Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды. (24) Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр. (25) Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче. (26)