Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда Аның расүле дә бар. Аллаһ китабы – Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга күнелде. (101) Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез! (102) Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез! (103) Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр. (104) Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.) (105) Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән. (106) Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар. (107) Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми. (108)