Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы. (12) Мирас малы хакындагы хөкемнәр Аллаһуның сызган чигедер. Берәү Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Моңа ирешү – өстенлекнең иң олысыдыр. (13) Берәү Аллаһуга вә рәсүленә карышып гасый булса, һәм Аллаһ чигеннән үтеп китсә, Аллаһ аны җәһәннәмгә кертер мәңге калганы хәлдә һәм аңадыр рисвай итүче газап. (14)