At-Tin

بسم الله الرحمن الرحيم

Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән. (1) Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм. (2) Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм. (3) Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә) (4) Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.) (5) Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер. (6) Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә? (7) Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме? (8)

 

Al-Alaq

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә! (1) Ул халык кылды кешене оешкан каннан. (2) Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр. (3) Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте. (4) Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте. (5) Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр. (6) Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.) (7) Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр. (8) Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме? (9) Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда? (10) Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да. (11) Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.) (12) Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы? (13) Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен? (14) Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез. (15) Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.) (16) Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен! (17) Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез. (18) Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.) (19)