Ий пәйгамбәр г-м әгәр мөэминә хатыннар сиңа килеп Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмаска вә урламаска, вә зина кылмаска, вә балаларны үтермәскә, вә ирләреннән булмаган баланы: "Бу бала синнән булды", – дип ирләренә куллары белән аяклары арасына ифтира кылмаска һәм дә шәригать эшләрендә сиңа каршылык кылмаска вәгъдә бирсәләр, ґәһедләрен, антларын кабул ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкау сора! Бит – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (12) Ий мөэминнәр, Аллаһ аларга ачуланган кавем белән дуслашмагыз ягъни динсезләр, яһүдләр, насаралар, монафикълар, исерекләр, зиначылар, һәм бидеґәтчеләр кеби кешеләргә дус булмагыз, алар белән аралашып бергә яшәмәгез! Тәхкыйк ул кешеләр ахирәттән өметсез булдылар, кәферләр кабердән чыгарга өметсез булганнары кеби. Димәк аларга дус булган мөселманнарга да Аллаһ ачуланадыр. (13)

 

As-Saff

بسم الله الرحمن الرحيم

Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә Аллаһу тәгаләне: "Һәр кимчелектән пакь дип, мактап тәсбих әйтә. Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. (1) Ий мөэминнәр эшләмәгән вә эшләмәячәк эшләрне ник эшләгән булып сөйлисез? (Мөселманнар арасында: "Әгәр Аллаһ хозурында нинди гамәл яхшы икәнен белсәк, шуны кылыр идек вә шул юлда җаннарыбызны һәм малларыбызны җәлләмәс идек", – диючеләр бар. Ләкин үзләре сораган яхшы эшләр күренеп калса, ул эштән качалар.) (2) Эшләмәгән эшләрегезне эшләгән булып сөйләүләрегез, Аллаһ хозурында зур гөнаһ, бик яман эштер. (3) Бит Аллаһ коры сөйләнүчеләрне түгел, бәлки кургашыннан коеп куйган койма кеби бер сафта таза торып, Аллаһ юлында ислам өчен сугышкан, көрәшкән һәм тырышкан кешеләрне сөядер. (4) Муса пәйгамбәр кавеменә әйтте: "Ий кавемем, мине ни өчен рәнҗетәсез, бит тәхкыйк минем сезгә Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр икәнлегемне беләсез. Алар пәйгамбәр күрсәткән туры юлдан авышкач, Аллаһ аларның күңелләрен хактан авыштырды, батыл вә бозык эшләргә чумдылар. Аллаһ фәсыйкларны туры юлга күндермидер. (5)