Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр. (27) Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар). (28) Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды. (29) Бер кеше хакын ашаса, яки үзен, я башка мөселманны үтерсә, ягъни бу эшләрне дошманлык вә золым юллары белән эшләсә, аны тиздән җәһәннәм утына салырбыз, Аллаһуга бу эш җиңел булды. (30) Әгәр Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрнең зурларыннан саклансагыз, ягъни фәхеш, хәрам һәм бидеґәт гамәлләрдән ерак булсагыз, җиңелрәк гөнаһларыгызны изге гамәлләрегез белән җуярсыз һәм сезне хөрмәтләп җәннәтләргә кертербез. (31) Аллаһ кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһ берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсөдлек кылмагыз. (Аллаһ ирләргә дәрәҗәне ике өлеш бирде, хатыннар: сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһуның фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды. (32) Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: "Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, исән калганыбызга булыр", – дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булды. (33)