Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. (15) Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. (16) Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. (17) Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. (18) Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. (19) Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. (20) Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. (21)

 

Ad-Dhuhaa

بسم الله الرحمن الرحيم

Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм. (1) Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа. (2) Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.) (3) Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.) (4) Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың. (5) Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.) (6) Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме? (7) Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме? (8) Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә. (9) Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә. (10) Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр! (11)

 

Ash-Sharh

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы. (1) Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме. (2) Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме. (3) Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме? (4) Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң (5) Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла. (6) Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш. (7) Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! (8)