Al-Mulk

بسم الله الرحمن الرحيم

Аның кулында ике дөньяның патшалыгы булган Аллаһ мүбарәк вә олугъ булды, Ул – Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитүчедер. (1) Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы. (2) Ул – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме? (3) Соңра икенче кат күзеңне кайтарып карагыл, әгәр карасаң күзең арып-талып өметсезләнеп кире кайтыр кимчелекне күрмәссең. (4) Тәхкыйк дөнья күген яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул йолдызларны шайтаннарга атылучы кылдык, вә ул шайтаннарга кыздырылган ут ґәзабын хәзерләдек. (5) Дәхи Раббыларына карышып кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, ул ут ни ямандыр. (6) Кәферләр ул җәһәннәмгә ташлансалар, анда ишәк тавышы кеби яман тавыш ишетерләр вә ул җәһәннәм кайнар. (7) Ул җәһәннәмгә бер фирка салынса, ул җәһәннәмнең сакчылары: "Сезгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме", – дип сорарлар. (8) Кәферләр әйтерләр: "Дөреслектә безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килде дә бит, без аларны ялганга тоттык һәм әйттек: "Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдермәде, сүзләрегез ялган, сез каты саташу илә саташкан кешеләрдән башка түгелсез", – дип. (9) Ул кәферләр янә әйтерләр: "Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек", – дип. (10) Эш узгач гөнаһларын таныдылар, без ґәепле диделәр, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһуның рәхмәте гаять ерактыр! (11) Тәхкыйк Раббыларының күренмәгән ґәзабыннан күргән кеби куркучы хак мөэминнәр, аларгадыр Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗер. (12)