Әгәр хатыннарыгызны талак итеп икенче хатын ала торган булсагыз, талак кылыначак хатыныгызга мәһерне күп биргән булсагыз да, мөһердән һичнәрсә алып калмыйча, һәммәсен биреп җибәрегез. "Талак ителгән хатынның мәһерен алу дөрес" дигән суз ялган вә ачык зур гөнаһ булса да мәһерне алып калырсызмы? (20) Талак кылган хатыннарыгыздан үзегез биргән мәһерне ничек оялмыйча, Аллаһудан курыкмыйча кире алырсыз? Дөреслектә бер-берегезгә кушылдыгыз, һәм ул хатыннар никах вакытында сездән авыр ґәһедне алдылар. (21) Атагыздан калган хатынны, ягъни атагыз аерган үги анагызны никахланмагыз, үткән җаһилияттән башка ягъни мондый хәлләр җаһилият заманында булып үтте. Ул – эш әлбәттә фәхеш һәм ачулы эштер һәм ул эшне эшләгән кешеләрнең юлы кабахәт юлдыр. (22) Ий мөэминнәр, сезгә никахланырга хәрам булды: аналарыгыз, аларның аналары вә кызларыгыз, кызларыгызның кызлары, бертуган апагыз вә сеңелегез, атагызның бертуган апалары вә сеңелләре, анагызның бертуган апалары вә сеңелләре, бертуган ир кардәшләрегезнең кызлары, бертуган кыз кардәшләрегезнең кызлары, күкрәк сөтен имезүче үги аналарыгыз һәм аларның кызлары, хатыннарыгызның аналары, өегездә тәрбия ителә торган үги кызларыгыз, ягъни хатыныгызга ияреп килгән кызлар, әгәр ул хатынга якынлык кылган булсагыз. Әгәр ул хатынны никахлангач, якынлык кылмыйча талак кылсагыз, аның кызын никахлануыгызда сезгә гөнаһ юк. Дөхи аркагыздан килгән үз угылларыгызның хатыннары, һәм бертуган ике кызны бергә җыеп никахлану, мәгәр бу эшне исламга хәтле эшләдегез, исламга кергәч гафу ителдегез. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә шәфәгать итүче. (23)