Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның "кыямәт була" диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер. (87) Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың! (88) Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз! (89) Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады. (90) Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны теләгәч – сугышыгыз алар белән һәм үтерегез! (91)