Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды. (7) Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, мескеннәр һәм якын кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал бирегез һәм аларга күркәм сүзләр әйтегез. (8) Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки сабый бала калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр иделәр. Аллаһудан курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар. (9) Бидеґәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр. (10) Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ белеп хөкем итүче. (11)