Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче. (62) Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар. (63) Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр". Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: "Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" – дип. (64) Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы? (65) Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез. (66) Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады. (67) Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә Мухәммәд г-м вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга әһелерәкләрдер. Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүчедер. (68) Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр. (69) Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз. (70)