Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды. (166) Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. (167) Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!" (168) Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар. (169) Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар. (170) Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас. (171) Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр. (172) Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер", – дип. (173)