Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз. (58) Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек. (59) Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан. (60) Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен. (61)