Бер мөэминнең икенче мөэминне үтермәге һич тә дөрес булмас, мәгәр хаталык илә үтерсә кәффәрәт лязем булыр. Бер мөэмин хаталык илә бер мөэминне үтерсә, кәффәрәте – мөэмин булган бер колны азат итүдер һәм үтерелгән мөэминнең Варисләренә кан хакын түләүдер, мәгәр варислар гафу итсәләр, бернинди җәза бирелми. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше дошманыгыз булган кавем эчендәге мөэмин булса, кәффәрәте – бер мөэмин колны азат итмәктер. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше сугышмаска арагызда солых төзелгән кәферләрдән булса, кәффәрәте – үтерелгән кешенең варисларына кан хакын түләү һәм бер мөэмин кол азат итүдер. Әгәр үтерүченең кан хакын, яки кол азат итәргә көче җитмәсә, тоташтан ике ай ураза тотмактыр Аллаһ аның гөнаһын гафу итсен өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче, гаделлек белән хөкем итүче булды. (92) Бер мөэмин хатасыз, хаслап, бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы – мәңге калганы хәлдә җәһәннәмдер, Аллаһ аңа ачуланды вә ләгънәт кылды һәм аңа олы ґәзаб әзерләде. (93) Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһ юлында сугышта йөрсәгез акырынлык илә ачыклагыз, кешеләрне яхшылап таныгыз, сәлам биреп, үзегезгә итагать иткән кешегә: "Син мөэмин түгел", – димәгез һәм дөнья малына кызыгып, аны үтермәгез! Бит Аллаһ кулындадыр күп ганимәтләр. Башта үзегез дә шундый идегез, Аллаһ сезгә ингам кылды һиҗерәт итеп, чын мөселман булу белән ачыкландыгыз, шулай булгач, ныклап тикшерегез, гафиллек белән мөэминне үтермәгез! Дөреслектә Аллаһ сезнең, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды. (94)