Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде. (18) Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый! (19) Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый! (20) Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады. (21) Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды. (22) Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде. (23) Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде. (24) Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде. (25) Тиздән аны сакар тәмугына салырмын. (26) Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде? (27) Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас. (28) Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр. (29) Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр. (30) Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде. (31) Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен. (32) Вә көндездән соң килә торган төн белән. (33) Һәм саргаючы таң белән ант итәмен. (34) Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер. (35) Ул кешеләрне куркытучыдыр. (36) Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме. (37) Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер. (38) Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр. (39) Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар. (40) Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән: (41) "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?" (42) Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек. (43) Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык. (44) Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек. (45) Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек. (46) Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип. (47)