Al-Asr

بسم الله الرحمن الرحيم

Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки. (1) Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер. (2) Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар. (3)

 

Al-Humaza

بسم الله الرحمن الرحيم

Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә. (1) Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады. (2) Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр. (3) Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр. (4) Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде? (5) Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр. (6) Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер. (7) Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр. (8) Уттан булган озын баганалар белән. (9)

 

Al-Fil

بسم الله الرحمن الرحيم

Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте). (1) Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме? (2) Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде. (3) Кошлар аларны коелган таш белән атарлар. (4) Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды. (5)