Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин өчен күчеп киттеләр, өйләреннән кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын һәм аларны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә, Аллаһудан изге җәзадыр. Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында. (195) Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. Ягъни, дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә! (196) Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. Ахирәттә аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (197) Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә – асларыннан елгалар агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән нигъмәтләрдер. Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер. (198) Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә иңдерелгән китапка ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл кылучылар. Алар түбәнчелек белән Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья малы өчен Коръән хөкемнәрен бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек белән хисап итүче. (199) Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга һәм дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда берләшеп, дошманга каршы бик таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять өстенлек табарсыз! (200)