Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә. (11) вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, (12) вә аны эченә алган кабиләсене биреп, (13) вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр. (14) Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды. (15) Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр. (16) Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене. (17) Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене. (18) Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды. (19) Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер. (20) Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми. (21) Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр. (22) Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар. (23) Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. (24) Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр. (25) Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр. (26) Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр. (27) Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр. (28) Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр. (29) Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр. (30) Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер. (31) Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр. (32) Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар. (33) Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар. (34) Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр. (35) Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып, (36) уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр. (37) Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме? (38) Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан. (39)