Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл! (26) Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар. (27) Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә урыннарына икенче кешеләрне китерербез. (28) Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны алсын! (29) Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды. (30) Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде. (31)

 

Al-Mursalaat

بسم الله الرحمن الرحيم

Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен. (1) Чын искүче җил белән. (2) Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән. (3) Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән. (4) Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен. (5) Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә. (6) Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр. (7) Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. (8) Дәхи күк ярылса. (9) Дәхи таулар тетелеп очсалар. (10) Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар. (11) Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде. (12) Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде. (13) Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? (14) Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. (15) Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? (16) Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. (17) Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. (18) Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! (19)