Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер. (6) Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр. (7) Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән. (8) Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды. (9) Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне. (10) Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды. (11) Ул – Аллаһ күкне җиде кат итеп халык кылды һәм җирне дә күк кеби җиде кат итеп халык кылды. Аллаһ хөкеме җир илә күк арасында йөрер, тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнлеген кешеләр белсеннәр өчен һәм сезнең белүегегез өчен вә тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәне белем белән әйләндереп алганлыгын белүегегез өчен. (12)