Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер. (31) Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр. (32) Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар. (33) Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар. (34) Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр. (35) Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер. (36) Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар. (37) Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр. (38) Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр. (39) Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.) (40)

 

An-Naazi'aat

بسم الله الرحمن الرحيم

Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, (1) дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. (2) Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, (3) кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, (4) Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. (5) Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. (6) Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. (7) Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. (8) Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. (9) Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? (10) Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? (11) Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип. (12) Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. (13) Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. (14) Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит? (15)