Фиргаун кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґәзаб белән ґәзаблап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде. (49) Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргаун кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз. (50) Янә хәтерләгез шуны, Мусага Тәүратны иңдермәк өчен Тур тавында аны кырык көн тотмак белән вәгъдә кылдык. Муса Тур тавына киткәч, сез бозау ясап, шул бозауга гыйбадәт кыла башладыгыз. Шуның өчен сез залимнәрсез. (51) Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса кайткач тәүбә иттеләр. (52) Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул китап хак белән батыл арасын аеручы иде. (53) Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле. (54) "Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт!" – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", – диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", – диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз", – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде). (55) Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен". (56) Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.) (57)