Әнә шул яһүдләрне Аллаһ ләгънәт кылды. Аллаһ бер кешене ләгънәт кылса, ул кеше туры юлны тапсын һәм ґәзабтан котылсын өчен һич тә ярдәмчене тапмассың. (52) Ул яһүдләрнең байлыклары булса иде, әлбәттә, алар нәкыйра хәтле нәрсә дә башка кешеләргә бирмәс иделәр, ягъни алар бик сараннар. (Нәкыйра дип хөрмә тешенең өстендәге ноктага әйтелә). (53) Әя ул яһүдләр кешеләргә хөседлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһ үз фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек. (54) Яһүдләрнең кайберсе Коръәнгә ышанды, кайберсе ышанмады. Коръәнне инкяр кылучыларына ґәзаб йөзеннән ут кыздырылган җәһәннәм җитәр. (55) Аятьләребезне инкяр кылучыларны, әлбәттә, тиздән җәһәннәм утына салырбыз. Һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, ґәзабның катысын татысыннар өчен. Аллаһ үч алуда көчле һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. (56) Әмма иман китереп, Коръән тәгълимәте белән изге гамәлләр кылган кешеләрне тиздән асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез, анда мәңге калганнары хәлдә аларга җәннәтләрдә пакь, гүзәл хатыннар булыр һәм аларны рәхәтлек күләгәсенә кертербез. (57) Дөреслектә Аллаһ әманәтләрен әһелләренә тапшырырга сезгә әмер итәдер һәм кешеләр арасында хөкем итсәгез, гаделлек белән хөкем итегез, диядер. Аллаһуның сезне Коръән белән вәгазь кылуы ни хуш нигъмәттер. Әлбәттә, Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, эшләрегезне күрүче булды. (58) Ий мөэминнәр! Аллаһуга итагать итегез, һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез! (Әмма дин эшләрендә Коръән белән гамәл кылмаучыга итагать кылыш юк). Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта расүл г-мнең гамәленә кайтарыгыз! Әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансагыз. Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау Аллаһуга һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр). (59)