Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз). (38) Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? Аллаһ аларның эшен белүче булды. (39) Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып үзләренә золым итәләр. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш – изгелек булса, Аллаһ ул изгелекне арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер. (40) Ни кылырлар, Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрнең хәле ничек булыр? Һәрбер өммәтнең үзләреннән шәһитләр китергән чагыбызда Аллаһуга итагать кылмаган кешеләр ни әйтерләр? Янә, ий Мухәммәд ґәләйһиссәләм, сине өммәтеңә шаһит итеп китергән чагыбызда Коръән белән гамәл кылмаган өммәтең ни әйтер? (41) Ахирәттә хисап көнендә Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаучылар, яки ышанып та Коръән белән гамәл кылмаган кешеләр һәм алар расүлгә дә каршылык күрсәттеләр, әнә шундый кешеләр туфрак булуны, җир алар белән тигез булуны теләрләр, дәхи "дөньяда чагыбызда Аллаһ сүзләре булган Коръән хөкемнәрен яшермәгән булсакчы", – диярләр. (42) Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек хәлдә намаз укып, аятьны хата укыдылар). Янә җөнүб хәлдә госелсез намазга якын бармагыз, мәгәр озын сәфәрдә су тапмасагыз тәяммүм белән укырсыз. Әгәр сырхау булсагыз, яки сәфәрдә булсагыз, я берәрегез даладан кайтса, пакьлеге булмаса, яисә хатыныгызга якынлык кылсагыз, тәһарәт алырга, яки госелләнергә су тапмасагыз, ул вакытта пакь җиргә ике кулыгыз белән сугыгыз һәм йөзегезне вә кулыгызны сыйпагыз. Шиксез, Аллаһ сезнең кимчелекләрегезне ярлыкаучы һәм гафу итүче булды. (43) Ий Мухәммәд г-м, күрәсеңме? Аллаһ китабыннан өлеше бар яһүд һәм насара адашмакны сатып алалар һәм сезнең дә хак юлдан адашуыгызны телиләр. (Коръән белән гамәл кылмаган мөселманнар да алар кеби адашкан булалар). (44)