Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр. (109) Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды". Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклардыр (110) Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, мәгәр яман сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, сезнең гайрәтегездән куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас. (111) Мөселманнар белән кайда гына сугыш кылсалар да, аларга җиңелү хакарәте лязем ителде, мәгәр ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһуның вә мөэминнәрнең хөкеме белән җәзия түләп имин булырлар. Алар Аллаһуның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем ителде. Ягъни җәзия түләүдән куркып, мескенлек сурәттә йөрделәр. Бу җәзалар аларга лязем ителде, Аллаһуның аятьләрен инкяр иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен. Аллаһуның каһәрендә калулары, Аллаһуга каршып хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер. (112) Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте исламны кабул итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе Аллаһуның аятьләрен укырлар һәм сәҗдә кылырлар. (113) Ул өммәт Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышаналар, кешеләрне яхшылыкка өндиләр, гөнаһлы эшләрдән тыялар һәм үзләре яхшы эшләрне эшләргә һәрвакыт ашыгалар. Әнә шуның өчен алар изге кешеләрдән булдылар. (114) Аларның кылган изге гамәлләренең әҗере Аллаһ хозурында инкяр ителмәс. Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ белә. (115)