Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", – дип. Тиз язарбыз әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: "Татыгыз көйдерүче ґәзабны", – дип. (181) Бу ґәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым итүче түгел. (182) Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә ґәһед кылды, һичбер пәйгамбәргә ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут иңеп ашаганга чаклы". Әйт: "Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде. Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез дөрес булса?". (183) Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул расүлләр ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән килде. (184) Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел. (185) Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер. (186)