Дөреслектә кәферләргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга маллары һәм балалары һич файда бирмәс. Алар ут әһелләре, аңда мәңге калырлар. (116) Кәферләрнең дөньяда халык файдасына биргән малларының мисалы салкын җил кебидер: ул салкын җил залим кавемнең игеннәренә иреште һәм игеннәрен һәлак итте. Аллаһ аларга золым итмәде ләкин алар үзләренә золым иттеләр. (117) Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка һичбер кавемне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне бозу һәм үзегезне аздыру өчен тырышуларында кимчелек кылмаслар. Алар сезнең гөнаһлы булуыгыз яки Коръән юлыннан чыгуыгыз өчен бик каты тырышалар. Дереклектә авызларыннан хакка каршы әче яки пычырак сүзләр заһир булды, бигерәк тә күңелләрендәге яман ниятләр кабахәтлектә олугърактыр. Ий мөэминнәр дошманнарыгыз хакында аятьләребезне сезгә бәян кылдык шаять аңлап аларның зарарыннан сакланырсыз! (118) Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап үлегез", – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә. (119) Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр. (120) Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер. (121)