Әйә беләсеңме, тәхкыйк Аллаһ җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер, булмас өч кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ дүртенчесе булып сүзләрен тыңлар, булмас биш кешенең яшерен сөйләшүләре, мәгәр Аллаһ алтынчысы булып сүзләрен ишетер, дәхи болардан азрак бер яки ике кеше, яки күбрәк алты, җиде кеше сөйләшмәсләр, мәгәр Ул – Аллаһ алар белән бергәдер кайда гына булсалар да, соңра аларның эшләгән эшләреннән хәбәр бирер кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер. (7) Әйә күрмисеңме мөэминнәр алдында яшерен сөйләшүдән тыелган кешеләрне. Монафикълар мөэминнәрне күрсәләр, бер-берсенә күз кысышып яшерен сөйләшерләр иде. Аларның моннан теләкләре, мөселманнарны мәсхәрә итү һәм аларны шөбһәгә төшерү иде. Аллаһ бу аять белән аларны ул эштән тыйды. Соңра алар Аллаһ тыйган бу эшкә кайтырлар һәм гөнаһлы сүзләр вә мөселманнарга дошманлык сүзләр белән яшерен сөйләшерләр дәхи пәйгамбәргә дошманлык белән, ий Мухәммәд г-м, әгәр синең яныңа килсәләр, сиңа сәлам бирәләр, Аллаһ сиңа бирмәгән сәлам белән. Вә үзара сөйләшерләр: "Әгәр Мухәммәдне мәсхәрә кылып әйткән сүзебез өчен Аллаһ безне ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә күптән ґәзаб кылыр иде, Мухәммәд пәйгамбәр түгел", – дип. Ґәзабтан котыла алмаслар, аларга ґәзаб өчен җәһәннәм җитәр, ул җәһәннәмгә кереп ґәзаб ителерләр, ул җәһәннәм ни яман кайтачак урындыр. (8) Ий мөэминнәр әгәр яшерен сөйләшсәгез, гөнаһлы вә дошманлык сүзләре белән сөйләшмәгез, һәм пәйгамбәргә гөнаһлы була торган сүзләрне сөйләмәгез, бәлки яхшылык турында һәм гөнаһтан саклану турында сөйләшегез, вә барчагыз да кубарылып Аның Хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! (9) Яшерен яман сүзләр белән сөйләшмәк фәкать шайтаннандыр, ул шайтан мөэминнәргә һич тә зарар китерүче түгел, мәгәр Аллаһ теләге белән генә китерер, шулай булгач мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар вә эшләрен Аңа тапшырсыннар! (10) Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киплек кылыгыз кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер. (11)