Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс. (48) Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар? (49) Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби. (50) Ул ишәк арысланнан өркеп качар. (51) Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр. (52) Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр. (53) Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер. (54) Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын! (55) Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр. (56)

 

Al-Qiyaama

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен. (1) Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр). (2) Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр). (3) Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга. (4) Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер (5) Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр (6) Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса. (7) Ай тотылса. (8) Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр. (9) Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?" (10) Бүген качып котыла торган урын юк. (11) Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр. (12) Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән. (13) Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр. (14) Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр). (15) Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен. (16) Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак. (17) Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр! (18) Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер. (19)