярлыкаучы һәм шәфкать итүче табар. (110) Берәү гөнаһны кәсеп итсә, фәкать үзе өчен зарарны кәсеп иткән буладыр. Бит Аллаһ гөнаһ кылучыны белеп хөкем итүче булды. (111) Янә берәү хаталыкларны вә гөнаһларны күп кәсеп итсә, соңра гаепсез кешеләрне төһмәт кылса, ягъни үзенең гаебе белән башкаларны гаепләргә тырышса, дөреслектә ул ачык боһтанны һәм зур гөнаһны йөкләп алды. (112) Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды. (113)