күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда. (10) Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? (11)

 

Al-Qaari'a

بسم الله الرحمن الرحيم

Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! (1) Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! (2) Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? (3) Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. (4) Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. (5) Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. (6) Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. (7) Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. (8) Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. (9) Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? (10) Ул һавийә кыздырылган утдыр. (11)

 

At-Takaathur

بسم الله الرحمن الرحيم

Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. (1) Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. (2) Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! (3) Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! (4) Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. (5) Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. (6) Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. (7) Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. (8)