Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер. (92) Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын", – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк. (93) Аллаһудан китап килеп һәр нәрсәне ачык бәян иткәннән соң, берәү Аллаһуга ялганны ифтира кылса, андый кешеләр залимнәрдер. (94) Әйт: "Аллаһу тәгалә дөрес сөйләде, дөрес хөкем итте", – дип. Ибраһим диненә иярегез! Ул батылдан хакка нык авышкан изге пәйгамбәр һәм ул Аллаһуга шәрик катучылардан булмады. (95) Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге Кәгъбәтүллаһдыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр өчен һидәят билгесе. (96) Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка баткан аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның, фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне ґәзаб кылыр. (97) Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит", – дип. (98) Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән кешеләрне Аллаһ юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел. (99) Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар. (100)