Күрәсеңме, алар сиңа иңдерелгән Коръәнгә һәм синнән әүвәл иңдерелгән китапларга да ышанабыз, дип, синең белән бәхәсләшәләр, әмма үзләре Аллаһудан башка берәр мәхлуктән хөкем иттерүне телиләр, алар Аллаһудан башканы илаһә тотуны инкяр кылыгыз, дип боерылдылар. Шайтан аларны Аллаһудан башка бер мәхлуктән хөкем иттереп, бик ерак адаштыру белән адаштыруны телидер. (60) Әгәр монафикъларга әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръәнгә һәм расүл г-мнең хөкемнәренә килегез", – дип, шул вакытта күрерсең аларны синнән баш тартырлар ныклап баш тарту белән. (61) Әгәр ул монафикъларга үзләре кылган явызлыклары сәбәпле бер каза килсә, яки хөкем лязем булса, күр, ничек мөгамәлә кылырлар? (Ґүмәр радияллаһу ґәнһү бер монафикъның башын кисте, ислам зарарына монафикълар тарафыннан салынган мәсҗидне Мухәммәд г-м җимерде). Шуннан соң монафикълар синең яныңа килделәр һәм Аллаһ исеме белән ант итеп әйттеләр: "Без бернинди яманлыкны теләмәдек, фәкат яхшылыкны һәм тәүфыйкны теләдек", – дип. (62) Ул монафикъларның күңелләрендә булган бозык ниятләрен Аллаһ бик яхшы белә. Син аларны Коръән белән вәгазь кыл! Әгәр вәгазьне кабул кылмасалар, аларның эшләре турында каты әйтеп, икейөзле икәнлекләрен үзләренә белдер. (63) Рәсүлләрдән һичберсен җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк Аллаһ әмере буенча кешеләр Аллаһуга һәм расүлгә итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Аллаһуга карышып үзләренә золым итүчеләр әгәр сиңа килеп тәүбә итсәләр, гөнаһларын икърар кылып Аллаһудан ярлыкауны сорасалар һәм расүл дә алар өчен ярлыкауны Аллаһудан сораса, әлбәттә, Аллаһу тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы табар иделәр. (Бу хәерле эшне бүгенге көндә дә күп кешеләр эшләмичә, әлбәттә, алданалар). (64) Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: "Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар. (65)