Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр. (12) Кыямәт көнендә монафикъ ирләр вә монафика хатыннар, мөэминнәргә әйтерләр: "Безне көтегез, нурыгыздан файдаланып артыгыздан барыйкчы", – дип. Аларга әйтелер: "Артыгызда калган дөньяга кайтыгыз вә нурны анда эзләгез", – дип. Ул монафикълар белән мөэминнәр арасына бер ишекле дивар корылыр, ул диварның эчендә җәннәт вә тышында җәһәннәмдер. (13) Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды. (14) Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут ни яман барачак урындыр. (15) Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны, тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды, вә аларның күбрәге фасыйклардыр. (16) Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз! (17) Дөреслектә садака бирүче ирләр вә хатыннар, вә яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһуга бурычка биргән, ягъни Ислам вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм иткән кешеләр, Аллаһ аларга сәвабны арттырып бирер вә аларга җәннәтнең күркәм нигъмәтләре булыр. (18)