Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!" (10) Монафикъларны күрмисеңме, алар китабий кәферләрдән булган яһүд кардәшләренә әйтәләр: "Әгәр сез Мәдинәдән чыгарылсагыз, әлбәттә, сезнең белән без дә чыгачакбыз һәм сезнең зарарыгызга мәңге һичкемгә итагать итмәбез вә әгәр сугышылсагыз, әлбәттә, сезгә ярдәм итәрбез", – дип. Аллаһ беләдер – тәхкыйк монафикълар ялганчылардыр. (11) Әгәр яһүдләр Мәдинәдән чыгарылсадыр, монафикълар яһүдләр белән бергә чыкмаслар, вә әгәр яһүдләр сугыш кылынсалар монафикълар яһүдләргә ярдәм итмәсләр, әгәр яһүдләргә ярдәм бирә калсалар, ул вакытта, әлбәттә, борылып артларына качарлар, соңра ярдәмсез калырлар. (12) Монафикъларның күңелләренә, әлбәттә, Аллаһуга караганда сез катырак куркынычлысыз, ягъни, монафикълар Аллаһудан курыкмаслар, сездән куркырлар, Аллаһудан курыкмыйча сездән куркулары – хаклыктан һичнәрсә аңламаганлыкларыннандыр. (13) Яһүдләр барчасы бер иттифакта булып сезнең илә сугыша алмаслар ягъни сезнең белән сугышуда бер сүздә була алмаслар, мәгәр сездән куркып крепостьлары булган авылларда гына сугышырлар яки койма артында гына сугышырлар, аларның үзара ачу ярсулары куәтледер, син аларны берләшкәннәр дип уйларсың, ләкин аларның күңелләре таркаудыр. Аларның күңелләре таркау вә куркулы булуы, гакылларын эшләтмәүче эшнең хакыйкатен аңламаулары сәбәпледер. (14) Ул яһүдләрнең мисалы үзләреннән алда якында гына Бәдер сугышында һәлак булган мөшрикләр кебидер, ул мөшрикләр явыз эшләренең җәзасын татыдылар, дәхи аларга рәнҗеткүче ґәзаб булды. (15) Монафикъларның яһүдләргә ярдәм итәбез диюләре, шайтан кебидер ки, ул шайтан кешегә кәфер бул диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп кәфер булгач, шайтан әйтте: "Ий имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһудан куркамын", – дип. (16)