Ий мөэминнәр! Хатыннарыгыздан бер хатынның зина кылганлыгы беленсә, үзенә белдермичә күзәтегез вә үзегездән дүрт гадел ирне шаһит итеп билгеләгез, ул хатынның эшен ачыклар өчен. Әгәр зина кылулары дөресләнсә, аларны үлгәннәренә чаклы, яки Аллаһудан берәр хөкем килгәнче, төрмәгә бикләгез! (15) Зәкәрле вә фәҗерле ике кеше зина кылсалар, аларга хурландыра торган сүзләр әйтегез. Әгәр тәүбә итсәләр вә бу эшләрен кабатламаска сүз бирсәләр, аларга газап бирүдән тыелыгыз! Шиксез Аллаһ тәүбәне кабул итүче һәм рәхмәт кылучы булды. (16) Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче. (17) Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче ґәзабны хәзерләп куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс). (18) Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мөһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мөһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган нәрсәдә Аллаһуның күп яхшылык кылмаклыгы. (19)