Ash-Shams

بسم الله الرحمن الرحيم

Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. (1) Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. (2) Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. (3) Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. (4) Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. (5) Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. (6) Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. (7) Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. (8) Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. (9) Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. (10) Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. (11) Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. (12) Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. (13) Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. (14) Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. (15)

 

Al-Lail

بسم الله الرحمن الرحيم

Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. (1) Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. (2) Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. (3) Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. (4) Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. (5) Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. (6) Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. (7) Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. (8) Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. (9) Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. (10) Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. (11) Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. (12) Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. (13) Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. (14)