Без әйттек: "Барчагыз да җәннәттән чыгып җиргә иңегез!" Әмма минем сезгә туры юлга күндерүче сүзләр, әлбәттә, килер, Минем сүзләремә ияргән затка курку һәм кайгы булмас. (38) Имансызлар һәм аятьләребезне ялган диючеләр – ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. (39) Ий Ягъкуб балалары! Сезгә биргән нигъмәтләремне хәтерләгез, һәм Тәүрат белән гамәл кылырга сездән ґәһед алдым, шул гаһедемне үтәгез! Әгәр Минем ґәһедемне үтәсәгез, Миндә сезнең гаһедегезне үтәрмен һәм җәннәткә кертермен, Миңа гына кол булыгыз һәм Миннән генә куркыгыз! (40) Кулыгыздагы Тәүратка ышанганыгыз хәлдә Без иңдергән Коръәнгә дә ышаныгыз, ягъни аның белән гамәл кылыгыз, Коръәнгә беренче көферләрдән булмагыз һәм Безнең аятьләребезне дөнья малына сатмагыз! Ягъни байлар малына кызыгып, яки алардан куркып, Аллаһ хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан сакланыгыз! (41) Хакны батыл белән бутамагыз һәм дөреслекне яшермәгез! Бит үзегез дә хаклыкны беләсез. (42) Намазларны үтәгез һәм зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз, ягъни Коръән юлыңда булган мөселманнардан аерылмагыз! (43) Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, бит сез Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы? (Бу аять вәгазь сөйләп тә сөйләгәне белән гамәл кылмаучылар хакындадыр). (44) Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһудан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә. (45) Чөнки алар Раббыларына юлыгачакларын һәм Аңа хөкемгә кайтачакларын беләләр. (46) Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез һәм нигъмәт бирүдә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылдым, шуны фикерләгез! (47) Һәм куркыгыз кыямәт көненнән, ярдәм итә алмас ул көндә һичбер зат икенче затка бер эш белән дә! Ул көндә шәфәгать итү кабул ителмәс һәм ґәзабтан котылу өчен һичнәрсә алынмас. (48)