Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! (53) Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды. (54) Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен. (55) Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. (56) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. (57) Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер. (58) Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". (59) Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма! (60) Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр. (61)