Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидеґәт гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер. (9) Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп кәсеп итегез һәм Аллаһуны даим зекер итегез, шаять Аллаһ ґәзабыннан котылып мәңгелек бәхеткә ирешерсез! (10) Мәсҗидкә җыелган мөселманнар, әгәр сәүдәне күрсәләр яки мал белән кайткан кәрванчыларның барабан суккан тавышларын ишетсәләр, сине менбәрдә аяк өстендә калдырып мәсҗидтән ябырылып чыгып китәләр. (Мәдинәдә каты ачлык иде, җомга көн Мәдинәгә Шамнан кайткан карван мал, ризык белән килеп керде, һәм кәрванчылар барабан суктылар. Мәсҗидтәге мөселманнар ризыктан буш калудан куркып, җомганы ташлап кәрванга каршы бардылар.) Бу аять аларны вә аларга охшаган кешеләрне шелтә кылыр өчен иңде. Ий Мухәммәд г-м, аларга әйт: "Барабан тавышына вә сәүдә малына караганда Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр яхшырак. Бит Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе. Ягъни намазны һәм Коръән вәгазен тыңлап Ислам тәрбиясен алуны, дөнья малына алыштырмагыз!" (11)

 

Al-Munaafiqoon

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м, әгәр монафикълар сиңа килсәләр әйтәләр: "Без гуаһлык бирәбез тәхкыйк син Аллаһуның расүлесең", – дип. Аллаһ беләдер тәхкыйк син Аның расүлесең, әлбәттә, монафикълар ялганчылар, дип Аллаһ гуаһлык бирәдер. (1) Үзләрен үтерелүдән коткару өчен ялган гуаһларын үзләренә калкан-пәрдә иттеләр һәм кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар. Аларның кылган эшләре нинди ямандыр. (2) Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар. (3) Әгәр син аларны күрсәң, аларның тышкы сурәтләре сине ґәҗәбләндерер, ягъни тышкы күренешләре мөселманга охшар. Әгәр сөйләсәләр, син аларның сүзләрен тыңларсың, гүя сөяп куйган коры агач кебиләрдер – сүзләрендә дәлил һәм хаклык булмас, алар һәр ишетелгән тавышны үзләренең зарарына дип уйларлар, ягъни үзләренең бозыклык кылганлыкларыннан кайчан ґәзаб килер икән, дип куркып кына яшиләр. Алар Исламга һәм мөселманнарга дошманнардыр, шуның өчен алардан саклан! Аллаһуның каһәре суксын аларны, хакны ташлап кайда бармакчы булалар! (4)